17 октябрь көнне хокук яклау оешмасы Walk Free Foundation-ның коллыкка багышланган хисабы игълан ителде. Әлеге оешма дөньяда бүген 30 миллионлап кол барлыгын белдерә.
Рейтингны төзүчеләр “хәзерге коллык” төшенчәсенә эш һәм җенси коллыкны гына түгел, ә бурычка батуны да керткән.
Русия рейтингта 49-нчы урында. Элекке Советлар берлегенә кергән илләрдән Үзбәкстан 47-нче, Азәрбайҗан 51-нче, Беларус 111-нче урында килә.
162 ил кергән исемлектә беренче урынны Мавритания алган. Аннан соң Һаити, Пакстан, Һиндстан килә.