Рамазан ае башлану уңаеннан АКШ һәм дөнья мөселманнарына мөрәҗәгать итү традициясен дәвам итеп президент Барак Обама бәйрәм котлауларын да ирештерде.
Обама шәхсән үзе һәм тормыш иптәше Мишель исеменнән АКШ һәм дөньяда яшәүче мөселманнарга күңелле һәм тыныч бәйрәмнәр теләде.
"Күпләребез мөселман кардәшләребез белән ураза тотты һәм ифтарда бергә авыз ачты - болар безгә булганына шөкер итеп яшәргә, мохтаҗ кешеләргә тагын да күбрәк ярдәм итәргә өйрәтә. Бу уңайдан Гает көнендә өйләреннән ерак булган Сүрия качакларына АКШ өстәмә 195 миллион долларлык ризык һәм һуманитар ярдәм җибәрә", диелгән Обама котлавында.
Сугыш башланганнан бирле АКШ Сүриягә 1 миллиард долларлан артык ярдәм күрсәтте.
"Миллионлаган американ өчен Гает борыңгыдан килгән күркәм бәйрәм, Гает мөбәрәк булсын," дип тәмамлана Барак Обама котлавы.