Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ширкәтләре әлегә Мисырга туристлар җибәрүне дәвам итә


Һургада шәһәрендәге отельләр
Һургада шәһәрендәге отельләр

Мисырдагы сәяси вәзгыять катлауланганга Русиядә юллама сату тукталганлыгы белдерелде. Русия туроператорлары элек сатылган юллама белән туристлар җибәрүне дәвам итә. Бу бизнеста эшләүчеләр юлламадан баш тартучыларга акчаларын кире кайтару мөмкинлеге юк диярлек, дип әйтә.

Русия туроператорлары ассоциациясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Майя Ломидзе белдерүенчә, Мисырда сәяси вәзгыять катлауланганга, бу илгә юлламалар сату тукталган. Аның сүзләренчә, моңа кадәр юллама алганнар Мисырга ялга оча ала, әмма бармау хәерлерәк булачак.

Мисырдагы кризис сәбәпле Русия туроператорлары 150 миллион долларлык зыян күрергә мөмкин.

Чәршәмбе көнне Роспотребнадзор Русия туроператорларын, Мисырга барудан баш тартучыларга тулысынча акчаларын кайтармаган өчен, җавапсызлыкта гаепләде.

"Пегас-Туристик" Русиядән Мисырга юлламалар сатучы һәм туристлар ташучы иң эре операторларның берсе. Русиядәге һәр шәһәрдә аның вәкиллекләре бар. Казан бүлегендә эшләүче хезмәткәр Регина сүзләренчә, алдагы атна-ун көн эчендә Казаннан Мисырга китүче очкычларда бүгенгә берничә генә буш урын калган.

Кызыл диңгез буена урнашкан Шәрм әш-Шәех һәм Һургада шәһәрләренә Казаннан очкычлар һәр көн диярлек йөри. Мисырда вәзгыять катлаулануга карамастан, әле беркем дә юлламадан баш тартмаган.

Регина сүзләренчә, алар Мисырга юллама алырга теләгән һәр кешегә дә ул якларга бармау хәерлерәк дип кисәтсәләр дә, Кызыл диңгез курортларында ил башкаласы Каһирә белән чагыштырганда хәлләрнең күпкә яхшырак икәнен аңлаталар.

Һәркөн туристлар җибәреп торабыз
"Курортлар Каһирә, Искәндәриядән ерак, бәрелешләр кешеләр ял итә торган урыннарга бөтенләй кагылмады. Әлегә кадәр безнең анда ял итүче туристлардан бер генә шикаять тә булмады. Һәр көн диярлек туристлар җибәреп торабыз", ди ул.

"Пегас-Туристик", Мисырга барырга уйлаган идем, әллә башка илгә китим микән диючеләргә Төркия, Кыпрыс, Тунис, Гарәп Әмирлекләре, Испания, Италия, Тайландны тәкъдим итә.

Хәзер Мисырда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Әгәр илдә хәлләр тагын да катлауланып, каршылыклар курорт шәһәрләргә дә үтеп керсә, юллама алып куйган, әмма китәргә өлермәгән туристларга акчалары кире кайтарылачакмы?

"Әгәр сез юллама алып, үзегезне иминиятләштерүдән тыш өстәмә тагын юлламагызны да иминиятләштермәсәгез, сезгә бернинди акча да кайтарылмаячак", ди Регина.

Төмәндәге "Блиц-Тур" ширкәте җитәкчесе Ирина Вализер да юлламадан баш тартучылар акчаларын кире кайтарып ала алмаячак, дип белдерә. Аның сүзләренчә, Русиядә юллама алганда төзелә торган килешүләр шулкадәр оста итеп язылган ки, туроператор, нинди генә хәл килеп чыкмасын, хәтта форс-мажор хәлләр килеп туганда да, бу документка акчаны кире кайтармаслык юлларны керткән.

Билгеле булганча, Русиядә эре туроператорларның төрле шәһәрләрдәге үз бүлекләреннән кала, турагентлыклар да юлламалар сата һәм алар бу эш өчен үзләренә тиеш акчаны ала.

Хургада отельләренең берсе
Хургада отельләренең берсе
"Әгәр бездә юллама алган сәяхәтчеләр, Мисырдагы хәлләрдән куркып, аннан баш тартса, безнең ширкәткә туроператор бер тиен дә акчаны кире кайтармаячак. Әгәр юллама алучылар мәхкәмәләр аша үзләренең хак булуын дәлилли алса, ул очракта мин үз кесәмнән чыгарып түләргә тиеш булачакмын. Тайландтагы диңгез ташкыны (цунами) вакытында да сәфәрдән баш тартучылар акчаларын кайтарып ала алмады", ди Вализер.

Вализер сүзләренчә, Русиянең артык бай булмаган катлавы үз иткән Мисырга бармаска тәкъдим итәргә дип өстән – Ростуризмнан бернинди күрсәтмә дә төшмәгән, операторлар очышларны туктатмаган. Шушы якын көннәрдә "Блиц-Тур" аша да Төмәннән Мисырга юл алучылар һәм алар арасында кечкенә балалы гаиләнең дә булуын әйтә ул.

"Мин үзем безгә Мисырга юллама алырга килгәннәргә инде бүгеннән башлап (15 август) анда бармаска киңәш итәм. Кесәңә акча салу турында гына түгел, ә кешелеклелек якларын да уйларга кирәк. Мин аларга Мисыр урынына Төркияне, Тайланд һәм Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим итәм. Ни өчен дигәндә, Мисырдагы вәзгыять тагын да катлаулана кала икән, ул проблем миннән юллама алган туристларга гына түгел, ә минем башка да төшәчәк. Алар юлламадан баш тартса, штрафларны миңа да түләргә туры киләчәк", ди Вализер.

Ул үзе, Мисыр курортларындагы бүгенге хәлләр мәгълүмат чаралары тараткан хәбәрләргә белән чагыштырганда, чынлыкта күпкә яхшырак, дип белдерә. Август аенда Төмәннән Мисырга атнага бер очкыч йөри. Көз айларына аларның саны арта.

Уфадагы "Босиком Тур" да Мисырга юлламалар сата. Әлеге ширкәт хезмәткәре Карина сүзләренчә, алар юллама алырга килүчеләргә инде бу илгә бармаска тәкъдим итсә дә, теләүчеләр булса, юлламаларны саталар.

Карина да юлламадан баш тартучыларга акчаны кире кайтару бик авыр булачагын әйтә. Аның сүзләренчә, әгәр очарга 21 көннән дә азрак вакыт калганда юлламадан баш тартсалар, штрафлар зур булачак, түләнгән акчаның күп өлешен тотып калачаклар.

"Босиком Тур" да 15 августтан башлап юллама алырга килүчеләргә башка юнәлешләрне Төркия, Тунис, Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим итә башлаган.

Каһирәдәге бәрелешләр. Полиция "Мөселман кардәшләр" тарафдарларының чатырлар шәһәрчеген җимергәндә янгын чыкты
Каһирәдәге бәрелешләр. Полиция "Мөселман кардәшләр" тарафдарларының чатырлар шәһәрчеген җимергәндә янгын чыкты
Мисырның кайбер вилаятләрендә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгәнгә, Ростуризм 14 август көнне анда ял итүче Русия ватандашларын комендат сәгате вакытында отельләрдән чыгып йөрмәскә, кешеләр күп җыелган урыннарга бармаска чакырды.

15 август көнне Русия тышкы эшләр министрлыгы да Каһирәдә башланган тәртипсезлекләр илнең башка шәһәрләренә дә тарала дип белдереп, Русия ватандашларын Мисырга барудан тыелып торырга чакырды.

Соңгы хәбәрләргә күрә, чәршәмбе көнне башланган бәрелешләр нәтиҗәсендә 400-дән артык кеше һәлак булган, өч ярым мең кеше яраланган.

Бәрелешләр шулай ук Искәндәрия, Әл-Минья, Сүәеш һәм башка шәһәрләрдә дә күзәтелә. Мисырда бер айга гадәттән тыш хәл тәртибе, башкала Каһирә һәм тагын 10 вилаяттә комендант сәгате кертелгән.
XS
SM
MD
LG