Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары да Русиянең телләр канунын тикшерде


Телләр турындагы канунда үзгәрешләрне тикшерү утырышы
Телләр турындагы канунда үзгәрешләрне тикшерү утырышы

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышында “Русия халыклары телләре турындагы канун”га кертеләчәк үзгәрешләрне тикшергәндә фикерләр икегә бүленде.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Анда “Русия халыклары телләре турындагы канун”га үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе каралды. Әлеге үзгәрешләр турында төп чыгышны Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов ясады:

– Белүегезчә, “Русия халыклары телләре турында канун” бар. Узган елны кайбер милли республикалардагы җәмәгатьчелек вәкилләре урындагы дәүләт телләрен укытуга каршы Мәскәүдә түгәрәк өстәл үткәргән иде. Анда Башкортстан вәкилләре башкорт, Татарстан вәкилләре татар телен дәүләт теле буларак укытуга каршы булуларын, аның урыс телен укыту исәбенә башкарылуын билгеләгән иделәр. Инде килеп, “Русия халыклары телләре турында канун”га үзгәрешләр һәм өстәмәләр тикшерелә башлады. Дөрес, ул барлык җәмәгатьчелеккә чыгарылмый, җирле парламентларга гына җибәрелгән. Татарстан парламенты комитеты ул үзгәрешләргә каршы карар кабул итте.

Вил Латыйпов чыгыш ясый
Вил Латыйпов чыгыш ясый
Безнең яңа парламент бу мәсьәләне карармы, әлегә билгеле түгел. Белүегезчә, бездә хәл катлаулырак. Беренчедән, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов башкорт телен укыту ата-ана ихтыярында дип белдергән иде. Моның белән ул башкорт теленең дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылуына каршы икәнлеген әйтте. Икенчедән, Башкортстанда татар теле дәүләт статусына ия түгел. Шуңа җирле дәүләт телләре турында фикерләр каршылыклы.

Мәскәүдә үткән узган елгы ул чарада Башкортстан татар ата-аналарының да булуы турында хәбәрләр булган иде. Алар да башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы. Федераль канунга үзгәрешләрдә субъектларның дәүләт телләре статусы калган телләр дәрәҗәсенә төшә. Ягъни, мәхкәмәләр, рәсми чаралар урыс теле белән беррәттән субъектлардагы дәүләт телләрендә алып бару мәҗбүри булмаячак. Урам исемнәрен ике телдә язу, вокзалларда, җәмәгать транспортында ике телдәге белдерүләр туктатылачак. Милли республикаларның дәүләт телләрен куллану дәрәҗәсе кысылачак. Бу үзгәрешләрдә ниндидер “Русия милләте” дигән төшенчә дә кертелгән. Бу урыс булмаган милләтләрне барсын бергә шул яңа исем астына куып кертү дигән сүз. Без бу үзгәрешләргә күз йомып кала алмыйбыз.

“Азатлык” татар яшьләре хәрәкәтенең Уфа бүлекчәсе рәисе Алмаз Хәбибуллин:

Алмаз Хәбибуллин
Алмаз Хәбибуллин
– Без ике дистә ел татар теленә дәүләт теле статусы бирү турында сүз алып барабыз. Шул гомер эчендә күпме чараларда, корылтай-конференция карарларына бу кертелде. Ләкин безнең таләпләр үтәлми. Бу “Русия халыклары телләре турында” канунга тәкъдим ителгән үзгәртүләрдә әгәр безнең татар теле башкорт теле белән бер статуска күчүе каралган икән, мин моны хуплыйм.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов:

Кадерле Имаметдинов сөйли
Кадерле Имаметдинов сөйли
– Соңгы дистә елда республикада күпме татар мәктәбен яптылар, югару уку йортларындагы татар бүлекләре кыскара. Татар класслары булганнарында да ата-аналар балаларын туган телендә укытмый. Чөнки мәктәпләрдә мәҗбүри башкортча укытылганга балаларын туган тел сыйныфына бирми. Алар чит тел, урыс, башкорт телләре мәҗбүри укытылгач, балалары артык көчәнмәсен өчен татар классларына бирүдән баш тартырга мәҗбүр. Мин бу шартларда Башкортстанда башкорт телен көчләп тагуга каршы. Һәр милләт үз телен укытсын өчен шартлар тигез булырга тиеш. Шуңа бу канунга үзгәрешләрне без ныклап тикшереп, аның безгә – Башкортстан татарына уңай һәм тискәре якларын өйрәнгәннән соң гына бер карарга килергә тиеш дип исәплим.

Чыгыш ясаучылар арасында Русия дәүләт думасының бу адымын милли республикаларны, телләрне бетерүгә юнәлдерелүен, татар-башкорт каршылыкларына карамый каршы карар кабул итергә тәкъдим итүчеләр дә булды. Алар уенча, моңа күз йомып калу беткә үч итеп тунны утка ягуга бәрабәр булачак.

Утырыш әлеге мәсьәләне алдагы җыелышка калдырды.

Чарада шулай ук Зәки Зәйнуллинны яклау мәсьәләсе дә каралды. Элегрәк хәбәр итүебезчә, билгеле язучы, милләтпәрвәр Зәки Зәйнуллин “Звезда Поволжья”да көн күргән мәкаләсе өчен тикшерелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, аны Казанга алып китү өчен килгән булганнар. Алар мәхкәмә карары күрсәтмәгән, ике якның үзара тарткалашлары вакытында Зәки Зәйнуллинның кан басымы күтәрелеп ул хастаханәгә озатылган иде. Инде язучының хәле әйбәтләнгән, ләкин аның хастаханәдән чыгарылмавын хәбәр итәләр. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Татарстанның көч структураларына мөрәҗәгать итәргә карар итте. Анда “Звезда Поволжья”да көн күргән мәкаләдәге урыс халкына каршы кайбер дорфа җөмләләргә игътибар итмәскә, Зәки Зәйнуллинның фәннәр докторы, билгеле язучы һәм өлкән яшьтә икәнлеген искә алып, басымны туктатырга чакырылган.
XS
SM
MD
LG