Accessibility links

Кайнар хәбәр

Свердлау өлкәсендә яңа, инде алтынчы мөфтият оешты


Яңа мөфтияткә Екатеринбур шәһәре үзәгендә яңа бина бирергә вәгъдә иткәннәр
Яңа мөфтияткә Екатеринбур шәһәре үзәгендә яңа бина бирергә вәгъдә иткәннәр

Свердлау өлкәсендә мөселманнарның яңа идарәсе төзелде. Бу инде өлкәдә алтынчы мөфтият булып тора. Мөфти итеп урыс милләтеннән булган Абдел Коддус (Николай Иванович) Ашарин билгеләнгән.

Свердлау өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте (үзәк мөфтият) Русия юстиция министрлыгында 12 апрель көнне теркәлгән. Мөфти итеп Абдел Коддус Ашарин билгеләнгән, ә аның урынбасары булып Әнвәр Даутов тора. Ашарин Islamnewsка белдерүенчә, ул үзе оештыру эше белән, аның урынбасары рухи мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.

Әңгәмә бирүне сорап Азатлык яңа мөфтият вәкиленә шалтыраткач, Даутов Ашаринның әлегә Ставропольдә булуын һәм кирәк дип тапса мөфтинең радиога үзе шалтыратачагын әйтте. Даутов мөфти ризалыгыннан башка берни сөйләмәячәген дә яшермәде.

“Без әле яңа эшли генә башлыйбыз. Эшләребез бик күп, планнар зурдан. Хәзер бит мөселманнар арасында татарлар гына түгел, бик күп башка милләт вәкилләре дә исламны кабул итә. Алар белән эшләргә кирәк. Екатеринбурда шәһәр башлыгы безгә үзәктә бина бирергә вәгъдә итте. Свердлау өлкәсендә бөтен мөселманнарны берләштерергә кирәк”, дип кенә өстәде ул.

“Өстән яклап торучылары бардыр”

Шулай итеп Свердлау өлкәсендә алтынчы Диния нәзарәт төзелде. Свердлауның Югары Пышма шәһәре мөселманнарының Әл-Бохари исемендәге җирле оешмасы имамы Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, бу яңа идарәнең артуы һич кенә дә мөселманнарга файдага түгел.

“Русиянең "Вөҗдан иреге" турындагы кануны бар. Шул канун нигезендә өч мәхәллә берләшеп идарә төзи ала. Бу 3-4 мәхәллә үз хокукларыннан файдаланган. Әлбәттә аларны өстән кемдер якламаса алар бу максатка ирешә алмый. Димәк өстән яклап торучы кешеләре бер. Ә Свердлау өлкәсендә алтынчы идарәнең килеп чыгуы кемгә файдалы белмим, һәрхәлдә мөселманнарга түгел. Шуңа күрә моны аларның намусында калдырабыз”, диде ул.

Яңа мөфтинең Свердлау өлкәсе депутаты Людмила Бабушкинаның ярдәмчесе булып торуын исәпкә алсаң, аңа яңа идарәне теркәү алай ук авыр булмагандыр кебек. Мөфти үзе тумышы белән Омскидан. Исламга моннан 11 ел элек килгәнен әйтә.

“Читтән килгән мөселманнар белән эшләргә кирәк”

Яңа төзелгән идарәгә әлегә Свердлауның көнчыгышындагы өч мәхәллә керә. Бу Ашаринның “Изге калимәт”, Свердлауның Пышма шәһәр бистәсеннән “Рамадан” һәм Камышлы шәһәр бистәсеннән “Изге нур” (“Добрый свет”) оешмалары.

“Пышма бистәсендә бүгенгә кадәр бер генә мәчет тә юк, ә чынлыкта анда мөселманнар шактый яши. Бу нигездә Азәрбайҗаннан һәм Грузиядән чыгучылар. Аларга кайдадыр намаз укырга кирәк бит. Без Пышма җитәкчелеге белән сөйләштек һәм алар Екатеринбур-Төмән юлындагы Себер трактында мәчет өчен җир бүлеп бирергә вәгъдә итте. Бу җирле мөселманнарга да һәм шулай ук юлчыларга да намаз кереп укыр өчен уңайлы булачак”, дип сөйләгән яңа мөфти Islamnewsка.

Ашарин сүзләренчә, бүген мөселманнар арасында читтән килеп эшләүчеләр күп. Алар арасында Русия ватандашлыгын алучылар да бар.

“Свердлау өлкәсендә шундый 300 меңләп кеше яши. Өлкәнең көнчыгыш өлешендә дә алар шактый. Алар үз традицияләре белән килә, шуңа аларны Русия менталитетына җайлаштырырга кирәк”, диде ул.

Яңа мөфтият Русиядә сәләфиләр агымы көчәя бара дип саный һәм мөселманнарны традицион Русия исламы нигезендә берләштерүне төп максат итеп куюын әйтә.
XS
SM
MD
LG