Әлфирә Низамова Әгерҗе районы Исәнбай авылында туып үскән. “Бәхетле мин, туган авылымда яшим, иҗат итәм”, дип сөенү хисләрен җиткерде шагыйрә.
Әлфирә Низамова кечкенәдән шигырьләр язса да, аны иҗат бишегенә салучылары “Яңарыш” хезмәткәрләре һәм якташлары Габдулла Галиев һәм Чыңгыз Мусин була. Нәкъ алар тәкъдиме белән беренче шигырьләр җыентыгын нәшер итәргә ризалаша.
Ул китапны чыгару михнәтләре күңелендә тирән эз калдырган. Китапны чыгару өчен акча кирәк була. Ул иганәчеләргә мөрәҗәгать иткән. Туксанынчы еллар азагында әле колхозлар таркалмаган вакыт. Колхоз рәисе бозау һәм ашлык бирә. Әлфирә ханым иптәше белән бозауны - ит, ашлыкны - он итәләр. Аларны сатып, акчаны китап бастыруга тота. Әлфирә Низамованың беренче “Язмышым канатында” исемле китабы басылып чыгуы күңелендә шулай кала.
Икенче “Кояш” исемле китабы дөньяга биш елдан соң чыга. Аны чыгаруга да күп тырышлык куярга туры килгән. “Яңарыш” газетасында да мәкаләләре, шигырьләре еш басылып тора. Удмуртия язучыларының әдәби берләшмә утырышында Әлфирә ханымны Татарстанның Язучылар берлегенә тәкъдим итәләр. Татарстанда иҗатына югары бәя биреп, аны берлеккә кабул итәләр.
Әлфирә Низамова күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Әмма иҗат белән шөгыльләнүче, сәнгать һәм мәдәнияткә тартылучы ханымны авыл клубын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Бәйрәмнәр, кичәләрнең мәдәният йортында бик еш һәм җылы үтүен искә алды Әлфирә ханым. Ул кичәләрне уздыру өчен махсус шигырьләр дә яза, кичәләрнең сценарийларын туплап бара, үткән елда “Һәр бәйрәмнең үз гаме” дип аталган китапта аларны бастырып та чыгарды.
“Китапның тышындагы фотолардан ук буынар бәйләнеше күренә. Балалар һәм өлкәннәр фотосурәтләре урнаштырылган. Әлеге китап укытучылар, бакчалардагы тәрбиячеләр һәм мәдәният йортларында эшләүчеләр өчен бик яхшы методик әсбап”, дип бәяләде “Һәр бәйрәмнең үз гаме” китабын Әлфирә Низамова.
2013 елда аның “Көзге күкрәү” исемле китабы дөнья күрде. Әлеге китапка авторның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм җырлары тупланган.
Өлешемә төшкән көмешем
Өлешемә төшкән көмешемдер,
Бар бит яраткан кешем!
Ансы да минем көмештер,
Булды яраткан эшем.
Өлешемә насыйбыдыр
Югалту табышларым.
Бары үземнеке генә
Абыну, ялгышларым.
Кайгыларны сабыр үттем,
Бар да минем өлешем!
Кальбтә - иман, телдә - дога,
Ходай биргән көмешем.
Кулда - каләм, күңелдә - гамь,
Җанда - иҗат ялкыны!
Өлешемә көмеш түгел,
Монысы инде алтыным!
Бик еш авыл – иҗат чишмәсенең башы, яшьләр - әдәбиятыбыз, сәнгатебезнең киләчәге дип әйтәбез. Бүген татар авылларында мәктәпләр ябылу агымы юнәлеш алган чорда, егет-кызларда татар теленә, әдәбиятка омтылыш саклап калып буламы? Исәнбай авылында мәктәп эшли. Әлфирә Низамова укучылар өчен иҗат түгәрәге булуын әйтте. Әмма соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты факультетларына укырга керүчеләр саны кимегән. Әле ун ел элек Казан, Чаллы, Алабуга югары уку йортларының татар теле бүлекләрендә белем алучылар унлап булса, бүген алар бер-ике генә икән.
Берничә китап авторы Әлфирә Низамова, Татарстан һәм Удмуртия язучылар әгъзасы буларак, үз иҗатына таләпчәнлерәк булырга, бик җаваплы карарга дигән ният белән иҗат итә.
Әлфирә Низамова шигырьләрдән тыш, “Яңарыш” газетасына бик еш мәкаләләр дә яза. Алар туган авылы Исәнбайда яисә Әгерҗе районының башка авылларында, район үзәгендә булып узган вакыйгалары яктырта, аларга анализ бирә, авыл тормышындагы проблемалары күтәрә, күп язмалары үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлана.
Әлфирә Низамованы Татарстан һәм Удмуртия арасында күпер салучыларның берсе дә дип әйтергә мөмкин. Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез белән ике дистә ел элек башланган элемтә әле озак еллар дәвам итәр дип ышана.