Чара мөселман яшьләренең “Иман йорты” клубы тарафыннан оештырылды. Анда үзләрнең кул эшләре белән Татарстанның төрле төбәкләреннән унбиш кеше катнашты. Аларның кул эшләре төрле юнәлешләр буенча иде, мисалга, бәйләү, чигү. Эшләр жюри әгъзалары тарафыннан шулай ук төрле юнәлешләр буенча бәяләнде.
Жюри әгъзалары итеп Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйлметдинова, дизайнер Наҗия Галимова, шагыйрә Лилия Сәләхетдинова билгеләнгән иде. Көн дәвамында төрле юнәлештәге кул эшләре буенча мастер-класслар да үткәрелде.
Мондый төр күргәзмәгә бүгенге көндә ихтыяҗ зур, дип сөйләде Азатлыкка “Иман йорты” клубы вәкиле Ләйсән Солтанова:
“2011 елда беренче тапкыр оештырган идек. Без аны телибез ел саен оештырырга, әгәр активрак оештыру мөмкинлеге булса, елга ике тапкыр, хәтта күбрәк тә оештырырга мөмкин, чөнки мондый күргәзмәләргә ихтыяҗ бик зур.
Мөселман хатын-кызлары бөтен яктан да үзләрен камилләштерергә тырыша, алар арасында күбесе төрледән-төрле юнәлештәге кул эшләре белән шөгыльләнә. Алар аны үзе өчен генә, йә бүләккә генә эшли, шуңа күрә ул эшләрне булдыра алганча халыкка чыгарасы килә. Аларны халык күрсен.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләр бик күп. Быел күргәзмәдә 15 кеше катнаша. Без килгән гаризаларны (заявкаларны) барысын да кабул иттек, катнашу бушлай. Без бернинди шарт та куймыйбыз. Эшнең дәрәҗәсе төрлечә булырга мөмкин. Кемдер күптән түгел өйрәнә башлаган, кемдер ничә еллар шөгыльләнеп, камилләшкән булырга мөмкин.
Яшь тә чикле түгел. Сәләт бит яшьтән дә тормаска мөмкин, кемдер аны яшь вакытта, кемдер өлкәнрәк вакытта ачарга мөмкин”, дип сөйләде Ләйсән Солтанова.