Соңгы айларда Азат Милләтләр Лигасының эшендә татарлар исеменнән Зөфәр Зәйнуллин катнаша. Ул үзләрен "сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем эшендә катнаша, әмма аның сүзләренә караганда, ул анда бернинди дә вазифа биләми. Шулай да берничә ай элек Таллинда, аннары Вильнюста узган җыеннарда Зәйнуллин Татарстан турында сөйләде. Республика Русиянең колониясендә калса, татарлар юкка чыгачак, шуның өчен Татарстан тулы бәйсезлек алырга тиеш дип чыгыш ясады.
Зәйнуллин төп белгечелеге белән – хәрби, әмма гаскәрләрдән 1990нчы еллар башында ук китте. Вакытында әтисе – язучы, татар милли хәрәкәт активисты, мәрхүм Зәки Зәйнуллин кебек. Гаскәрдән киткәч, ул сәүдә эше белән кәсеп иткән. Зәйнуллин озак еллар дәвамында Ригада яши.
Соңгы елларда Латвиянең мөфти вазифаларын били. "Дини белемем юк, әмма мин күбрәк оештыру эшләре белән шөгыльләнәм, мәхәллә, мәчет эшләрен тәртипкә китерәм" дип аңлатты ул Азатлыкка.
Азатлык Радиосы Зәйнулиннан үзләрен "сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы оешмага ни рәвешле кереп китүен, андагы эшчәнлеген ничек итеп күрүен сорашты. Әгәр дә Татарстан бәйсезлек алса, 1990нчы еллар башында әтисе кебек Латвиядән Казанга кайткан кебек, ул да тормышын үзгәртергә әзерме дигән сорауны да бирдек.
Белешмә: "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте"
"Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталган төркем 2008 елда барлыкка килде. Аны ул чакта читтән торып Милли Мәҗлес оешмасы эшләрендә катнашкан һәм 1996 елдан АКШта яшәгән татар галиме, активист Вил Мирзаянов җитәкләде. 2023 елның февраленнән бу вазифага Британиядә сыену алган татар активисты Рәфис Кашапов кереште. Оешма үзенең төп максаты итеп Татарстанның бәйсезлегенә ирешүне күрә.
— Зөфәр әфәнде, Сез Ригада тыныч кына яши бирә идегез, әмма соңгы айларда Азат милләтләр Лигасы чараларында катнашасыз, үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип атаучылар хәрәкәтенә кушылдыгыз. Бу радикаль активизмга, милләтләрнең азатлыгы өчен көрәшкә кушылырга Сезне нәрсә яки кем этәрде?
— Мин радикальләшмәдем дә, үзгәрмәдем дә, ниндидер яңа хисләр кичереп, тетрәнеп тормышым, карашым үзгәрде дип тә әйтә алмыйм. Элек тә татар-башкортның үз дәүләтчелеге өчен көрәшергә, үзенчә яшәргә хокукы бар дип санадым, әле дә шул фикердә калам. Мин бары тик фикердәшләремнең хәрәкәтенә кушылдым гына. Рухи халәтем шул ук, Татарстан бәйсез булырга тиеш дигән фикерем элек тә бар иде, хәзер дә югалмады. Ешрак ачык мәйданнарда сөйли башладым, шул гына.
— Шулай да активлык көчәюе нәрсәгә бәйле?
Татарлар коллар буларак башка колларны яулау сугышына ризалашып бара
— Татарстандагы хәлләр, Мәскәүгә буйсынып яшәве тамырдан ошамый. Мәскәү колониаль сәясәтен арттырды гына. Русия алып барган сугыш аркасында татарларны да, башкортларны да физик яктан кыру бара. Шушы хәлләр дә минем йөрәккә кадалды. Моңа кадәр күзәтелмәгән хәл: колониаль сәясәт шуңа кадәр җитте ки, татарлар үзләре үк сугышны хуплый, урыс дөньясы дип гаиләсен, туган якларын ташлап китә. Гаҗәп, татарлар коллар буларак башка колларны яулау сугышына ризалашып бара. Мин барысы да шулай дип әйтмим, әмма татарларның бер өлеше урыс кебек уйлый, алар кебек яши. Бары тик исем белән аерылып торалар һәм дин белән. Ә караш, тормышны кабул итү тулысынча урысныкына әйләнеп бетте.
Туганнарым белән дә аралашам. Алар Башкортстанда яши. Республика таланып бетте, ул дотацион төбәккә әйләндерелде. 2017 елда башкорт теле дә, татар теле дә кыскарды. Телне урладылар. Милли мәгариф юк. Бер-ике буыннан соң татар да, башкорт та калмас. Башкорт кыяфәтле урыслар гына калачак. Әмма көне-төне эшләп, салым түләп яшәгән кешеләрдә акчасызлык, милләтнең юкка чыгуы турында сораулар тумый, без барыбер Путин яклы диләр. Мантыйк юк тулысынча.
Моңа кадәр дә милләт кырылды, әмма бүгенге көнне кебек сукырларча ышануны беренче күзәтәм. Татар һәм башкортларның коллыкта яшәгәнен аңлаган кешеләр бар икән, алар белән берләшү хәерле дип санадым. Әгәр хәрәкәткә минем файдам булса, шат кына булачакмын.
— Кешеләр моны кабул итеп бетермәскә мөмкин. Коллыкның билгеләрен атый аласызмы?
— Сорауның төбен шәйлим. Әйе, Татарстанда да, Башкортстанда да кешеләр җитеш тормышта яши. Машиналары бар, өйләре ялт иткән, дөньялары төзек. Гаҗәп бер хәл: республикалар коточкыч талана, ә кешеләр матур гына яшәргә тырыша. Элек өйгә килеп халыктан милекне тартып алганнар, татар-башкортлар үз җирләреннән куылган, сөргендә кешеләр юк ителгән. Мондый хәлләр инде XXI гасырда юк, әмма кешеләрне буйсындыру, аларны кол хәленә калдыру астыртын, яшерен рәвештә бара.
Нефть халыкныкы диләр, ул суырыла, аннан төрле продукция җитештерелеп сатыла, әмма кешеләр аннан акча күрәме? Юк. Хакимиятне үз кулларына алдылар, теләсә нәрсә эшлиләр. Талыйлар. Кешеләрнең телләрен дә тартып алгач һәм бу хәлләргә каршы сүз дәшә алмагач, ничек дип атыйсы соң моны? Коллыкта яшәү бит ул. Бу бүген генә барлыкка килмәде, 1552 елдан бирле дәвам итә.
Бер генә мисал. Урыс танышларымнан Татарстан кем җире дип сорыйм, Русиянеке диләр, акыллыраклары урысныкы дими, Русия ди, тик берсенең дә бу татар җире дип кабул итәргә кыюлыгы җитми. Бу колония түгелме?
Татар да, башкорт та урыс мәктәпләрендә белем алырга мәҗбүр. Татарча гына укытсам, балам БДИны бирә алмаячак яки бик авыр булачак дип, дер калтырап торалар. Татарлар телләреннән үзләре бизсен өчен БДИны уйлап таптылар, аны бары тик урысча гына бирергә ярый диелде. Татарча белем алырга мөмкинлек тудырган университет бармы? Юк. Аны ачарга мөмкинлек бирмәделәр, хәзер бу аеруча мөмкин түгел. Татарстанда телне белү дә бернинди дә өстенлек бирми. Татар теле дәүләт теле булса да, номиналь, кәгазьдә генә. Ник Мәскәү безгә ничә, нинди мәктәп ачарга, нинди һәм ни рәвешле телләр өйрәнергә кирәклеген өйрәтә? Каян белә ул татар теленең үзенчәлеген, каян белсен ди ул безгә нинди алфавит кирәклеген? Аны без үзебез хәл итә алабыз. Әмма шушы гап-гади әйберне дә хәл итә алмагач, рөхсәт булмагач, без кол түгелме? Миңа, татарга, төртеп өйрәтергә кирәкми. Без – белемле, дәүләт тоткан милләт, куркыныч халык түгел.
Бу — еллар дәвамында урыс теленең өстенлек итү нәтиҗәсе
Сүз уңаеннан, латышлар менә үз телләренә кайтып бетте. Беләсезме, аларның да техник, математик терминнары югалып беткән иде. Бу – еллар дәвамында урыс теленең өстенлек итү нәтиҗәсе. Сантехника белгече үз телендә берни аңлата алмый иде, гел урыс сүзләрен кыстырды. 30 ел эчендә техник телне яңартты латышлар! Мәдәниятләрен торгыздылар. Ә татарга үз каһарманнарын искә алырга рөхсәт ителми. Хәтер көнен уздырырга ярамый, ә Тәре йөреше ярый.
Салымнар Мәскәүгә китә, ә аларның кимендә 50 проценты республикада калса, халыкның хезмәт хакы югары булыр иде. 10 тапкырга күбрәк. Дәшеп карады Миңнеханов, сөйләшәм диде. Әмма бетте, бүтән берни ишетелми.
— Сез читтәге татар милли хәрәкәтендә нәрсә өчен җавап бирәсез?
— Бернинди дә вазифам юк, чынында мин әле өйрәнәм генә, ниләр эшли алам — шуны карыйм. Бер генә сүз әйтә алам: тәкъдим яңгырагач, миндә икеләнү булмады. Шунда ук ризалаштым. Аңлыйм, туган якларга кайта алмыйм, барысын да күзәтәләр. Әмма милләт үсешенә өлеш кертә алсам, аның азатлыкка юлын кыскарта һәм тизләтә алсам, туган якларга кайтып йөрүемне корбан итә алам.
Карательләр системы барысын да юк итеп бара
Илдә калучылар берни әйтә алмый, пикетка чыга алмый, карательләр системы барысын да юк итеп бара. Шуңа без сөйлик дидек.
1990нчы елларда безнең аерым яши башлауга барлык мөмкинлекләр булды, әмма нидер тоткарлап калды, халык аңламадымы, әзер булмадымы – белмим. Әмма мондый мөмкинлек тагын булачак, шуңа безнең төп максат – ул өйрәтү, аңлату, кешеләрне әзерләү. Бу вәкаләтләрне бүлешү вакытын уздык, безгә ул кирәкми, тулы бәйсезлек булырга тиеш. Тигез хокуклы булганда гына килешеп була.
Элек мин федерализм булганда моңа ирешеп була дип уйлаган идем, әмма алай яшәр өчен Русиянең демократик ил булуы кирәк. Килеп чыкмады бит, барыбер империаль эчтәлеге бәреп чыкты.
— Үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип танучы оешманың эше чынында күпләргә аңлашылмый. Аңлату эшләре алып барырга кирәк дигәндә, кемгә сөйлисез? Мәсәлән, сезнең Халыкара оешмалар белән элемтә бармы?
— Без әлегә Европа илләренә Татарстан турында сөйлибез. Аның оккупациядә икәнен аңлатабыз. Русияне колониаль империя дип атыйбыз. Моны ишетергә, аңларга тиешләр. Табигать казылмалары барысы да тартып алына бит. Аллаһ Тәгалә якутлар яшәгән җирдә алмаз ташларын биргән. Әмма җирле халык алар белән куллана алмый. Хантыларны карагыз. Фәкыйрьлектә иза чигәләр. Аларга биш төрле балыкны гына тотарга рөхсәт ителгән. Колларга хуҗаларча өлеш чыгару бит бу.
Дөнья Русиядәге асаба халыкларның нинди хәлдә булганын аңларга, төшенергә тиеш. Корабны тиз генә борып булмый анысы. Шулай да Путин һәм аның такымы үзләре үк Русиянең җинаятьчел, агрессив дәүләт булганын ачыктан-ачык күрсәтә, дәлиллисе дә юк.
Сәясәтчеләр, депутатлар белән аралашырга кирәк. Төп максат – Европа дәүләтләре тарафыннан Татарстанны оккупацияләнгән җир итеп танулары. Мәсәлән, Латвия белән бу эш алып барыла ала. Мондый тәкъдим белән Украинага мөрәҗәгать юлланды. Башка оешмалар белән элемтәдә торуны әйтә алмыйм.
— Үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип танучы оешма сезнеңчә никадәр абруйлы? Сезне ишетәләрме, колак салалармы?
— Кимендә Латвия безне аңлый, алар үзләре 50 ел дәвамында оккупациядә яшәде. Ә без – 500 елдан артык. Ярдәм итегез дибез. Әлбәттә, безгә күбрәк, үҗәтрәк эшләргә кирәк. Әлегә Латвия сәясәтчеләр белән ул кадәр тыгыз аралашу бар дип әйтә алмыйм.
— Сөргендәге башка хөкүмәтләрнең тәҗрибәсен өйрәнгәнегез бармы? Мәсәлән, поляклар вакытында бик нәтиҗәле эшләгән. Аларның, башкаларның тәҗрибәләрен эшегездә кулланырга җыенасызмы?
— Кызганычка, бу мәсьәләне өйрәнмәдем. Белмим. Бу әйбәт сорау. Бәлки, чыннан да, башкалар узган юл безгә дә файдалы була алыр.
— Мәсәлән, Беларусның сәяси лидеры Светлана Тихоновская җитәкләгән оешма Беларусның күчмә кабинеты дип атала. Яңгыравык исем түгел, анда эшләүчеләр үзара министрлыкларга бүленми, әмма аларны беләләр, ишетәләр. Мәсәлән, алар хәзер читкә чыгып китәргә мәҗбүр булган беларусларның паспорт мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Меңләгән беларусларга Европада легальләшергә ярдәм итә, ягъни күп кешегә кагылышлы практик эш белән шөгыльләнә. Татарлар арасында да Русиядәге сәясәт белән риза булмыйча чыгып китүчеләр күп. Алар әле бер илдә, әле икенчесендә тинтерәп йөрергә мәҗбүр. Сөргендәге хөкүмәт аларга ярдәм итәргә җыенамы?
— Кызганычка, мин мондый мәсьәләнең бар икәнен белмим. Өйрәнергә кирәк булачак. Әлегә берни әйтә алмыйм.
— Үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип атаучылар турында еш кына буш сүз сөйләүче кешеләр оешмасы, бернигә дә тәэсир ясамаслык, маргиналь шәхесләрдән торучы оешма дип бәяләнә. Сез моңа ни диярсез?
— Маргиналлар дип үртиләр икән, ошамый икән, башкалар килсен дә эшләп күрсәтсен! Кем каршы? Безнең фикерләр туры килә икән, алар заманча эшли белә икән, проблем юк, кушылыгыз. Ичмасам, татарларның проблемнары турында кемнеңдер сөйләве әйбәтме, әллә тәмам берсенең дә булмавы хәерлерәкме? Бу оешма да юк икән, Русия хакимияте чәбәк-чәбәк итеп куаначак кына. Беркем булмавына мин гаепле түгел. Маргинналар дип әйтүчеләр кем алар? Алар нишләде? Эшләсәң, начар диләр. Эшләмәсәң дә тәнкыйтьлиләр. Килсеннәр, өйрәтсеннәр, эшләп күрсәтсеннәр!
Сөргендәге хөкүмәтләр тарихта сирәк күренеш түгел, андый мисаллар бар. Нигездә, мондый оешмаларны ватаннары басып алынган, яки кануни хакимиятләре куылган дәүләтнең бәйсезлеген, демократик яктан үсешен теләгән активистлар оештыра. "Сөргендәге хөкүмәт" феномены әсир милләтләрнең хокукларын яклау өлкәсендә шактый көчле сәяси корал булса да, аның төп проблемы булып канунилыгы, легитимлыгы кала, чөнки басып алынган ватан илдә аларны демократик кагыйдәләргә нигезләнеп сайларга юл куелмый, ә читтәге милли хәрәкәтнең тиешле оештыру эшен башкарып чыгу өчен мөмкинлекләре юк, йә ул еш кына бик зәгыйф булып кала.
— Сез кешеләр 1990нчы елларда бәйсезлеккә әзер түгел иде дисез. Хәзер татар әзерме?
— Мөмкинлек булачак. Элек суверенитетның өстенлекләрен аңлатучы булмады. Хәзер бу эш системлы башкарылырга тиеш. Аерым, үз үзеңә хуҗа булып яшәүнең өстенлекләрен аңлатучы зыялылар бар ул, әмма алар аны әйтми, чөнки белә торып төрмәгә берсе дә барып эләгергә теләми. Илдән активистлар, журналистлар кысрыклап чыгарылды. Кемгә кала бу аңлату эше? Безгә.
— Татарстан да, Башкортстан да бәйсез булды, ди. Башкортстанда, мәсәлән, татар теле статусы нинди булачак? Уфа татарлары мәсьәләсе ничек хәл ителәчәк?
Башкортстанда бер генә башкорт теле дәүләт теле булуын хуплыйм
— Без башорт активисты Руслан Габбасов ("Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган сәяси мөһаҗир - ред.) белән бу хакта сөйләштек, уртак тел таптык. Беренчел максат – башта бәйсезлеккә ирешергә кирәк. Татар белән башкорт аннары үзара килешә алачак. Мин, мәсәлән, Башкортстанда бер генә башкорт теле дәүләт теле булуын хуплыйм. Булсын. Телләр якын бит. Мин татар телен яки башкорт телен белсәм, аралашырга бернинди дә каршылык юк. 15 ел элек мин Башкортстанда башкорт милләтчесе белән очраштым. Син дә, мин дә милләтче, татар теле белән нишләргә дидем. Ачыктан сөйләштек, ул: "минем төп дошман – татар" диде. Татар теле башкорт телен юкка чыгара, башкортлар ассимиляцияләнә диде. Ни хикмәт, ул да, мин дә урысча сөйләшәбез. "Син башкортча беләсеңме?" дим. Юк булып чыкты. Мин дә татарча белмим. Димәк кайсы тел безнең туган телләрне юкка чыгара? Урыс теле. Татар белән башкортка урыс тыкшынмаса, алар килешә ала.
Бәйсезлеккә ышанам. Көнен, елын әйтә алмыйм. Әмма әлегәчә империяләрнең берсе дә исән калмады. Талау, басып алу белән шөгыльләнүче империя яшәргә тиеш түгел.
— Әтиегез Зәки Зәйнуллин латыш милли хәрәкәтендә актив эш итте, Латвия бәйсезлеге өчен көрәше аның хәрби карьерасына нокта куйды. Әмма аны бу туктатмады, татарлар, бәйсез Татарстан өчен көрәште. Ул читтән торып түгел, Ригадагы өен, эшен, элемтәләрен ташлап Казанга кайтып китте. Татарстан бәйсез була икән, Сез Европадагы комфортлы тормышыгызны Татарстандагы тормышка үзгәретергә әзерсезме? Кайтасыз икән, үзегезне кем итеп, кайда күрәсез?
— Миннән башка да Татарстанда акыллы, булдыклы шәхесләр күп дип саныйм. Алар миннән аермалы татарларны да яхшы белә. Әгәр чакыра калсалар, уйлармын. Ниндидер файда китерә аламдыр. Чынында уйламадым. Бәйсез булуын күреп, үсеш кичергәнен күрәсем килә.
Әтием 1988 елда Латвиядә бер генә латыш теле булырга тиеш дип чыгышлар ясады, аңлатты. Советлар Берлеге вакыты бит әле ул. "Латышлар бәйсезлеге артыннан ирек татарларга да килә, улым", дип беренче чыгышын ясарга дип мөнбәргә менде. Ул вакытта мин янында булдым. Ул да, мин дә Советларның армиясендә. Әти Ригадагы ракет училищесында укыта , мин анда белем алып, өч ел дәвамында язылган фәнни эшемне якларга тиеш идем. Ахыр чиктә аны эштән кудылар, минем карьерам исә бетте. Соңыннан шулай да мин Ростовта якландым.
— Ул вакытта әтиегезнең активизмын кабул иттегезме? Үкенү булдымы?
— Әти балачактан ук миңа СССРның нинди дәүләт булганын тамызып торды. Соңгы елларга таба коммунистларның режимы нәрсә икәне барысына да билгеле булды. Әйе, әтинең чыгышларыннан соң миңа эш бирмәделәр, читкә этәрделәр. Путч булгач, офицерлар сәлам бирмичә уза иде. Өч көн узуга йөгереп килделәр. Әти дә, мин дә оялырлык бер гамәл дә кылмадык. Нәрсәгә үкенәсе?
Әтием белән фикердәшләр булдык
Әтием инде мәрхүм. Мин аның эшен дәвам иттерәм. Ул активрак иде, мин сүлпәнрәк булдым. Әтием белән фикердәшләр булдык. Әтиләр уздырган урам җыеннарына мин дә Ригадан кайта идем, күзәтәләр иде, төрле провакацияләр дә оештырып карадылар, барып чыкмады.
— Әле Сезнең Ригада төп эшегез нидән гыйбәрәт? Сезнең Русиянең татарларга карата колониаль сәясәт алып бара дип чыгышлар ясавыгыз турында ни уйлыйлар? Мәсәлән, шул ук Латвия татарлары? Сездән читләшүчеләр яки килеп кушылучылар бармы? Гомумән, татарлар нишли Латвиядә?
— Латвиядә татар-башкорт мәдәни оешмасы бар, ул рәсми теркәлгән, мин – аның рәисе, әмма активлык кимеде. Татар буларак Латвиянең өч президентының киңәшчесе булдым. Татарлар исеменән чыгыш ясадым. Латвия безгә бина бирде, якшәмбе мәктәбен булдырырга ярдәм итте, аны финанслый. Мәгез, эшләгез генә диләр. Грантлар да бар. Без вакытында Балтыйк сабантуен оештырдык – Эстония, Латвия, Литва берләште. Унбишләп булды алар, Европа сабантуен да оештырдык. Әмма бу эшләр тукталды.
Мондый эшләрнең кимүенең сәбәпләре бар, миңа дини эшләр йөкләнде. Бер вакытта да җитәкчелеккә омтылмадым, әмма хакимият үзе сорады. Бүген – мин Латвиянең мөфтие. Оештыру, төзү эшләре күп.
Тагын бер "Идел" татар оешмасы бар, әмма аның оешма башлыгын Путин яклы кеше дип саныйм. Европа татарлары альянсына кушылган татарлар – ышанычсызлар. Алар Русия сәясәте яклы, аларның кубызына бии.
Ачыктан-ачык Путин яклы сөйләүче татарны күрмәдем
Минем чыгышларга карата фикерләр төрле: кемдер хуплый, кемдер курка, шыпырт кына утыр, куркыныч дип киңәш бирәләр. Әмма ачыктан-ачык Путин яклы сөйләүче татарны күргәнем булмады. 2000нче еллардан бирле җәмәгатьчелек эше белән шөгыльләндем, минем оешмага йөрүчеләргә бәйсезлек турында тамызып тордым .
Сабантуйларга меңгә якын кеше килә иде, чәй эчәргә килгәндә барысы да тиз җыела. Ә мөһим эш турында сүз кузгатылса, берсе юк. Бу кайда да шулай, мин моның Латвиягә хас күренеш түгел дим.
— Ә мөфти буларак нишлисез?
— 2003 елда бу вазифага чакырдылар, 10 ел эшләдем. Бу вакыт эчендә 120 дүрткел метрлык бина сатып алынды, аны мәчет итеп оештырдык. 2004 елдан бирле биредә җомга намазлары укыла, никах укыту, мәетне озату, балага исем куштыру йолалары да башкарыла. Латвиядә яулыктан паспортка фотога төшәр өчен белешмә кирәк, аны без ясыйбыз.
Мине кәнәфи өчен көрәшә дип гаепләделәр
2013 елда 280 мең еврога ике катлы йорт сатып алырлык акча таба алдык. Ул вакытта акча аркасында ыгы-зыгы китте, мине кәнәфи өчен көрәшә дип гаепләделәр, барлык ачкычларны тоттырдым да китеп бардым. Ике ел элек яныма шул ук кешеләр килеп, яңадан вазифага кайтырга сорады. Бу бинага ремонт ясыйсы бар иде, бүген шуның белән мәшгульбез. Мөселманнар аз булган илдә мөселманнар үзләрен ничек тотарга тиеш – шуларны аңлатабыз. Кануннар үтәлергә тиеш, алар исламга каршы түгел, исламның үрнәге кебек йөрегез дип җиткерәбез. Ислам, мөселманнар турында хакимияткә дә аңлату эшләрен башкарабыз.
Мәхәлләдә күпчелек таҗик, үзбәк, мисырлы, индуслар, пакъстаннар. Соңгы Корбан бәйрәменә мәчеттә урын җитмәде. Татарлардан даими 6-7 кеше йөридер. Латвиядә якынча 3 мең татар исәпләнә. Латышлар арасында исламны кабул итүчеләр бар. Күп түгел, әмма бар андый очраклар.
Минем дини белемем юк, Коръәнне дә тәҗвидкә нигезләнеп укый алмыйм. Имам буларак намаз укытмыйм. Вәгазь сөйләмим. Минем өстә эшне оештыру, мәчет биналарын булдыру, аларны арттыру, хакимият белән эш итү. Латвиядә мөселман гыйбадәтханәләр икәү генә. Вәгазьләр урыс, инглиз, гарәпчә укыла.
— Латвия хакимияте латыш телен кем белми, ватандашлык, башка документларсыз кала ала иде дип аңлатты. Татарлар арасында һаман да латыш телен белмәгән, аларның Русиягә кайтарылып җибәрелгән очраклары булдымы?
— Латыш телен укырга мәҗбүр итәләр дип лаф оручылар булды, әмма алар бик аз иде. Алар Русия ватандашлары булып, монда яшәргә рөхсәт алучы кешеләр. Яшисез килә икән, иң примитив дәрәҗәдәге имтихан бирегез дә рәхәтләнеп яшәгез диелде. Нинди проблемы бар? 30-40 еллап яшәп, берничә кәлимә сүз дә латышча өйрәнмәгән кешегә ни дияргә соң? Пенсия вакытлары җитеп, Русиядә күбрәк түлиләр дип Русия ватандашлыгына кайтучылар да булды, әмма күченеп китмичә Европа илендә яшәүне дәвам иттерергә теләделәр.
Принципиаль тел өйрәнмиләр икән, бу – рашистлар. 15 ел элек латыш милләтчеләре мондый кешеләрне нишләтәсе дип миннән сораганнары булды, бушлай латыш теле курсларын оештырыгыз, дидем. Ясадылар. 2009 елларда татар әбиләре үк ул курсларга йөрде, өйрәнде. Татарлар кайда яши, шул илнең телен өйрәнә ул. Мин моны матур күренеш дип саныйм.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум