Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вильнюста Европа Берлегенең "Көнчыгыш хезмәттәшлек" саммиты башланды


Вильнюста Европа Берлеге саммиты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:38 0:00

Вильнюста Европа Берлеге саммиты

Литва башкаласына 34 дәүләт җитәкчеләре килде. Төп игътибар Украинага, әмма Грузия һәм Молдова да җыенга үз өметләрен баглый.

Европа Берлегенең "Көнчыгыш хезмәттәшлек" саммитына Берлекнең 28 әгъзасы һәм Әрмәнстан, Азәрбәйҗан, Грузия, Молдова, Украина, Беларус вәкилләре килде. Беларус җитәкчеләренең күбесе өчен Европага чыгу тыелган булу сәбәпле, Вильнюска тышкы эшләр министры Владимир Макей җибәрелде.

Җыенда төп игътибар Украинаның Европа Берлеге белән ассоциация килешүен имзалау мөмкинлегенә бирелә. Киев бу атнада әлеге килешүдән баш тартуын белдерсә дә Вильнюска чакыру көчендә калды.

Кичә Украина президенты Виктор Янукович Украина-Европа Берлеге-Русия сөйләшүләрен оештырырга тәкъдим итте. Өч яклы сөйләшү вакытында бәхәсле мәсьәләләрне чишү юллары табылган очракта Украина киләсе елның язында ук Европа Берлеге белән килешү имзаларга мөмкин, дип фаразлады Янукович.

Украин белгечләре президентның бу адымын "бүре дә тук, сарык та исән" сәясәте дип бәяли. Шулай ук Янукович Европадан көткән файда булмаячагын аңлагач кире чигенгән булып чыга.

"Килешүне имзалау безгә нәрсә бирәчәк? Тотрыклылык фондына акча бирәчәкме? Файдасы нәрсә аның? Бу сорауларга кем җавап бирә? Үзебезне тагын да зуррак бурычка батырудан башка берни дә күрмим мин, шуны әйтәм сезгә", диде Янукович бу көннәрдә.

Украина җитәкчелеге килешүгә имза куеп Европа стандартлары белән яши башлау өчен елына 20 миллиард доллардан артык өстәмә акча кирәк булачагын санап чыгарган. Европа Берлеге Украинага 829 миллион долларлык ярдәм тәкъдим иткән.

Украина оппозициясе җитәкчеләре Европа Берлеген Украинадан "баш тартмаска" чакыра. Вильнюска Арсений Яценюк, Виталий Кличко һәм Олег Тагнибок та килде.

Киевта Украинаның Европа Берлеге белән килешү имзалавын көткән йөзләгән кеше чатырларда тора, алар Вильнюс саммитыннан соң ризасызлык чарасын дәвам итәчәкләрен белдерә.

Азәрбайҗан, Грузия һәм Молдова да Европага өмет итә

Азәрбайҗан, Грузия һәм Молдова җитәкчелеге "Көнчыгыш хезмәттәшлек" саммитына Европа Берлеге белән якынаю өмете белән килде. Грузия һәм Молдова җомга көнне үзләрендә әзерләнгән Европа Берлеге белән ассоциация сөйләшүләрен башлар өчен беренче адым саналган 1000 битлек документларын имзалаячаклар. Азәрбайҗан Европа илләренә виза алу тәртибен йомшартырга ният итә.

Саммит кысаларында Вильнюста халыкара бизнес-форум, "Көнчыгыш хезмәттәшлек" берлегенә кергән илләрдә ватандашлар җәмгыяте һәм хөкүмәттән бәйсез оешмалар торышына багышланган матбугат очрашулары үтә.

Вильнюска кырымтатарлары юлбашчысы Украина Югары радасы депутаты Мостафа Җәмилоглу да килде. Ул Европа Берлеге илләре парламентларының тышкы эшләр комитетлары җитәкчеләре белән бергә "Парламент демократиясе" форумында катнашачак. Шулай ук аның Литва сеймында кырымтатарлары проблемалары турында чыгыш ясавы көтелә.

Пәнҗешәмбе көнне Литва президенты Дали Грибаускайте Европа Берлеге президенты Һерман ван Ромпей, Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Баррозу белән очрашты. Шулай ук Европа Берлеге илләре җитәкчеләре көнчыгыштагы күрше дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне үстерү юнәлеше турында фикер алышты. Берлек рәисе Литва саммитка килүчеләр хөрмәтенә кичке аш мәҗлесе оештырды.

Җомга, 29 ноябрь көнне 34 дәүләт җитәкчеләре катнашында пленар утырыш һәм уртак резолюция кабул итү каралган.

2009 елда төзелгән "Көнчыгыш хезмәттәшлек" програмы кысаларында бу өченче саммит булачак.
XS
SM
MD
LG