Бәйрәмдә милли ризыгыбызны пешерүчеләр белән танышу, чәк-чәк пешерү серләрен үзләштерү, чәк-чәк пешерүчеләр арасында бәйгеләр уздыру каралса, хәзер болар сәхнәдән җыр-бию белән уралып алып барыла.
Беренче бәйгеләрдә биш-алты чәк-чәк пешерү осталарын “Иман” берлеге яшьләре эзләп табып, аларны әлеге бәйрәмдә катнашырга күндерсә, хәзер алар үзләре шушындый чараны көтеп ала икән. Быелгы бәйгегә Удмуртиянең берничә төбәгеннән – Балезино районы, Можга, Воткински, Ижаудан, хәтта Татарстанның Актаныш районыннан да килгәннәр.
Уналты ханым төрле күләмдә, төрле формаларда катырылган чәк-чәкләрен тәкъдим итте. Иң оста чәк-чәк пешерүчене сайлап алу җиңел булмады. Жюри әгъзалары чәк-чәкнең тәмен, балга катырышын, бизәлешен бәяләргә тиеш иде. Уналты чәк-чәкне тәмлап караган арада, сәхнәдән тамаша барды.
“Сәйлән” бию төркеме берсеннән-берсе матур биюләр башкарды, яшь җырчылар да калышмады, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган рус, удмурт, татар яшьләр берлекләре вәкилләре дә үз телләрендә җырлар тәкъдим итте. Яшьләр берлекләре эшләрендә актив катнашучыларга республиканың яшьләр эшләре буенча министрлык җитәкчесе Владимир Соловьев, милли сәясәт министрлыгыннан белгеч Айрат Гайнетдинов рәхмәт хатларын тапшырды.
Берлекнең рәисе Ринат Фәйзуллин сүзләренчә, яшьләр үзебезнең бай мәдәниятебезне, җырларыбыз, биюләребезне белеп үсәргә тиеш. Татар кешесе кайда гына бармасын – күчтәнәчкә иң татлы ризыгыбыз чәк-чәк пешереп алып бара. Ашлар, туйлар, бәйрәм өстәлләрен дә әлеге ризыктан башка күзаллап та булмый. Шуңа да егетләр-кызлар милли мәдәниятебезне дә, милли ризыкларыбызны да белеп үсәргә тиеш дигән фикердә Ринат. Әмма бәйгедә каташучыларың барысы да диярлек урта һәм өлкән яшьтәге ханымнар иде. Чәк-чәк пешерү җиңел эш түгел, әмма яшь киленнәребез дә бу эшкә тартылсын иде дигән фикер яңгырады тамашачылар тарафыннан.
Чәк-чәк бәйрәмендә Казаннан Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан вәкилләр, “Ялкын” журналы хәбәрчеләре, җырчылар катнашты. Линар Закиров, журналист, Татарстанның Әлмәт районында туып үскән, биредәге чәк-чәкне күреп, аның төшләре эре булуы сәбәпле, бавырсак дип әйтте. Дөрестән дә, Удмуртиядә чәк-чәк төшләрен эре итеп пешерәләр.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдиновага бәйрәм ошаган. Әмма яшьләр оештырган чарада күбрәк апа-әбиләр катнашуын ассызыклап, безнең мәдәниятебез өлкәннәр кулына гына калмасын иде дигән фикерен җиткерде. Икенчедән, биредә сатылган чәк-чәкне "Восточная сладость" дип язылып куелуы белән килешмичә, аңа матур итеп "Чәк-чәк" дип язарга тәкъдим итте.
Ниһаять, иң оста чәк-чәк пешерүче игълан ителде. Ул - Ижаудан Сәрия Сәлахова. Чәк-чәк пешерергә әнисеннән өйрәнгән. Туганнарына, якыннарына татлы ризыкны еш пешерергә туры килә икән Сәрия ханыма. Иң зур чәк-чәкне туксан йомыркадан әзерләгән. “Кешеләр белән сөйләшкәндә чәк-чәк пешерү серен әйтмим диючеләргә гаҗәпләнәм. Серем юк, әнием ничек пешерде, шулай эшлим. Әмма эшкә кәефсез, яисә үртәлеп тотынсаң, чәк-чәк уңышлы булмый”, диде Сәрия Сәлахова.
Бәйрәмгә килгән һәр тамашачы кайнар чәй, чәк-чәк белән сыйланды.