Зур юбилей, әмма аны котлаучылар бик аз булган
Татарның кайчандыр абруйлы һәм көчле, әмма 2022 елда Русия хакимияте тарафыннан тар-мар ителгән һәм эсктремистик оешма дип мөһер сугылган Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев быел 70 яшен тутырган. Зур юбилей, әмма аны котлаучылар бик аз булган. Ул бәйрәмен ялгызлыкта һәм туган җиреннән еракта, мөһаҗирлектә каршы алган. Шулай да, ул берсенә дә үпкә тотмый, кешеләрне алар курка, алар куркытылган дип аклый һәм гафу итә.
"70 яшемне берничек тә чит җирдә, билгесезлектә каршы алырмын дип уйламаган идем. Минем картлык башкачарак күз алдына килгән иде", дип сөйләде ул Азатлык Радиосына. Ул соңгы елда ике операция кичерсә дә, юклыкта һәм ялгызлыкта тормыш кичерсә дә — көрәшен дәвам итә, пикетларга чыга, мөрәҗәгатьләр яза, теге яки бу вакыйгага карата фикерләрен белдерә. Кемдер кулын селтәр иде, ә Фәрит Зәкиев иҗтимагый эшен калдырмый.
Аның ике яктан да бабалары — репрессия корбаннары. Берсен 1937 елда ук атып үтерәләр. Икенче бабасын — авыл хатыннары балалары белән ач калмасын дип — 1,5 килограмм бодай бүлеп биргәне өчен төрмәгә утырталар. Ул Икенче дөнья сугышы вакытында штрафбатка эләгеп, фронтның беренче сызыгында һәлак була. Икесенең дә кабере билгесез. Икесе дә — хакимият золымының корбаны. Милли хәрәкәт ветераны Фәрит Зәкиев та Русиядәге тарих канлы тәгәрмәч кебек килә дә әйләнә, килә дә әйләнә, мин бабайларымның язмышын кабатлыйм, ди. "Әмма ике бабай да минем яшькә җитмәде, минем хәлем, алар белән чагыштырганда, шөкерана кылырлык", ди ул.
Миңа Русиядә җинаять эше ачылды, эзләүгә игълан ителгән кеше белән кем эш алып барсын ди?
70 яшен мөһаҗирлектә каршы алган Фәрит Зәкиев Төркиядә, Анталья шәһәрендә яши. Азатлык Радиосына ул ничек яшәгәне, балалары, туганнары белән мөнәсәбәтләре ничек корылганы турында сөйләде; аңа тилегә кебек көлемсерәп караган кешеләр турында фикерләре белән уртаклашты.
— Фәрит әфәнде, туган көнегездә Facebookта җан өшеткеч язу чыгардыгыз, "Кем дә булса шалтыратыгыз инде, ялгызлыктан улый башлыйм бит!" дип яздыгыз. Туган көнегез булган көн. Кем дә булса шалтыраттымы?
— Булды, әмма аз кеше шалтыратты. Кем шалтыратты — рәхмәт аларга. Шалтыратмаучыларны да аңлыйм, күпләр курка бит. Миңа Русиядә җинаять эше ачылды, эзләүгә игълан ителгән кеше белән кем эш алып барсын ди? Әле җитмәсә ачыктан-ачык Русиянең сугышын тәнкыйтьлим. Ни диим, кеше миннән өрки, ерак булырга тырыша. Татарстанда калган, милли хәрәкәттә бергә йөргән кешеләр белән дә аралашмыйбыз диярлек.
— Күпләр сезнең гаиләгез бармы дип кызыксына. Бертуганнарыгыз бармы?
Минем кызым, улым бар. Кызганычка, улым белән элемтәләр юк. Ул минем белән аралашмый.
— Минем кызым, улым бар. Кызганычка, улым белән элемтәләр юк. Ул минем белән аралашмый. Хатынымнан киткәч — ә аның белән белән без 40 еллап гомер кичердек — ул миңа үпкәләде. Әнисе өчен рәнҗеде. Сөйләшмибез, икенче баласы туганын беләм. Әмма үзе миңа әйтмәде, шатлыгы белән бүлешмде. Ул һәм ата буларак мөнәсәбәтләрне яңарта алырбызмы — белмим. Үкенәм, сагынам аны. Кызым бар. Ул да гаиләле. Рәхмәт яусын, хәлемне белешеп тора. Аңа бик авыр. Аны яклый алмавым да — йөрәк ярасы. Миңа җинаять эше ачылгач, өемә килгәннәр иде. Ярар, аңлышыла инде бу гамәлләре. Протоколы, тәртибе шул инде. Әмма алар бит минем эшемә бернинди дә кысылышы булмаган кызымның өенә килеп кергәннәр иде. 5-6 ир. Оныгым, бала курыккан. Тентү белән килеп кергән ирләрдән соң баланың сәламәтлеге какшады, һаман хастаханә юлында йөриләр. Менә моның өчен куәт структураларына нәфрәтем көчле. Ир булсагыз, ир булыгыз — хатын-кызлар белән эш итәләр, балаларны куркытып.
Туганнарга килгәндә, алар бар, әмма кардәшләр белән тыгыз элемтәдәбез дип әйтә алмыйм. Төркиягә киткәч, күзләр белән проблемнар башланды. Алар аны белә иде, "Кайт, операция ясатуны оештырабыз, ярдәм итәбез, чыгымнарны каплыйбыз" диделәр. Әмма мин Татарстанга кайтуны дөрес гамәл түгел дип санадым. Тәкъдимнәренә рәхмәт, әмма ФСБ төрмәсендә утырасым килми. Шуңа чыгып та киттем бит мин. Һәр кешенең үз тормышы, үз юлы дигәндәй — туганнар да, мин дә яши бирәбез.
— Күзләр дигәннән, сезгә операция ясатырга акча кирәк дип кешеләр интернетта язды, өмәләп акча җыйды. Ничек узды ул операция?
— Төркиягә килгәч, сәламәтлегем нык какшады. Бирештем. Мине очраткан кешеләр башта танымыйча тора. Югыйсә курорт, җәннәттәй урын бит, диңгез буе, һавасы шәп, кеше монда килгәч, яшәреп китә, ә мин менә бирештем, картайдым диләр. Аның шулай икәнен үзем дә сизәм, күрәм. Әйтәсе түгел. Иң борчыганы ул күзләр булды. Кичекмәстән операция кирәк иде. Беренчесен ясадылар, әмма уңай нәтиҗә бирмәде. Икенче тапкыр пычак астына ятасы булды. Әмма хәерчегә җил каршы дигәндәй, анысы да уңышсыз булды. Сул күзем күрми диярлек. Шуңа эшләү авыр, уку, язу эшләрендә тиз арыйм. Бу ике операция дә минем өчен коточкыч кыйммәт, әле бит күпме дарулар кирәк булды, аларның бәяләре дә югары. 7 мең доллар акча тотылды моңа. Сүз уңаеннан, миңа кем ярдәм итте, ә алар шундый төрле кешеләр, кем Төркиядә яши, кем Европада, кем Америкада — барысына да рәхмәт. Чын күңелдән! Мин акчаларның җыелып бетүенә ышанмаган идем дә.
— Ә нинди акчага һәм ничек яшисез сез, Фәрит әфәнде?
Алдарга гына торалар — татармын дигәч, бераз үзгәрәләр
— Кешеләрнең сәдакасы һәм ярдәме. Төгәл эш урыным да юк, хәзер ир җегәрлеге дә юк бит. Кем ничек булдыра, шул бирә. Русиядә пенсиямне ала алмыйм. Аның бер өлеше хакимият миңа чәпегән 75 мең сумлык штрафка китеп бара, бер өлеше алынган кредит каплар өчен автомат рәвештә алына. Мин ул акчаларны күрмим. Озак еллар буена очкычлар төзи торган заводта эшләгән инженер бит мин. Шул эшләгән акчаны да дәүләт күпсенеп тартып ала. Милли хәрәкәттә йөргән өчен чәпелгән штраф инде ул. Ә болай Төркиядә миңа яшәү рәхәт. Төрекләр белән уртак тел табып була, дин дә бер, тормышка карашлар охшаш. Мин авылга, бистәгә охшаган бер җирдә яшим. Кешеләр бик ачык, миһербанлы. Соңгы вакытта шулай да Антальядагы төрекләрнең урысларга карата мөнәсәбәте начарайды. Менә минем дә чырай татарныкы түгел — зәңгәр күзле, ак тәнлемен. Алдарга гына торалар — татармын дигәч, бераз үзгәрәләр.
— Фәрит әфәнде, менә 70 яшегезне мөһаҗирлектә, ялгызлыкта каршы алырмын дигән фикер, уй килгәне бар идеме? Мәсәлән, бүген нигә кирәк иде бу милләт эшләре, милли хәрәкәт, күпләр кул селтәгән Татар иҗтимагый үзәгенә рәис итеп сайлану, ул эшне тартып бару юкка булган дигән фикерләр башка киләме? Түрәләр белән Хәтер көне өчен тарткалашу, аларның мыскыллавына түзү, милли чараларга кешеләрне җыю, шуның аркасында мәхкәмә артыннан мәхкәмәгә йөрү, хөкемдарлар алдында аклану, штрафлар, мәҗбүри хезмәткә хөкем ителүләр…
30 елдан соң Татарстан кешеләре Швейцария хәлендә яшәячәк дип күз алдына килә иде. Акчалы, бай республикада Милли университатларда үзебезгә кадрлар булдырып, чит илләр белән сәүдә итеп яшәрбез дип уйлый идем.
— Беләсезме, берсе дә киләчәген начар итеп күрәсе килми, теләми дә, дога да кылмый. 1988 елда мин әле оешып кына килгән Татар иҗтимагый үзәгенең бер җыелышына эләктем. Бүгенге Татарстанның Фәннәр академиясе урнашкан бинада иде ул. Марат Мөлеков, Дамир Исхаков, Фәрит Солтанов һәм башка галимнәр бар иде анда. Авиация заводында эшләп йөргән вакытым, миңа 34 яшь. Бәләкәй кызым бар. Дәртле, дәрманлы чагым. Чыгышлар барысы да татарга бәйле. Урыслашу, мәктәпләрдә татар теле юк, катнаш никахлар… Чыгыш ясаучылар да — ир урталарындагы кешеләр. Аларның чыгышлары мине бер дулкынландырды, бер дәртләндерде дигәндәй… Аннары беренче корылтай булды. Мин анда делегат булмасам да катнаштым, бөтен чыгышларны тыңладым. Ригадан Зәки Зәйнуллин Казанга кайткан иде, бөтенесе — ут уйнатып торган шәхесләр. Татарлар ул вакытта үз сүзен туры әйтеп, алга бардылар. Минем 30 елдан соң Татарстан кешеләре Швейцария хәлендә яшәячәк дип күз алдына килә иде. Акчалы, бай республикада Милли университатларда үзебезгә кадрлар булдырып, чит илләр белән сәүдә итеп яшәрбез дип уйлый идем.
Мине халәтем борчымый, гаҗәп, әмма әнә шул 1990нчы еллар башындагы мәсьәләләр янә шул ук актуаль булып калды. Менә Казанда 1989 елга кадәр ике мәктәп татар булып саналды. Хәзер күпме? Санны әйтеп бирәләр ул, әмма чын татар мохитле һәм фәннәрне татарча укыган мәктәпләр ничәү? Берәү? Икәү? Өчәү? Кире әйләнеп кайттык бит шул халәткә. Элек, ичмасам, әдәби телдә теттереп сөйләшүчеләр күп иде бит, хәзер урысча-татарча катыштырып сөйләшүчеләр дә татарча белүчеләр рәтенә кертелә.
Гарьләнгән идем шунда. Елыйсылары килде.
Үкенәмме мин? Менә ул соңгы Хәтер көнен уздыру өчен шулкадәр күп көч китте. Күпме түрәләр белән тартышылды, мәхкәмә аша хокукыбызны якларга туры килде. Уздырдык без аны. Әмма мәйданга 300 кеше дә җыелмады. Күпме көч, сәламәтлек китте, ә татар шунда чыгып басуны, дога кылуны артык күрде. Гарьләнгән идем шунда. Елыйсылары килде. Әмма көрәш юлы узуыма, әле дә ул эшчәнлекне туктатмавыма үкенмим. Бу минем юлым — аны үзем сайладым.
Минем ике бабай да — Сталин чоры корбаннары. Әнием ягыннан бабам да, әтием ягыннан бабам да — Кызыл террор вакытында нахакка гаепләнеп юк ителгән асыл татар кешеләре. Бер бабамны 1937 елда атып үтергәннәр, Минзәлә төрмәсендә. Аның атып үтерелүен хатынына, минем әбигә әйтмәгәннәр дә. Ул гомер буена аның кайтуын көтте. Миләш агачы ботагы тәрәзәгә какса, ирем кайткандыр дип сискәнеп яшәде. Аннары гына без "Хәтер китабы"нда аның исемен таптык. Кабере юк. Күрәсең, ниндидер күмәк кабергә ыргытканнардыр аны.
Икенче бабам ун елга төрмәгә хөкем ителә. Нәрсә өчен диген?! Ач бит инде кешеләр, әле җитмәсә сугыш. Бабай — авылда колхоз рәисе, хатыннарга кило ярым бодай өләшеп чыга, үзләре, балалары ач калмасын дигән теләк белән эш итә. Әмма шунда ук — әләк нигезендә — аны НКВД кешеләре килеп кулга ала. Мәхкәмә, төрмә. Сугыш бит, төрмәдә утыручыларны барысын да "туп ите" буларак фронтның беренче сыгызына ыргытыла. Бабай да шулай булган. Ул Кенигсберг ягында һәлак булган. Аның үлеме турында да озак ләм-мим дәшмәгәннәр. Ул да берәр күмәк кабердәдер. Менә бабайлар язмышы коточкыч. Аларга чыгарылган хөкем карарлары гаиләгә дә, нәселгә дә тәэсир иткән. Әбиләр, әти-әни язмышлары… Русиядә яшәеш, тарих канлы тәгәрмәч кебек әйләнә дә әйләнә. Бабайларым һәм әбиләрем авыр язмыш кичергән, алар белән чагыштырганда минем хәлем әйбәт дип саныйм. Шуңа ничек көрәшмисең ди?
— Шулай да менә Сезнең кебек үзе турында түгел, ә башкаларны кайгырткан, милләтне уйлап аның аркасында иза чиккән кешеләргә сәерләргә, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, тилеләргә кебек карыйлар. Идея белән яшәүче кешеләрне аңлаучылар — аз. Алардан көләләр, алар хакында мыскыллабрак сөйләшәләр. Сез мондый мөнәсәбәтне сизәсезме һәм ничек кабул итәсез аны?
— Авыр сорау бу. Әйе, шулай караучылар бар, күпме алар — белмим. Санга сукмыйча, "әй, акылдан язган кеше!" дип уйлаучылар, сөйләшүчеләр бар. Шуңа да тыңламыйлар да, сүзләргә колак та салмыйлар. Дөресен әйтим, күңелемә тия мондый мөнәсәбәт. Русиядә идеяле кешеләргә караш — тискәре, ул гомер буена шулай булгандыр дип уйлыйм. Ярый, болгатып йөрмә әле дип Гаяз Исхакыйга да әйтүчеләр булгандыр. Милли хәрәкәттәге бөтен кешеләргә шундыйрак кимсетебрәк караш бар инде ул. Әмма Татарстанда калучылар мин әйткәнне әйтә алмый. Минем мөмкинлегем бар икән — ник мин бәйсезлек өчен байракны төшерергә тиеш? Мин Төркиядә, Антальядә көрәшү җиңелрәк булыр дип уйлаган идем, чөнки Русиядәге кебек эзәрлекләү юк, татарлар турында авыз тутырып сөйләшеп була. Әмма юк икән! Мондагы татарлар да шүрли. Мине күрсәләр — урап узалар. Бәладән ерактарак торыйк әле дип уйлыйлардыр.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Фәрит Зәкиев Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Шул ук елны ул җитәкләгән ТИҮ Русиядә тыелды.
- 2022 елның 9 ноябрьдә Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеге турында да документ теркәлде. Татар иҗтимагый үзәге бу карарны хуплап тавыш бирүләрен сорап Радага мөрәҗәгать юллады.
- 2023 ел башында читтәге татар активистлары Польша президентыннан Татарстанның бәйсезлеген тануны сорады.
- 2024 елның июлендә Фәрит Зәкиевкә Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм булды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум