Пәнҗешәмбегә каршы төндә билгесез кешеләр шәһәрнең Ворошилов районында урнашкан мәчеткә яндыргыч шешәләр аткан. Мәчет каравылчысы Илһам Лутфов Азатлык радиосына төнге икеләр тирәсендә мотоцикл һәм шешә ватылу тавышына чыкканлыгын һәм ватылган утлы шешәләрнең януын күргәнлеген белдерде.
Сишәмбегә каршы төндә Киров районындагы мәчеткә дә мотокциклда килгән кешеләр нәкъ шундый һөҗүм ясаган иде. Әмма бу соңгы һөҗүмдә, анысыннан аермалы буларак, шешәләр тәрәзәне вата алмаган, ә тәрәзәнең тышкы ягындагы тимер рәшәткәгә бәрелеп ватылган. Илһам Лутфов мәчетне саклаучы башка кешеләр белән бергә утлы шешәләрне тиз генә сүндереп өлгергән, бернәрсәгә дә ут капмаган. Бары тик дивар һәм тәрәзәнең бер өлеше генә бераз сөремләнгән. Тикшерүчеләр әйтүенчә, мәчеткә ике яндыргыч шешә атылган.
Ике мәчеткә дә һөҗүм итүчеләр бер үк кешеләр булырга охшый. Сишәмбе көнне дә Киров районындагы мәчеткә һөҗүм итүчеләр дә төнлә мотоцикл белән килгән һәм шулай ук ике яндыргыч шешә аткан.
Ул төндә мәчеттә булган Рөстәм хәзрәт Якубов Азатлыкка төнге дүртенче яртылар тирәсендә тавышка уянып чыкканлыгын һәм гыйбадәт бүлмәсендә ут күргәнлеген белдерде. Аның әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр мәчетнең ике тәрәзәсен ватып ике утлы шешә аткан, әмма аларның берсе генә ватылып келәм өстендә яна башлаган. Рөстәм хәзрәт тиз генә утны икенче бер келәм белән каплаган. Ул арада хатыны да чиләк белән су алып килеп өлгергән. Ул төнгә кадәр Рөстәм хәзрәт сигез балалы гаиләсе белән шул ук бинадагы бер фатирда яшәгән булган. Янгынны сүндергәннән соң ул полициягә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренә шалтыраткан.
Әлеге һөҗүмнән соң Рөстәм хәзрәт гаиләсен ата-аналары йортына озаткан, ә мәчетне төнлә сакларга бер йөзләп кеше җыелган. Имам ул кадәр күп кеше кирәкми дип утызлап кына кешене калдырган.
Әмма мәчетне саклаучылар хәзер бик борчылып тора, аларга килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, такырбашлар мәчетләргә зуррак һөҗүмнәр оештыру өчен шәһәр яшьләрен туплый башлаган.
Волгоград өлкәсендә 29 меңләп, Волгоградның үзендә 12 меңләп татар теркәлгән. Шәһәрдәге ике мәчеткә йөрүчеләрнең яртысы гына татарлар. Калган яртысын биредә инде даими яшәүче Кавказ халыклары һәм күбесенчә җәйге чорга килеп көзен китүче Үзәк Азия халыклары тәшкил итә.
Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, автобуста бомба шартлатылганчы өлкәдә динара, миллатара киеренкелек бик сизелмәгән булган, аның өлкәнрәк яшьтәге ике кызы мәктәпкә яулыктан йөргән һәм укытучыдан бернинди начарлык та ишетмәгән.
Хәзер инде шәһәрдә, татармы, башка халыкмы булуына карап тормастан, барлык мөселманнарны эзәрлекләүләр киң җәелгән. Җәмәгать транспортыннан һиҗаплы мөслимәләрне, сакаллы мөселманнарны куып чыгара башлаганнар, "Русия урыслар өчен" дип кычкыручылар артып киткән.
Волгоградтагы "Бисмиллаһ" дизайн студиясе җитәкчесе Руслан Смирнов Азатлык радиосына иминлек хезмәткәрләренең автовокзалда үзен шактый озакка тоткарлап сораштырганлыкларын белдерде. Милләте белән урыс булган Руслан мөселманлыкка күчкән, әмма, бу хәлләрдән соң эзәрлекләүләр башлануга карамастан, ул үзенең мөселманлыгын яшерергә җыенмый.
Пәнҗешәмбегә каршы төндә һөҗүмгә дучар булган Ворошилов районындагы мәчеттә җомга намазын Уфадан Русия үзәк диния идарәсенең 225 еллык бәйрәменнән кайткан мөфти Ильяс Биктимеров укытыр, һәм бу хәлләр сәбәпле мәчеткә килүчеләр дә күбрәк булыр дип көтелә.