Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православлар медицина уку йортларында дин белеме кертергә чакыра


Путин православ чиркәү әһелләре белән очраша (архив фотосы)
Путин православ чиркәү әһелләре белән очраша (архив фотосы)

Самарда узган православ табиблар корылтаенда "соңгы вакытларда медицинаның чиркәү рөхсәте булмаган юллар белән дәвалавы" турында әйтелде.

Узган атна Самарда православ табибларның IV корылтае узды. Русия православ чиркәве башлыгы патриарх Кирилл корылтай делегатларына юллаган мөрәҗәгатендә "православ табиблар авыруларны Инҗил кушканча дәваларга тиеш" дип белдерде.

"Кызганычка каршы соңгы вакытларда табиблар эшчәнлеге еш кына чиркәү тәгълиматына каршы килгән ысулларга нигезләнә. Бу уңайдан православ табиблар ходайга каршы бу ысулларны фаш итәргә һәм үзләре дә Инҗил кушканча дәваларга тиеш", диелгән патриарх җибәргән сәламләү хатында.

Самара медицина университеты ректоры Геннадий Котельников Самар телевидениесенә, Русиядә мөселманнар да яши, бу - кирәкле эш, әмма сак булырга кирәк, дип белдерде.



Корылтайда күпмилләтле һәм күпдинле дәүләттә табиблар һәм дин вәкилләренең кешеләрнең сәламәтлеге хакына хезмәттәшлек итү юллары тикшерелде. Җыен кысаларында атакайлар һәм табиблар Самар медицина академиясендә булып бу эшкә студентларны да җәлеп итү турында сөйләште.

Корылтай әзерләгән тәкъдимнәр арасында Русиянең медицина университетларында теология факультетларын ачу турындагысы да бар иде.

Хөрмәтле укучылар, сез бу турыда ни уйлыйсыз? Медицина уку йортларында дин белемен (теология) кертү кирәкме? Фикерегезне форумда әйтә аласыз.
XS
SM
MD
LG