Истанбулның Таксим мәйданында Рәҗәп Тайип Эрдоганны хакимияттән китәргә чакырган урам җыеннары дәвам иткәндә премьер-министр туып үскән Касыймпаша бистәсендә бу көннәрдә тормыш элеккечә дәвам итә.
Динчеләр, хәрби диңгез көчләре һәм җирле футбол такымы вә җанатарлары – менә Эрдоганның таянычы. Урта катлам эшче сыйныфның Эрдоган хакимияте чорында яшәү шартлары яхшырды. Премьер алга таба да эшче сыйныф яклавына өмет итә.
Касыймпаша бистәсе аны яклый, ләкин премьерның дөньяви сәяси системына динне катнаштыра башлавына ризасызлык белдерә.
“Дин турында сөйләшсәк – эйе, дөрес, без мөселман. Ләкин һәр кешенең үз фикере дә бар бит әле”, диде Азатлык хәбәрчесенә ишегалдында чәй эчә-эчә домино кебек “Йөзбер” уенын уйнап утырган Било исемле бер ир.
26 яшьлек Бадам Эрдоганны чын күңелдән яклавын әйтте. Ләкин хөкүмәт “яшьләрне аңласын иде” дигән теләген җиткерде.
Эрдоган Африка илләренә дүрт көнлек сәфәргә чыгып китәр алдыннан протестчыларны аларны “хулиганнар” дип атады, урам җыеннарын “экстремистлар” оештыра, дип белдерде.
Мондый кискен сүзләрне аның туган бистәсендә яшәүчеләр бик хупламый.
“Кемнедер “хулиган” дип атау дөрес түгел, мин моңа каршы”, ди өйләр буяучы 60 яшьлек Ибраһим Бодур.
Биш бала анасы Рәмзи Кибар да “тәрәзәләр ватмыйча, дөньяны җимермичә утырып сөйләшеп булыр иде”, дип саный.