Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәтин Өмәр: “Румыниядә татарлар дәүләттән басым күрми, ләкин катнаш гаиләләр саны арта”


Мәтин Өмәр
Мәтин Өмәр

Румыния татары, тарихчы Добруҗа җирлегендә яшәүче кырымтатарларның яшәеше, проблемнары, телне югалта барулары турында Азатлык Радиосына сөйләде.

Румыниядә татарлар дәүләт тарафыннан басым күрмичә яши башлаганнан соң миллилекләрен җуя башлады, ди кырымтатар тарихчысы Мәтин Өмәр. Бүген Добруҗадагы татарларның төп проблемы — телне югалта баруы. Бу мәсьәләнең сәбәбе — ХХ йөз уртасында Румыниядә хакимлек иткән коммунистлар режимында татарның яшәеше үзгәрүендә. Азатлык Радиосына биргән әңгәмәдә Мәтин Өмәр Румыниядә татарларның үткәне, бүгенге яшәеше, миллилеген җуя баруларына карамастан киләчәккә өмет саклануы турында сөйләде.

Румыния татарлары

Төрле чыганакларга күрә, Румыниядә 20-40 меңләп кырымтатар яши. Алар, нигездә, Добруҗа җирләрендә көн күрә. Бу — Румыния-Болгарстан чигендә урнашкан Кара диңгез буендагы җирлек. Кырымтатарларның күпчелеген Русия Кырымны 1783 елда басып алганнан соң — XVIII–XIX гасырлар дәвамында — Кырымнан бу җирләргә күченеп китәргә мәҗбүр булучылар тәшкил итә. Шулай да Румыниядә татарлар Алтын Урда чорында да яшәве билгеле.

Румыниядәге кырымтатар диаспорасы Көнчыгыш Европа илләрендәге кырымтатар диаспоралары арасында иң яхшы сакланганы, оешканы санала.

Румыния парламентына кырымтатарлар канун нигезендә бер кырымтатар депутатын сайлый. Хәзерге чакырылыш парламентында кырымтатарларны Көстәнҗәдән Амет Варол вәкиллек итә. Татар берлегенә ел саен бюджеттан 1 миллион евро бүленә.

Ел саен 13 декабрьдә Румыниядә рәсми рәвештә кырымтатар милли көне билгеләнә. Бу — 1917 елның 13 декабрендә Бакчасарайда Кырымтатар корылтаенда беренче җөмһүрият игълан ителү көне.

"Румыниядә татарлар рәхәт яши, басым күрмиләр"

— Мин Добруҗа бүлгесендә Көстәнҗә һәм Мәҗидия шәһәрләре арасында яшим. Гаиләм — туып үскән урыным Мәҗидиядә көн күрә, үзем — Көстәнҗәдә университетка йөреп эшлим, — ди ул. — Мәҗидия — Румыниядә яшәгән кырымтатарлар өчен бик мөһим бер шәһәр. 40 мең кеше яшәгән калада 5-7 мең татар гомер итә.

— Румыниядә татарларның саны төрлечә күрсәтелә. Рәсми статистикага карасаң, алар 20-24 мең чамасы. Шулай да татарларның саны 40 меңгә җитә дип сөйләү киң таралган.

Татарлар Көстәнҗә тирәсендә тупланып яшәвен дәвам итте

— Рәсми халык санын алу мәгълүматларына күрә, Румыниядә 20-21 мең татар яши. Җирле татарларны берләштерүче Татар һәм төрки-мөселманнар демократик берлеге бу рәсми статистиканы кабул итми. Алар Румыниядә татарларның чын саны якынча 30-40 мең дип белдерә. Берлек үз көче белән җанисәп тә үткәрде.

Тарихка күз салсак, Румыниядә кырымтатарларның саны бик зур булган. 1878 елда (1877-1878 елларда барган урыс-төрек сугышыннан соң Румыния бәйсезлек ала) Добруҗада күпчелекне татарлар белән төрекләр тәшкил иткән. Соңрак алар Госманлы империясенә күченә башлый. Шуннан бирле Румыниянең бер бүлгесендә дә татар-төрекләр күпчелекне тәшкил итмәде. Шулай да татарлар Көстәнҗә тирәсендә тупланып яшәвен дәвам итте.

— Ни өчен хәзер татарларны ике тапкырга — 40 меңнән 20 меңгә азайтып күрсәтәләр?

— Моның берничә сәбәбе бар. Беренчесе — Румыниядә татарлар һәм төрекләр аерым санала. Татар һәм төрки-мөселманнар демократик берлеге татарларның күбесе төрек буларак язылган дип саный. Янәсе, җанисәп үткәрүчеләр татарларны төректән аерып тормыйча исәпләгән. Икенче сәбәп — соңгы елларда катнаш гаиләләр киң таралды. Җанисәп оештыручылар аларны румын дип саный. Нәтиҗәдә рәсми саннарда татарлар азрак күренә.

— 2021 елда Румыниядә узган халык санында татарлар күпме булды?

Җанисәп үткәрүчеләр татарларны төректән аерып тормыйча исәпләгән

— Әлегә татарларның күпме икәне хәбәр ителмәде. Әмма халык саны кимүен исәпкә алып, татарлар саны 17-18 меңгә төшкән дип уйлыйм. Беренчедән, хәзер Румыниядә туучылар саны азая, икенчедән, халыкның бер өлеше Европага эшләргә күчеп китә. Алар арасында татарлар да бар.

— Румыниядә Төркиянең йогынтысы никадәр? Заманында татар мәктәбе урынына татарлар төрек мәктәбендә белем алды.

— Милләтнең лидерлары Төркиядән ярдәм алыр өчен төрекчә укыттылар. 1990нчы еллардан, ягъни коммунистлар дәвере тәмамланганнан соң бары бер үзәк — Төрек оешмасы корылды һәм татарлар шуның тирәсендә тупланды. Соңрак аңлашылмаучанлык килеп туганнан соң татарлар аннан аерылып чыкты.

— Сез катнаш гаиләләрне искә алдыгыз. Бүген татар кызлары-егетләренең румыннар белән өйләнешүе никадәр киң таралган?

— Андый рәсми саннар юк. Шулай да 1990нчы елларга кадәр катнаш гаиләләр юк дәрәҗәсендә иде. Соңгы елларда алар артты.

— Бу ассимиляция нәтиҗәсеме?

1990нчы елларга кадәр катнаш гаиләләр юк дәрәҗәсендә иде. Соңгы елларда алар артты.

— Моны ассимиляция дип әйтү күпертеп күрсәтү булыр иде. Бу мәсьәлә татарларның Румыниядә рәхәт яшәүләренә бәйле. Алар дәүләт тарафыннан басым күрми. Татарларга үзләрен саклап калу өчен дәүләт ярдәм күрсәтә. Шуңа да моны табигый бер күренеш дип әйтергә була. Татар-румын гаиләсендә туган бала татар теле дәресләренә, татар үзәгенә йөри. Һәрбер гаиләнең ирекле ихтыяры.

— Без күптән түгел шагыйрә Гюнер Акмулла белән сөйләштек. Ул Румыниядә яшәүче татарлар арасында ассимиляция тизәйде, матбугат юкка чыгып бара, мәктәпләр бетте дип белдерде.

— Мин ассимиляция төшенчәсен дәүләтнең бер сәясәте буларак кабул итәм. Чынлыкта, эш — кешенең миллилеге җуелуында. Туган телдә сөйләшү аз, гореф-гадәтләр еш үтәлми. Румыния азчылык халыкларга ярдәм итә. Мәсәлән, татарларга ел саен бюджеттан 1 миллион евро бүленә. Бу акчага мәдәни фестивальләр оештырыла, милли оешманың бүлекләрендә татар теле курслары, тарих дәресләре уздырыла, китаплар бастырыла. Һәрбер азчылыкның, шул исәптән татарның да Румыния парламентында бер депутаты бар. Дәүләтнең башка оешмаларында да татарның бер вәкиле билгеләнгән. Азчылыкларның генераль секретарьлеге бар, җитәкчесенең ярдәмчесе шулай ук— татар. Җирле сайлауда да татарлар катнаша, безнең анда үз депутатларыбыз бар. Әлеге ярдәм чараларыннан файдаланырга мөмкин.

— Румыния хөкүмәте татарларга ярдәм күрсәтә икән, алайса ни өчен татарлар миллилеген җуя?

— Яхшы сорау. Кешеләр үзләренең татар икәнен белә, ләкин татарча сөйләшүләр кими, ул гаиләдә генә калды. Хәзер курсларга да йөри башладылар.

"Коммунистлар режимында татарлар авыр яшәде"

— Бу проблемнар ХХ гасыр уртасында Румыниядә коммунистлар режимы урнашканнан соң башландымы? Ягъни ул чорда татарларга басым барды, татар авыллардан шәһәргә күченде.

Татарларга ел саен бюджеттан 1 миллион евро бүленә

— Румыния татарларының төп проблемнары коммунистлар вакытында башланды. Дөнья сугышлары арасында — 1930нчы елларда — Докурҗада кырымтатар милли хәрәкәте Кырымда дәүләт кору мәсьәләсен күтәрде. Чөнки монда кырымтатарларның мөһим бер катламы яшәде. Икенче дөнья сугышы тәмамлану белән — Румыниягә коммунистлар килгәннән соң — бу хәрәкәтнең эше туктады. Советлар берлеге 1944 елның 18 маендагы сөргеннән соң кырымтатарны милләт буларак танымады. Румыниядә дә татарларга карата шундый мөнәсәбәт булды. 1960нчы елларда татар мәктәпләре эше туктатылды. Имамнарны әзерләгән бер мәдрәсә бар иде — аны да яптылар. Милли мәсьәлә хакында да сөйләшүләр булмады. Татарлар да, башка азчылык халыклар да коммунистлар режимы вакытында бик авыр яшәде. 1990нчы еллар башында татарлар арасында күтәрелеш башланды.

— Бу чорда Румыниягә татар теле дәреслекләре һәм укытучылары Татарстаннан китерелә башлады, дип сөйләгән иде тарихчы Тасин Җәмил Азатлык Радиосына. Бу румын хакимиятләренең НАТОга кушылган Төркия белән татарларның барлык элемтәләрен тыюы белән аңлатыла. Ул чорда Казан татарларының нинди йогынтысы булган?

Румыниядә коммунистлар режимы мондагы татарларны Казан татарларына бәйләп куярга теләде. Бирегә Казаннан татарча китаплар китерелде, ләкин ул дәреслекләрне укытучылар да укый алмады.

— Бу хәл 1950нче елларда булды. Совет берлегендә Мәскәү кырымтатарларны милләт буларак танымады. Румыниядә коммунистлар режимы да әлеге сәясәтне алып барды һәм мондагы татарларны Казан татарларына бәйләп куярга теләде. Бирегә татарча китаплар китерелде, ләкин ул дәреслекләрне укытучылар да укый алмады. Соңрак аннан ваз кичтеләр. Бу озак бармады, берничә ел гына дәвам итте.

— Хәзер Румыниядә татар авыллары ни хәлдә?

— Кырымтатар авыллары бик аз калды, анда халык саны кимеде. Коммунистлар чорыннан башлап татарлар шәһәрләргә күчеп утырды, кешеләр фабрикаларда эшләргә китте. Шулай да кайбер авылларда кырымтатарлар бар әле. Мәсәлән, Хасанҗы, Амзачи һәм башкалар. Татарлар өчен мөһим авыл булган Азаплар авылында бүген беркем яшәми — бәлки бары бер-ике гаилә калгандыр.

"Кырым белән элемтәдә тору нык кыен"

— Былтыр "Ике дөнья сугышы арасында Румыниядәге төрек-татар җәмгыяте һәм Төркиягә мөһаҗирлек" ("İki Dünya Savaşı Arasında Romanya'daki Türk-Tatar Toplumu ve Türkiye'ye Göçler") дип аталган китапны тәкъдим иттегез. Бу чорда Добруҗа җирлеге күпме кырымтатарны югалткан?

— Беренчедән, Румыниядән Төркиягә күчкән татарларның рәсми статистикасы юк. Икенчедән, күчүчеләрнең асылын төрек һәм татарлар тәшкил иткән. Аларны бу очракта аерып булмый. Шуңа да мин ике дөнья сугышы арасында 115 мең төрек һәм татар күчеп утырган дип саныйм. Шуның нәтиҗәсе буларак Добруҗа төрек һәм татар халкыннан бушап калды. Алар, нигездә, Төркиянең Искешәһәр, Полатлы, Эдирне, Чорум тарафларына барып урнашты.

— Бүген Төркиядә һәм Добруҗада яшәүче татарлар арасында элемтә сакланамы?

Советлар берлеге 1944 елның 18 маендагы сөргеннән соң кырымтатарны милләт буларак танымады. Румыниядә дә татарларга карата шундый мөнәсәбәт булды.

— Бу элемтәләр көчле. Кырымны Русия үзенә кушканнан соң кырымтатарларга ярдәм итүдә Румыния һәм Төркиядәге татарлар бергә эшли. Бүген Румыниядә яшәгән һәр татар гаиләсенең Төркиядә туганнары бар, шуңа да аралашу дәвам итә. Дөрес, коммунистлар вакытында элемтәләр тоту авыр булды.

— Бүген Добруҗа татарларының Төркиягә күчеп китү күренеше күзәтелмиме?

— 1990нчы еллар башында эшләргә дип Төркиягә китүчеләр күп иде. Хәзер андыйларның саны бик аз. Монда яңа бер феномен хасил булды: заманында Румыниядән Төркиягә күчеп киткән татарларның балалары һәм оныклары Румыния ватандашлыгы алырга тели. Алар мондый адымга Румыниядә яшәр өчен түгел, ә Европа берлеге ватандашы булыр өчен бара. Бу аларга яхшы эшкә урнашуда, университетларга укырга керүдә форсат тудыра.

— 2014 елга кадәр Кырым белән Румыниядә яшәүче татарлар арасында элемтәләр көчле булса, Кырым аннексиясеннән соң алар никадәр үзгәрде?

— 2014 елга кадәр кырымтатарлар Кырымга елына бер тапкыр булса да барып йөри иде. Ел саен 18 майда алар Акмәчет мәйданына җыелды. Башка тарихи урыннарны зыярат итте. Румыниягә Кырымнан татарлар килеп йөрде һәм фестивальләр уза торды. 2014 елдан соң бу сәфәрләр тукталды. Әлбәттә, кешеләр арасында аралашулар бар. Шулай да Кырымда кешеләр сөйләшергә курка. Бу Русиянең басымына бәйле. Безнең бер якын дустыбыз Эрвин Ибраһимов бар иде. Ул, мәсәлән, юкка чыкты. Шуңа да бу шартларда элемтә тоту нык кыен.

— Румыния татарларында Кырымны аннексияләгән, Украинага каршы сугыш башлаган Русиядән курку хисе бармы?

Кырымда кешеләр сөйләшергә курка. Бу Русиянең басымына бәйле.

— 2014 елда Русия Кырымны үзенә кушканнан соң Румыния татарлары Кырымда яшәгән кырымтатарларга ярдәм итәргә теләде, бергә эшчәнлекне дәвам итәргә омтылды, кулыннан килгәнчә эшләргә тырышты. 2015 елда Дөнья кырымтатар конгрессы оешты. Аның оешуында Румыния татарлары да катнашты. Көстәнҗәдә Русиянең консуллыгы каршында протестлар, митинглар үтте. Украинага каршы сугыш башланганнан соң качакларга ярдәм күрсәтелде. Монда татарлар Русиядә нинди сәясәт алып барылуын, андагы кешеләрнең авыр шартларда яшәгәнен беләләр, ләкин кулыннан килгәнне эшләргә тырышалар.

Бездә ачыктан-ачык Русиянең сәясәтен хуплаучы юк. Әмма 2016 елдан соң Румыния парламенты сайлавында татарлар депутатсыз калды. (Румыния Үзәк сайлау бюросы татар намзәтләрен теркәмәде) Монда Русиянең йогынтысы бармы, юкмы — әйтүе кыен, ләкин 2014 елда Кырымның аннексиясеннән соң татарлар дүрт ел дәвамында депутатсыз булды. Дөрес, 2020 елда сайлауда кабат татар депутаты сайланды. Татарларның вәкиле булып Татар һәм төрки-мөселманнар демократик берлегеннән Амет Варол тора.

"Татарстанда демократия тарафдары булган татарлар кыен хәлдә яши"

— Аннексиядән соң Кырымда кырымтатар тарихы языла. Аны Татарстан белән берлектә әзерлиләр. Анда сүз Румыния татарлары турында да бара. Анда катнашасызмы?

Тарих азат язылмаса — ул яхшы булмас. Иншалла, яхшы язылыр, әмма…

— Юк, мине чакырмадылар, ләкин анда тарих язу журналистикага охшаган. Тарихчылар ирекле язмыйлар. Тарих азат язылмаса — ул яхшы булмас. Иншалла, яхшы язылыр, әмма…

— Сезнең Татарстан белән элемтәләр бармы?

— Кызганыч, Татарстанга бер тапкыр да барган булмады. Элегрәк Румыния татарлары Казанга йөри иде. Бүген демократия һәм хокук тарафдары булган татарлар да Татарстанда кыен хәлдә яши. Ул якларны зыярәт итү катлаулы кебек күренә. Румыния яки Европа берлегеннән Русияне зыярәт итәргә киткән кеше асылда Мәскәү сәясәтен бераз хуплаучы санала.

"Татар мәктәбен ачуда татар лидерларыннан гайрәт күрсәтү кирәк"

— Бүген Румыниядәге татарларның төп проблемы ни?

Кырымтатарча бары өйдә сөйләшәләр

— Төп проблем — телнең югалып баруы. Мәктәп булмаганга күрә, тел бетеп бара. Кырымтатарча бары өйдә сөйләшәләр. Балалар телне ата-аналардан, әби-бабаларыннан тагы да начаррак белә.

Румыниядә татар мәктәбе юк. Татар һәм төрки-мөселманнар демократик берлегенең 30-35 бүлегендә татар теле һәм мәдәнияте укытыла. Моннан тыш, Көстәнҗә университетында татар мәдәнияте һәм тарихыннан дәресләр бирелә.

— Канун нигезендә татар мәктәбе тоту рөхсәт ителүенә карамастан, ни өчен кырымтатар телен өйрәткән мәктәп оештырып булмый соң? Бу Добруҗада татарларның сибелеп яшәвенә бәйлеме?

1960нчы елларга кадәр университетта татар факультеты бар иде

— Асылда бу зур проблем. Эш шунда ки, 1960нчы елларга кадәр университетта татар факультеты бар иде. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләнде. Университетта татар факультеты булсын өчен фән докторлары, белгечләр кирәк. Хәзер белгечләр юк, шуңа кырымтатар телчеләре дә әзерләнми. Бүген татар теле курсларын телне белгән, ләкин башка өлкә белгече булган кешеләр алып бара.

Татар мәктәбен ачуда кануннарда бернинди каршылык юк, ләкин татарлардан, аларның лидерларыннан бер гайрәт күрсәтү кирәк. Чөнки башка азчылык халыкларның мәктәпләре бар. Әйтик, маҗарларның хәтта университетта маҗарча белем биргән факультеты бар. Моннан файдаланырга кирәк.

— Мисал өчен, татарлар тупланып яшәгән Мәҗидиядә моны эшләп булмыймы?

— Берникадәр эш башланды, нәтиҗәләрен күрербез.

— Мәчетләрдә вәгазьләр нинди телдә бара?

— Төрекчә, әмма кырымтатарча алып барган мәчетләр дә бар.

— Сез Румыниядә кырымтатарларның киләчәген ничек күрәсез?

— Мин киләчәккә өмет белән карарга тырышам. Асылда шулкадәр мөмкинлек бар — китаплар бастырырга, аерым дәресләр оештырырга, оешмага ярдәм күрсәтергә була. Румыния татарларының киләчәген яхшы күрәм.

Мәтин Өмәр

Мәтин Өмәр — Румыниядә яшәүче татар тарихчысы. Ул Көстәнҗә Овидий университетының тарих бүлеге укытучысы һәм Кара диңгез тикшеренүләр институты галиме. Тарихи китаплар авторы. Галим Румыния татарларының үткәнен өйрәнә. 2023 елда ул татар-төрек җәмәгатьчелегенә "Ике дөнья сугышы арасында Румыниядәге төрек-татар җәмгыяте һәм Төркиягә мөһаҗирлек" ("İki Dünya Savaşı Arasında Romanya'daki Türk-Tatar Toplumu ve Türkiye'ye Göçler") китабы тәкъдим итте. Бу чор Румыниядәге кырымтатарлар өчен авыр чор санала. Алар Төркиягә һиҗрәт кылырга мәҗбүр була, коммунистлар режимында иза чигә һәм мәхәллә буларак яшәү рәвешен югалта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG