Хакимият вәкилләре, журналистлар катнашында узган әлеге сөйләшүдә Чаллының икътисади-социаль үсеше, булган мөмкинлекләрне киңрәк файдалану турында фикерләр яңгырады.
Очрашуның сорау-җавап өлешендә Чаллыда, Чистайда, Алексеевскида казак җәмгыятьләрен теркәүдә каршылыклар булуы, бу хакта "Регнум" инфармацион агентлыгының язып чыгуы да әйтелде. Бу мәсьәләгә Васыйл Шәйхразиев үз карашын белдерде. Хакимнең мөнәсәбәтен җиткергәнче, әлеге агентлык бастырган язманың эчтәлегенә тукталыйк.
Очрашу барышында Чаллы матбугат үзәген озак еллар җитәкләгән Фәнилә Илаеваның эшеннән үз теләге белән китүе хакында да әйтелде. Шәһәр башлыгы Фәнилә ханымга рәхмәт хаты тапшырды, яхшы теләкләрен җиткерде.

"Татарстанның берьюлы өч төбәгендә җирле хакимиятләр казак җәмгыятьләрен теркәүдән баш тартты. Казак вәкилләре белдерүенчә, бу каршылык православ храмнарын радикал исламистлардан сакларга мөмкинлек бирми. Үзләренең станица уставларын теркәүдә “Волга-казак гаскәрләре” казаклары Чаллыда, Чистайда, Алесеевски районында каршылыкка очрадылар. Теркәмәүнең сәбәпләре хакында тулы аңлатма бирмәделәр. “Русия казакларының дәүләт хезмәте” турындагы Русия кануны нигезендә казак оешмалары уставын дәүләт реестрына кертү өчен җирле хакимияттән ризалык алу зарур. Шулай булмаганда, казаклар дәүләт тарафыннан бирелгән вәкәләтсез, гадәти җәмәгать оешмасы булып кала.
“Мине Алексеевски районы казаклары атаманы итеп сайлагач, мин район башлыгына казаклар җәмгыяте уставын теркәү буенча мөрәҗәгать иттем. Язма рәвештә җавап бирмичә, хатны кире кайтардылар. Без җирле хакимиятләрне казакларны мәҗбүри рәвештә хөрмәт итәргә өйрәтергә тиешбез,” ди Олег Логинов.
Рәсми булмаган әңгәмәләрдә казаклар Татарстанда аларга карата “аерым мөнәсәбәт” тоялар. Җирле этнократия казакларны өнәми. Татарстан митрополиясе дә шундый ук карашта. Шуңа да карамастан, казаклар чигенергә уйламый. Алексеевски казаклары вәкилләре мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә җирле хакимият гамәлләрен канунсыз дип тапты. Хәзер хакимият тә үз чиратында мәхкәмәгә шикаять язды.
Чаллыда, Чистайда эш әле мәхкәмәгә кадәр барып җитмәде. Биредә мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тырышалар. Татарстанның округ атаманы һәм динчесе (духовнигы) Чаллы башлыгы белән очрашырга теләде. Ләкин аларны башлык урынбасары гына кабул итте. Урынбасар хакимиятнең үз позицияләреннән чигенергә теләмәвен ассызыклады. Шушы шартларда казаклар шәһәрдә сепаратчыларның һәм ислам оешмаларының үзләрен иркен хис итүләрен дә күрсәтәләр.
Билгеләп узарга кирәк, казаклар Татарстанда чиркәүләр яндырылганнан соң, ислам терактларыннан соң активлашты. Зыян күргән тугыз чиркәүнең берсе Чистайда. Биредә дә казак оешмасын теркәүдән баш тарттылар. Күрше Түбән Камада хакимият чиркәүләрне сак астына алган казакларга каршылык тудырмады. Анда хәзер яндыру омтылышлары юк. Без МВД белән бергә эшләргә,ваһһабчыларны һәм исламистларны ачыкларга да әзер”, дип хәбәр итте "Регнум" агентлыгына казаклар җәмгыяте атаманы Евгений Трушин."

Әлеге язма беркадәр кыскартылып "Регнум"нан алынды. Шушы хәбәрләр уңаеннан Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиевка да алда әйтелгән очрашуда сорау бирелгән иде. Бу вазгыять уңаеннан шәһәр хакиме җавабы мондый булды:
“Бездә эчке эшләр идарәсе, ФСБ, ирекле халык дружинасы, “Форпост” яшьләр оешмалары бар. Биредәге кешеләр өйрәтелгән һәм тәртиплеләр. Милли билгеләр буенча, кайдагыдыр төбәкләрдәге гадәтләр буенча сак хезмәтләре оештыруга мин катгый каршы. Бу яхшылыкка илтмәячәк. Полицияне тәүлек буе эшләтү, аларга башка оешмаларны ярдәмгә бирү күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Чаллылар нидән дә булса шикләнә икән, моның өчен һәр йортның җаваплысы, участок инспекторы бар. Кирәк булганда алар ирекле халык дружиналарын, теркәлү узган башка җәмәгать көчләрен туплый ала. Бүген бездә башка җирләргә хас булган ниндидер “институт”лар төзүнең кирәклеге юк.”