Тимур Исаевка шалтыратканда ул баласын каратэдан алырга килгән иде. Петербур акценты белән сөйләшкән ир-ат татар радиосыннан дигәч “әссәләмү галәйкүм” дип исәнләште. Үзе татарча сөйләшми.
- Тимур, сез җитәкләгән оешма белән таныштырып китегез әле.
- “Действие” татар-мөселман оешмасы рус һәм башка халыкларда әхлак нигезләрен яклый. Аның максаты - Русия мәктәпләрендә эшләгән гей һәм лесбиан укытучыларны эшеннән алдыру.
- Ни өчен “Действие” татар-мөселман оешмасы дип атала?
- Мөселман татарлар дип уйласыннар өчен. Православ татарлар да бар бит. Башка милләтле мөселманнар да бар. Безне чеченнар дип уйламасыннар. Мин чеченнарны мөселманнар дип исәпләмим дә. Алар бит исламны 130 ел элек кенә кабул иткәннәр. Безнең оешма традицион ислам оешмасы. Мин Танай хәзрәтнең (Танай Чалханов - Русия үзәк казак гаскәре ахуны, Русиянең Европа өлеше диния нәзарәте - ред.) җәмәгатьчелек беләш эшләү буенча ярдәмчесе. Шулай да мөфтиятнең “Действие”га бернинди дә катнашы юк.
- Оешма кайчан һәм ничек барлыкка килде?
- Узган елның җәендә. Петербурда гей-парад узган көннәрдә. Мин һәм ике татар дустым аны куып таратырга бардык. Алар - әхлакны бозучылар - православ кыйммәтләренә каршы чыга бит. Гейларга каршы чыгучылар ул парадка иконалар белән чыккан иде. Шунда без дә битараф булмаска карар кылдык. Алар белән (гейлар - ред.) көрәшер өчен без (православ һәм мөселманнар - ред.) берләшергә тиеш. Шунда оешма төзергә карар кылдык.
- Бүгенге көнгә кадәр оешма нинди нәтиҗәләргә иреште?
- Юрий Владов, Ольга Бахаева кебек укытучыларны эшеннән алдырдык. Тагын алты педагог безнең тырышлыклар аркасында гауга куптармыйча үз теләкләре белән эштән китәргә мәҗбүр булды. Аларның өчесен без үз элемтәләребез аша югары уку йортларына эшкә урнаштырдык. Мөселман традицияләренә күрә балалар укытучысы - “арабыздагы иң яхшы кеше”. Ләкин “гейлар һәм лесбианнар “арабыздагы иң яхшы кеше” була алмый.
- Бу фикерегезне нинди аргументлар белән дәлиллисез?
- Ә ни өчен мин аларны якларга тиеш? Һәр кемнең үз фикере була бит. Мәсәлән, кемгәдер хайваннардан ясалган киемнәр кигән кешеләр ошамый. Без бөтенебез дә төрле. Шуңа күрә минем фикерне дә хөрмәт итәргә кирәк. Үзен хатын-кыз дип атаган ир-атның нормаль күренеш булуы - ул либералларның чире. Аның миңа йогуын теләмим. Мин инде күптәннән бу бозыклык темасын өйрәнәм. Шуңа күрә тулы тавыш белән әйтә алам: җенси азчылыклар - чирле кешеләр. Алар үзләре турында ачыктан-ачык игълан итәргә, метрода үбешеп йөрергә, парадлар оештырырга түгел, ә дәваланырга тиеш. Алар белән компромисс була алмый. Җитмәсә, тагын бер куркыныч - гомосексуалистларның 62 проценты педофил.
- Сез татар-мөселман буларак нигә Тесак кушаматлы Максим Марцинкевичның эшчәнлеген хуплыйсызмы? Ул бит үзенең наци карашларын яшерми. (Тесак - агрессив рус милләтче яшьләр төркемен җыеп, педофилларга ау ясап, аларны мәсхәрәләгән “Окупай Педофиляй” хәрәкәтен башлаучы. Хәзерге вакытта хөкем ителә - ред.)
- Ул дөрес эш эшли. Үз мирасын калдырачак. Ә калганы миңа барыбер.
- Сез җенси азчылыклар хокукларына багышланган бер телевизион тапшыруда катнашканда, Русия империясе триколоры төшкән байрак күрсәтеп тора идегез. Татар буларак аның сезгә нинди катнашы бар?
- Ул махсус эшләнелгән иде. Төрле либералларны гаҗәпләндерергә, куркытырга теләдек. Үземне усал гомофоб татар итеп күрсәтәсем килде. Анда әле десантчылар байрагы да бар иде. Без аларны ачыктан-ачык “троллить” иттек (көлә). Чынлыкта исә мин әле Татарстан байрагы яки яшел төстәге ислам байрагын сатып алырга җитешмәдем. Әлбәттә алачакмын.
- Татарларда гадәттә империя триколорына тискәре караш…
- Ул байракны күтәреп йөрүчеләр - нормаль кешеләр. Мин аларга каршы түгел. Әнә “рус йөгерү көннәрен” уздыралар. Миннән видеога төшерүне үтенәләр. Мин төшерәм. Алар минем дуслар. Мин аларга, алар миңа ярдәм итәләр.
- Сез үзегез татар гаиләсеннән инде?
- Әйе, сигезенче нәселдә. Әтием нәселендә барлык ирләр муллалар һәм тимерчеләр булган.
- Сез тулысынча дин тотучы мөселманмы?
- Мин ышанучы мөселман дип әйтик.
* * * *
“Действие” татар-мөселманнар исеменнән эш иткәнгә күрә, Петербурның һәм башка шәһәрләрдәге ЛГБТ-активистларның татарларга карата мөнәсәбәте дә үзгәрә.
Петербурдан Наталья Цымбаловага шалтыраттык. Татар радиосыннан дип танышкач, аның “беләм мин сезне татарларны”, дип, сөйләшәсе дә килмәде. Тимур Исаев турында ни уйлыйсыз, дигәч кенә ул, “чирле кешеләр турында берни әйтәсем дә килми”, дип җавап бирде.
ЛГБТ-активист Цымбалова Исаевны яхшы белә. “Действие” укытучыларга шикаять язудан кала, төрле активистларны мәсхәрәләү, аларга янау белән дә шөгыльләнә. Исаев һәм аның иптәшләре интернетта Цымбалованың телефон номерын тараткан. Аннан соң активистка төрле мәсхәрәләүләр, янаулар килә башлаган. Янауда катнашкан Исаевның иптәше Михаил Кузьминның Вконтакте сәхифесендә наци киемендә төшкән, свастикалар сурәтләнгән фотолар мулдан.
Исаев әйткәнчә, “Действие” Петербур татарлары белән аралашып тора. “Аннан берничә активистыбыз да бар, безгә ярдәм итәләр”, - ди ул.
Петербурның танылган татар активисты Ринат Вәлиевнең исә “Действие” оешмасы, Тимур Исаев турында ишеткәне дә юк. “Мин татар җәмгыятендә барлык татарларны беләм. Мәчеткә йөргән барлык милләттәшләремне беләм, ләкин аның хакында ишеткәнем дә юк”, - ди ул. “Мөгаен ул татар исемен кулланып, интернетта төркем ачкандыр да, хәзер оешма исеменнән эш итеп йөрүче бер кешедер”, - ди Вәлиев.