Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Татарстан студенты метро астына ташланган


Әнкара метросы
Әнкара метросы

Егет исән калган, ләкин табиблар аның бер аягын кисәргә мәҗбүр булган. Хәзерге вакытта фаҗиганың сәбәпләре тикшерелә.

Төркия башкаласы Әнкарада Татарстаннан килеп укыган бер студент метро поезды астына сикергән. Вакыйга 1 ноябрьдә иртәнге якта җир асты тимер юлының Батыкәнт станциясендә була. 29 яшьлек егет поезд югары тизлек белән килгән вакытта платформадан рельсларга сикерә. Егет исән калса да, авыр тән җәрәхәтләре ала.

Беренче ярдәмне метро хезмәткәрләре чакырган табиблар күрсәткән. Соңыннан студентны Гази университеты хастаханәсенә алып киткәннәр. Анда аның бер аягын ампутацияләргә мәҗбүр булганнар. Фаҗига булган линиядә метро йөреше ярты сәгатькә туктатылган.

Хәзерге вакытта вакыйганың сәбәпләре тикшерелә. Татарстан студентларының Әнкарадагы вәкиле Гөлшат Җиһаншина Азатлыкка белдергәнчә, студентның поезд астына эләгүе "бәхетсез очрак" булган.

Төрек матбугаты егетнең шулай итеп үз-үзенә кул салырга теләве турында яза.

Фаҗигадан соң Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге Истанбулдагы Татарстан студентларын җыеп махсус очрашу уздырган. Анда яшьләргә, берәр проблем чыккан очракта, аны үзләре генә хәл итмәскә, вәкиллеккә дә мөрәҗәгать итәргә киңәш биргәннәр.
XS
SM
MD
LG