Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда татар телен куллану икеле һәм өчле билгеләре арасында"


Казанда "Мин татарча сөйләшәм" велойөреше узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

23 апрель көнне Казанда "Мин татарча сөйләшәм!" велойөреше узды. Уннан артык активист чараның тамгасы сугылган футболкалар киеп Казан шәһәренең үзәк урамнарын велосипедта әйләнеп чыкты.

Велосипедчылар төркеме кичке сәгать алтыда Горький паркыннан кузгалып үзәккә таба юнәлделәр, соңыннан Казансу буена төштеләр. Юл буенда очраган кешеләргә чараның төп максатларын аңлаттылар. Кирмән аша Бауман урамына хәтле бармакчылар иде дә, коеп яңгыр ява башлады.

Шунысы үзенчәлекле, чарада татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнашты. ВКонтакте социаль челтәре аша белеп, Иран вәкиле Али Эсфахани да үз сәпите белән хәрәкәткә кушылды. "Миңа татарлар белән бергә Казан буйлап йөрү бик күңелле тоелды", дип сөйләде Азатлыкка Али. "Казангә килсәк, монда татар телен куллану дәрәҗәсен мин икеле һәм өчле билгеләре арасында бәяләр идем. Монда татар теле җитми, шуңа күрә мин татар яшьләренең әшен тулысынча хуплыйм", дип Иран вәкиле үзенең тәэсоратлары белән уртаклашты.

Хәрәкәткә шулай үк Приморье краеның Велосипед спорты федерациясенең президиум әгъзасы Ринат Хасбиуллин да кушылды. "Хәрәкәт турында мин Facebook аша белдем. Шундук катнашырга булдым, чөнки, беренчедән, мин сәпитче, икенчедән, татар яшьләренең инициативаларын яклап чыгарга теләдем. Минем сәпиттә йөрү стажым 10 ел инде", дип сөйләде Ринат.

Чараның төп максаты -- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, татар яшьләре арасында велосезон ачу, шулай ук гала-концертка чакыру булды. Концерт вакытында тугызынчы тапкыр уза торган "Мин татарча сөйләшәм!" чарасының нәтиҗәләре игълан ителәчәк.

Быел акция үз эченә берничә чараны ала: республика мәктәпләре арасында бәйге, "Татар-дозор" квест-уены, велохәрәкәт, "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшыру һәм Бауман урамындагы йомгаклау концерты.

Чараның төп оештыручылары -- Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы.
XS
SM
MD
LG