Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүләр Казан урысларын өйрәтеп китте


Мәскәүләр Казан урысларын өйрәтеп китте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

Мәскәүләр Казан урысларын өйрәтеп китте

Урыс мәдәнияте оешмасының 20 еллыгын билгеләгәндә Казандагы урыс милләтчеләре яулаган позицияләрне югалтабыз дип борчылдылар. Мәскәүдән килгән урыс милләтчеләре казандагыларны начар эшләүдә гаепләп, эшне активрак алып барырга өндәп киттеләр.

Урыс мәдәнияте оешмасының 20 еллыгын билгеләр өчен 18 июньдә конференция уздырылды. “Идел” кунакханәсендә җыелганнарның саны якынча 30-35 кеше иде, алары да озак оешып бетә алмады, конференция вакытында башланмый торды.

Беренче сүзне Александр Салагаев алды, ул 20 ел эчендә башкарылган эшләрне, ирешелгән уңышларын озаклап санады, тәфсилле итеп сөйләде. Казандагы беренче Масленица, беренче Раштуа бәйрәмнәрен оештырып, аны гадәткә кертү, урыс мәдәнияте көннәре оештырылуы, “Каравон” бәйрәмен республика дәрәҗәсенә күтәрү, Казан ханлыгын яулаганда һәлак булган урыс гаскәриләрен искә алу беренче мәрәсим уздырылуы, Зөя утравында реконструкция һәм төзелеш башлануы, Казанда 11нче урыс гимназиясенең ачылуы – боларны Салагаев уңышлар дип бәяләп, “яхшы заманнар бар иде”, дип Миңтимер Шәймиевне сагынып сөйләде.

​“Элекке президент белән өч тапкыр очраштык, безне һәрвакыт тыңлады, кайдадыр бәхәсләште, очрашулардан соң тугыз пункттан торган протоколның яртысыннан күбрәге хәл ителде. Ләкин хәзер вазгыять үзгәрде, Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы урыс теле мәсьәләсе буенча очрашырга теләмәде, Илдар Халиков безне тыңлады, шуның белән бетте. Киресенчә, безгә карата “репрессияләр” башланды, мине Татарстан халыклары ассамблеясеннән кудылар, үзләренә уңай булган курчак урыс оешмасын булдырдылар.

Александр Салагаев чыгыш ясый
Александр Салагаев чыгыш ясый
Гомумән, урыс мәдәнияте бетеп килә, телевизорны кабызсаң, бары тик урыс күәсе дигәнне генә күрергә мөмкин. Ә Татарстан хакимиятенә без кирәк түгел, алар татарның милли үзаңы турында гына кайгыра. Гомумән, бөтен милли республикаларда шулай. Әнә, Чечняда 300 мең урысны суйдылар. Татарcтанда мөселман җәмгыятен төзиләр, хәләл кафе, кибетләр, хәләл бассейннар, хәләл таксилар, татар мөселман яшьләре җыеннарын уздыралар. Монда урыска урын юк”, дип сөйләде Салагаев.

Бу вакытта залда утыручы бер кыз “Алдашмагыз! Каршы төшәм сезгә, Чечня – Русия субъекты, анда безнең кешеләр яши”, дип кычкырды. “Бу конференция, бәхәскә урын юк”, диделәр. Кыз янә: “Рамзан Кадыйров – чын лидер!” дип кычкыргач, “Бу – провокатор, куып чыгарыгыз аны”, дип фото, видеога төшерә башладылар. Кыз: “Монда сезне тыңлап утыру күңелне укшыта”, дип чыгып китте.

"Кирмәндә ни өчен мәчет торганы аңлашылмый"

Конференциягә килгән Мәскәүдән кунак, “Вопросы национализма” журналы мөхәррире Константин Крылов Казандагы урыс милләтчеләрен начар эшлисез дип шелтәләп, активрак булырга өндәде. Аны “Хватит кормить Кавказ!” дигән шигарне уйлап табучы итеп таныштырдылар.

Наталья Холмогорова
Наталья Холмогорова
“Тыңлап утырдым сезнең эшчәнлекне, башкарылган эшләрегез байтак, ләкин барысы да юкка чыгып бара бит. Менә сезнең эшчәнлекне Мәскәүдә белмиләр диярлек. Федераль матбугатта сезнең турында язылмый, күрсәтелми. Ниндидер мәгълүмати блокада кебек. Активрак булырга кирәк сезгә дә, Мәскәү басмаларына чыгарга кирәк. Русиядә ислам басымы көчәя, без дингә каршы түгел, без диннең агрессивлыгына каршы төшәргә тиеш. Бу Русиянең бербөтенлеген саклау өчен кирәк.

Әйткәндәй, Казанга беренче тапкыр килдем, Кирмәндә йөрдем, анда ни өчен мәчет торганы аңлашылмый. Исламчыларның мәчетләре төзек, ә урыс архитектура һәйкәлләре начар сакланган. Ник шулай килеп чыга соң ул? Акча бер генә мәдәниятне үстерер өчен биреләме? Без башка шәһәрләр белән тыгыз эшлибез, ләкин Казан, Уфа белән тыгызрак хәрәкәт итәргә теләк бар”, дип чыгыш ясады Крылов.

Мәскәүнең Урыс иҗтимагый хәрәкәтенең хокук яклау үзәге башлыгы Наталья Холмогорова да төбәкләргә игътибар артырга тиеш дип саный. Ләкин сүз регионнарга икътисади ирек бирү турында бармады. “Кешеләр Мәскәүдә яшәп Русиядә нинди вазгыять икәнен белми, Татарстан, Башкортстан телиләр икән, аерылсын диләр, ләкин биредә безнең урыс кешеләре яши, шигарләр белән саграк булырга кирәк” дип лидерларны үстереп чыгару турында озак нотык тотты.

"Урыс мәсьәләсенә күз йомалар"

“Регнум” мәгълүмат агентлыгының Идел төбәгендәге шеф-мөхәррире Алексей Демин "Татарстан матбугаты урыслар мәсьәләсен күтәрми" дип зарланды.

Алексей Демин
Алексей Демин
“90нчы елларда бу әле бар иде, ләкин 2000нче елларда тукталды. “Татмедиа” республика бюджеты хисабына яши, бөтен матбугат хакимият тарафыннан күзәтелә. Урыс мәсьәләсе матбугаттан кысрыклап чыгарылды, ул виртуаль киңлектә генә калды. Мондагы урысларның хәленә борчылучылар бар, бу хакта сөйләшү әлегә аш бүлмәсендә генә бара. Сәясәт үзгәрмәсә, бу тагын да катлауланачак. Рәсми булмаган ресурсларда аралашу көчәя бит. Шәймиевне мактадыгыз, ләкин ул да этнократия вәкиле, ул бүгенге сәясәтчеләрне тәрбияләде”, диде ул.

Татарстанда урыс әдәбиятының хәле турында Лев Кожевников сөйләде. Башкалардан аермалы, ул башкарылган эшләр байтак булганын, шул исәптән урыс телендә берничә басма нәшер ителгәнен, китаплар басылуын, төрле фестлар узуын билгеләде. Аның сүзләренчә, татар һәм урыс әдәбияты бер-берсе белән кисешмичә ике дөньяда яши, тәрҗемә кимегән. Язучы шулай ук гонорарларның бик түбән булуын әйтте. "Татар әдәбиятын үстерүгә акчаны кызганмыйлар, урысча пьеса язсаң, 3 мең түлиләр, ә татар телендәгеләргә 27 меңгә кадәр җитә”, дип зарланды.

"Республикалар дәүләт булып яшәп ята"

Конференциядә Мәскәүдән катнашучы кунак, Урыс иҗтимагый хәрәкәтенең вәкиле Ростислав Антонов, "Республикалар үз тормышлары белән яшәп ята, анда Русиянеке түгел, башка Конституция идарә итә” дип чыгыш ясады.

“Русиядә 21 республика, алар Русия составында исәпләнсә дә, алар үз дәүләтләре белән яшәп ята. Татарстан да - дәүләт. Сез дә ике дәүләт ватандашлары булып чыгасыз. Республикаларда үз дәүләтләрен төзү эшләре бара, анда урысларга урын юк. Ингушетиядә урысларның саны 31% иде, 0.8%ка, Чечняда 1,9%ка калды, Саха-Якутиядә 50% урыстан 37% кына калды.

Ростислав Антонов
Ростислав Антонов
"Милли республикаларның Конституцияләрен карыйк, азчылыкмы алар, күпчелекме, мөһим түгел, беренче чиратта барысында да төп халыкның теле, мәнфәгате яклануы турында язылган. Татарстан милли дәүләт буларак, Русиядә дә, чит илләрдә дә эш итә. Беренче карашка гына бу куркыныч тудырмый кебек, ләкин урыс милләте кысрыклап чыгарыла бит, республикаларда “титуллы” милләт арта. Бу – статистика күрсәткечләре. Ярылып яткан фактлар була торып, биредә урысларның хокуклары якланган дип берничек тә әйтеп булмый. Уңайсыз шартлар тудырыла: эшкә урнаша алмыйлар, урнашсалар да тиешле дәрәҗәдә акча түләнми, хакимияттә урыслар вәкилләре юк дәрәҗәсендә, физик эзәрлекләүләргә кадәр җитә. Бу Татарстанга да кагыла. Урыслар кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсен? Үзәккә сайлаулар нәтиҗәсе кирәк, аерым Петров, Сидоровның хәле аны кызыксындырмый. Милли республикаларны финанслауны гына карагыз, котычкыч диспропорция!” дип чыгыш ясады Антонов.

Татарстанда икенче сорт милләтләр – кемнәр?

Татарстанда урысларның катлаулы тормышы булганын татарстанлылар да раслап чыгыш ясады. Соңлап булса да бу конференциягә Татарстанның украин, беларус, алман мәхәлләләренең башлыклары килде. Казанның Дуслык йортында республиканың төрле милли мәхәлләләр башлыклары белән Татарстанның вице-премьеры Әсгать Сәфәров очрашкан булган. Урыс милләтчеләре, бу очрашу кинәт, тиз генә оештырылды, безнең конференция белән махсус туры китерделәр, дип әйтте.

Татарстанның беларус мәхәлләсе җитәкчесе Сергей Маруденко Татарстанда үзен чит илдә яшәгән кебек хис иткәнен белдерде.

Лев Кожевников
Лев Кожевников
“Республикада 37 милли мәхәллә, ник берсенә Универсиадага чакыру бирсеннәр! Мин монда килгәч, үземне башка дәүләттә яшәгән кебек хис итәм. Саф урыс телле мәктәпләр юк, хастаханәләргә карагыз, бер генә урыс кешесе дә аны җитәкләми, хакимиятне әйтеп тә тормыйм. Без моны күреп яшибез бит, икенче сортлы кешеләр кебек без. Татарстанда читтәге татарларга ярдәм итәләр, бу барысы да бюджет акчасына эшләнә. Ә ник урысларга ярдәм юк? Мәскәүдәгеләр үз кесәләре турында уйлый”, диде.

Конференция узган бүлмәдә һава суларлык мөмкинлек булмаса да, барысы да талчыгып, арып бетүгә карамастан, "десерт"ка калган Рәис Сөләймановның чыгышын көттеләр. Татар исем-фамилияле җәмәгать эшлеклесе әллә ни яңалык әйтмәде, ләкин татар исеменнән Татарстанда урысларны кысу турындагы чыгышы алкышларга күмелде.
XS
SM
MD
LG