Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан яшьләре Уфада ифтар оештыра


Казаннан татар яшьләре Уфага юл алды
Казаннан татар яшьләре Уфага юл алды

6 августта Казаннан бер төркем яшьләр Уфага ифтарга китте. Ифтарны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

Уфадагы татар яшьләре ифтары сишәмбедә "Рәхәт" хәләл кафесында уза. Бу хакта чараны оештыручы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин белән сөйләштек.

–Тәбриз, белүебезчә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Уфага барып яшьләр белән очрашу тәҗрибәсе әле моңарчы булмаган иде.

– Әйе. Соңгы татар яшьләре форумы узганнан соң, җыелышып Уфа татар яшьләре ифтарын оештырырга булдык. Ифтар очрашу, киңәшү өчен бик яхшы форсат. Гомумән, Башкортстан татар яшьләре һәрвакыт безнең чараларга килеп тора, форумнарда, концертларда катнашалар. Без беренче тапкыр Уфаның үзенә чыгып анда Башкортстан һәм Татарстан татар яшьләрен очраштырабыз. Башта без 30-40 кеше җыярбыз дип планлаштырган идек, нәтиҗәдә инде 100гә җитте. Казаннан 14ләп кеше катнаша. Бу - яшь шагыйрәләр, журналистлар, Башкортстаннан чыккан кешеләр. Хәзер менә автобуста Уфага барабыз.

Чарада Башкортстан татар яшьләре ягынаннан да чыгышлар, мөнәҗәтләр, шигырьләр булачак. Моннан тыш, Уфада татар гимназиясе, КВН бар. Алар арасыннан берничә ураза тоткан кешене чакырдык. Имам вәгазе белән генә чикләнмәскә булдык, ә мәдәни төсмер дә өстәдек. Мисал өчен, Мәскәүдә иҗат итүче Мәрдәншиннар дизайн студиясе чыгышлары каралган. Алар татар орнаментлары белән дизайн ясыйлар. Алар үз әйберләрен күрсәтәчәк. Яшь шагыйрә Эльвира Һадиева күптән түгел Мәскәүдә чыккан китабын тәкъдим итәчәк. Элнар Байназаров гитарда җырлар җырлаячак. Без бу тәҗрибәне инде узган елны Корбан вакытында инде кулланып карадык.

– Ни өчен ифтар оештыру өчен нәкъ Башкортстанны сайладыгыз?

– Башкортстан татар милләтенең саекмас чишмәсе, монда талантлар, иҗади кешеләр бик күп. Татар яшьләренең потенциалы бик зур. Күршедә яшәгән миллионнан артык татар булган республика татарлары белән очрашып эшләмибез икән, ул әлбәттә дөрес түгел. Шуңа без бу очрашуны монда уздырырга булдык.

Безгә бу чараны оештыруда Уфадагы татар яшьләре ярдәм итә. Башкортстанда яңа лидерлар, актив кешеләрне дә сынап карыйсыбыз килде.

Без ниндидер рәсми яки рәсми булмаган оешмаларга таянмаска булдык. Форумнарга килгән иң зур делегацияләр – Башкортстаннан. Безнең белән аралашып торган яшьләрне, журналистларны, шагыйрьләр, көйләр язучыларны чакырдык. Универсиадага килгән яшьләр белән танышып калдык, “Нәүрүз гүзәле”ндә катнашучыларны, интерент аша аралашып торганнарны чакырдык.

– Ифтар уздыру өчен әле бит финанс мөмкинлекләр дә кирәк.

– Бу чара шунысы белән дә кызык. Fundraising юлы белән акча җыйдык һәм бу бик уңышлы булды. Чараның мөһимлеген аңлап, 400 сум кертеп чыккан студентлардан алып меңләгән сум бирүчеләр дә булды. Чит илләрдән дә җибәрделәр хәтта. Акчаны җәмәгатьчелектән җыйдык.
XS
SM
MD
LG