Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсендә “Тоз-Түбә карбызы” фестивале узды


Оренбур өлкәсенең Тоз-Түбә шәһәрендә традицион “Тоз-Түбә карбызы” фестивале узды. Бәйрәмдә 20 килограм авырлыктагы карбыз гадәти җимеш саналды.

Оренбур өлкәсенең Тоз-Түбә шәһәрендә традицион “Тоз-Түбә карбызы” фестивале узды. Бәйрәмдә 20 килограм авырлыктагы карбыз гадәти җимеш саналды.

Монда кунакларны, гадәттәгечә, икмәк, тоз белән түгел, ә икмәк, тоз һәм карбыз белән каршы алдылар. Бу – Тоз-Түбә гадәте. Тоз-Түбәнең карбыз фестивалендә искеләре дә саклана. Мәсәлән, яңа экспедицияләр башлау. Квадроциклларда дистәләрчә кыю егетләр ике мең ярым чакрымлык сәяхәткә чыкты. Тоз-Түбә- Илек-Бозаулык-Ирекле юлын алар 10-15 көндә үтәргә планлаштыра.

Тутырылган машиналар татлы күчтәнәчләрне балалар йортларына илтәчәкләр. Бу – шәһәрдәге тагын бер күркәм гадәт.

Әлеге елны буйлы җиләк үзенең яңа статусын товар билгесе бирү рәвешендә алды. Аны теркәү дәлиле – нәкъ Тоз-Түбә җимешенең яхшырак тәме һәм сыйфаты булуда. Хәзер инде бу курорт шәһәре рәсми рәвештә Русиянең карбыз башкаласы буларак та танылды.

Соңгы елларда фестиваль регионарага әйләнде. Киләчәктә аның халыкара бәйрәм статусы алуы да мөмкин.

Монда ук карвингта, ягъни карбызны сәнгатьле, матур итеп кисүдә беренче өлкә чемпионаты үтте. Карбызны сәнгать әсәренә әйләндерү өчен ике сәгать кирәк булды. Мастер классны Тольятидән Русия карвинг чемпионы Евгений Елисеев күрсәтте.

"Карбызкай" исемле шәһәр бәйрәмендә балалар бакчалары да катнашты. Кием, күргәзмә, җыр-бию – барысы да карбыз-патшага багышланды.

Таможня берлеге төзелү белән бергә Казакъстан ягы карбызлары базарларга киңрәк үтеп керү белән Оренбур брендына югалу куркынычы янаган иде. Сыйфаты бик ук яхшы булмаган карбызларны Тоз-түбәнеке дип күрсәтергә тырышканнар. Вакыт күрсәтте – куркыныч артта. Эш уңдырышлылыкта. Былтыр бер һектардан 70 центнер җыйган булсалар, быел йөзгә өмет итәләр.

Беренче чиратта, Русиянең карбыз башкаласы Тоз-Түбә курорт буларак билгеле. Быел "Тозлы күлләр" дигән проект "Русия федерациясенең эчке һәм читтән керүче туризмның үсеше" дигән федераль програмның бәйгегә тәкъдим ителгән 16 проект арасында иң яхшысы дип танылды.

2018 елга кадәр федераль бюджеттан Тоз-Түбә шәһәрендә туризмны үстерүгә 945 миллион сум бирергә планлаштырыла. Тагын 300 миллион – өлкә һәм муниципаль бюджетларыннан каралган.

2020 елга биредә югары дәрәҗәдәге курорт төзү планлаштырыла. Туристик инфраструктураның хакы - 4,5 миллиард сум. Ә бу авыл хуҗалыгы районы өчен өстәмә эш урыннары дигән сүз.

Татарлар Тоз-Түбә районында өченче урында тора. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, урыслар 56, казакълар 26 процент тәшкил итсә, татарлар 9,1 процент. (4 780 кеше). Әлеге районда саф татар авыллары юк.

XS
SM
MD
LG