Толерантлык оешмасы башлыгы, кеше хокуклары яклаучы Эдвард Мурзин сүзләренчә, әгәр депутатлар гади хастаханәләргә йөрсә, балаларын гади мәктәпләрдә укытса, безнең проблемаларны да белерләр иде.
“Әгәр депутатлар безнең кебек үк гади дәваханәләрдә чират торса, гади хастаханәләрдә ятса, балаларын гади мәктәпләрдә укытса, халыкның ничек яшәвен белерләр иде. Сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә караган “халыкчан” кануннар кабул итәрләр иде. Ә болай чит илләрдә балаларын укытып, махсус клиникаларда дәвалангач алар гади халыктан аерылган. Депутатлар халык арасында булырга тиеш” диде ул.
“Сул фронт” хәрәкәте башлыгы Дмитрий Чувилин сүзләренчә, прокуратура җирле үзидарәләрдән башлап парламент депутатларына кадәр мең ярым коррупция очрагын тапкан.
“Башкортстан прокуратурасы җирле хакимиятләрдән, җирле шура депутатларыннан башлап, корылтай депутатларына кадәр мең ярым коррупция очрагын тапкан. Без депутатларның халыкныкы кебек үк хезмәт хакы алуын таләп итәбез. Аларның чит илләргә акчаларын күчерү һәм фатирлар алуы турында сүз дә булырга тиеш түгел” диде ул.
Пикетта депутатларга хезмәт хакы өчен бүреккә акча җыю оештырылды. Җитмеш сумнан артык акча җыелды. Соңыннан “Корылтайны – Колымага” дип язылган шигарь тагылган шарлар очырылды. Аны чарада катнашучылар “Курултай, курултай, на офшоры улетай” дип озатып калдылар.