Русиянең НТВ һәм "Россия" каналлары бер кичтә бер үк кеше катнашкан ике сюжет күрсәтә. НТВ аны "Правый сектор" "сугышчылары" ("боевиков") остазы итеп тәкъдим итсә, "Россия" каналында ул "Украинаны федеральләштерү" тарафдары һәм "Правый сектор" сугышчылары кыйнап аңа зыян китергән.
НТВ-да актер "берничә ил" ватандашы ролен уйный. Ул "Правый сектор"га Германиядән 500 мең евро акча китергән һәм аларны кешеләрне яралау серләренә өйрәткән.
"Россия"дә исә бу кеше "Украина хакимиятләре шәһәргә китергән "Правый сектор" әгъзалары тарафыннан кыйналган. Ике сюжетта да бу каһарманны Андрей Петков дип атыйлар.
Бу ике сюжет интернетта шау-шу уятты.
"Боз өстендә цирк дип әйтер идем мин моны. Шул ук кешене НТВ һәм "Россия" тәкъдим итә. Беренчесендә "бандеровчылар" ягында булса, икенчесендә шулардан зыян күргән Николаев кешесе. Хәтта декорацияне дә алыштырып тормыйлар", дип яза Рөстәм Әдһәмов.
Кирилл Мартынов фикеренчә, бу видеолар Украина вакыйгаларына карата Русия пропагандасының чын йөзен күрсәтә һәм моннан да зуррак оят була алмый.
"Россия" һәм "НТВ"га төшү әлеге актерның тәүге рольләре түгел. 9 апрельдә ул НТС – "Независимое телевидение Севастополя" телеканалы сюжетында да катнашкан.