Гөлнара бүген "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятендә милли проектлар җитәкчесе булып эшләсә дә, халык аны журналист, шагыйрә буларак күбрәк белә. "Бүген үзем язганга караганда, башкалар язганны анализлау белән мәшгульмен", ди ул. Әлеге әңгәмәдә без аны журналист, проектлар җитәкчесеннән тыш, җыр текстлары авторы, каләм иясе буларак ачарга тырыштык.
– Ничек син төрле вазифаларда эшләп, журналистика белән шөгыльләнеп шигырь язарга вакыт табасың?
– Тормышта яратмый торган ике сүзем бар: "вакыт җитми" һәм "белмим" дигән сүзләр. Әгәр кешенең теләге бар икән, ул аны беләчәк һәм вакытын җиткерәчәк.
– Үз-үзеңә таләпчәнлек яши-яши килдеме, әллә тумыштан ук бармы?
– Мин үскәндә үк таләпчән идем. Кеше үз мөмкинлекләрен ачарга, үстерергә тиеш дигән шигар белән яшәдем һәм яшим. Вакыт үтү белән ул минем ныгый гына барды. Булган әйберне ни өчен мин эшләмәскә, сәләтемне күрсәтмәскә тиеш? Шигырь язу өчен вакыт күп кирәк түгел. Ул бит күңелдән чыга. Төнлә уянып күңелемнән шундый әйбәт шигырь язам, иртән торуга оныткан булам. Яки юлда йөргәндә бик әйбәт уйлар килә. Ни өчендер мин аны кәгазьгә дә, диктофонга да язып алмыйм. Күңелдән чыккан иҗатны махсус мәҗбүри язып булмый. Күпләр җыр язып бирүне сорап мөрәҗәгать итә, тик күңелдә булмаса мин аны яза алмыйм. Язырга әзер булмасам, кемгәдер ярыйм дип үз-үземне мәҗбүр итмәячәкмен. Әгәр күңелемнән чыга икән, мин аны биш минутта язырга мөмкинмен.
Ә шигырьләрне бала чактан ук яздым. Беренче җыр 2000 елда язылды. Ул Зөфәр Хәйретдинов өчен иде. Мине эстрадага алып керүче Зөфәр Хәйретдинов беренче җырларымның көй авторы да әле.
– Иң беренче җырыңны хәтерлисеңме?
– Гөлнара Габидуллина башкаруында "Бер күрүдә гашыйк иттең" дип атала иде. Аннан соң Айдар Галимов "Синнән башка" җырымны башкарды. Әлеге җырлар белән мин эстрада таныла башладым. Шуннан китеп Алсу Әбелханова, Салават, Булат Нигъмәтуллин, Резедә Шәрәфиева, Раяз, ИлСаф дисеңме.
– Бу концертмы, иҗат кичәсеме?
– Иҗат кичәсе түгел. Мин андый зур сүзләрне яратмыйм. Үземне шагыйрә дип атамыйм, мин бары тик текстлар авторы. Әлбәттә, шигырьләрем дә бар, аларга зур шагыйрьләр бәя бирер. 8 октябрьдә Казанның филармония концертлар залында үтәчәк чараны җыр кичәсе дип атыйм. Күңелдә булган хисләрне уртаклашу урыны булыр дип уйлыйм.
– Синең җырларны башкарган барлык җырчыларны да җыясыңмы?
– Юк, бөтенесен түгел. Шушы вакыт эчендә 100дән артык җыр язылган. Әгәр аларның барысын да яңгыратсак ярты көн концерт куячакбыз. Шуңа күрә быел язылган һәм алдагы еллардагы үземә якын җырлар гына сайлап алынды.
– Үз җыр кичәңне булдыру уе кайчан, ничек туган иде?
– "Эшләргә кирәк" дигән уйлар башта йөрде ансы. Җырчылар да, әйдә эшлик, без киләбез дип тордылар. Күпмедер шулай сузып йөргәннән соң, быел иҗатыма нәтиҗә ясарга карар кылдым. Җырларымны тыңлаучы тамашачыларны беләсе килә, олы яшьтәгеләрме әллә яшьләр тыңлыймы? Залдагы хәлне, җырларны ничек кабул итүләрен үз күзләрем белән күрү теләге бик зур.
– Үзең сәхнәдә буласыңмы?
– Кәнәфиләр куелмаячак, үзем сәхнәгә менмәячәкмен, җырламаячакмын, биемәячәкмен, концертны алып бармаячакмын. Һәр кешенең үз урыны, мин залда, тамашачы арасында гади караучы булып утырачакмын.
– Гөлнара, үзләрен альтернатив музыка тыңлаучылар, альтернатив иҗат белән мавыккан кешеләр татар эстрадасы концертларын түбән бәяли. Аннан нинди илһам алып булсын дип әйтәләр.
– Бүген татар эстрадасы зур үсеш кичерә. Беркайчан аңламадым һәм аңламаячакмын "Барс Медиа" ширкәтен сүгүчеләрне. Алар булмаса без кайда булыр идек икән? Әлбәттә аларның бөтен "тавар"ларын югары иҗат үрнәге дип әйтә торган түгел. Барлык рекламалаган җырчыларын шәп җырчы дип булмый. Тик алар бар һәм ул җырларга һәм җырчыларга ихтыяҗ бар дигән сүз. Минем бик күп урыс телле дусларым татар җырларын тыңлый. Иң мөһиме, татарча өйрәнәбез, дип тыңлыйлар. Миңа калса, бу бер дә начар әйбер түгел.
– Гадәттә җырларны нәрсә турында язасың син?
– Әлбәттә мәхәббәт турында. Ул бит бер төрле генә түгел, мәхәббәтнең мең төсмере бар.