Украинада президент сайлау кампаниясе башланды. Вакытыннан элек президентны сайлау 25 майга билгеләнгән иде.
Сишәмбедән намзәтләрне тәкъдим итәргә мөмкин һәм ул 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Харьков өлкәсе губернаторы Михаил Добкин президентлыкка чыгарга җыенуын белдерде. Мәгълүмат чаралары Виталий Кличко һәм Юлия Тимошенконың да исемнәрен атады, әмма оппозиция лидерлары үзләре әлегә моны расламады.
Илнең элекке башлыгы Виктор Янукович юкка чыккач 22 февральдә Югары Рада вакытыннан элек президент сайлау үткәрү карары кабул итте. Дүшәмбе Януковичның эзләнүе хәбәр ителде. Югары Раданың яңа рәисе Александр Турчинов президент вазифаларын да башкара. Аның сүзләренчә, сайлау бюджетка ике миллиард гривенга төшәчәк.