Бу көннәрдә Татарстан депутатлары, журналистлар, туризм комитеты вәкилләре, эчке туризм белән шөгыльләнүче ширкәт җитәкчеләре Иске Казан музей тыюлыгы белән таныша. Ул тарихи урын булудан тыш, ачык һавадагы җанлы музей буларак та үзен рекламалый башлады. Кунакларны махсус киемнәрдән гидлар каршы ала һәм сөйләп кенә калмыйча, уеннар уйнаталар, борынгы кул эшләрен эшләп карау мөмкинчелеге бирелә.
Туристлар белән аралашу рус-татар телләрендә бара, ләкин күп очракта рус теле өстенлек ала. Бу хакта татар журналистлары музей мөдире Рафил Җамалиевка тәнкыйть тә җиткерделәр. Ул исә моны килгән кунакларның күбесе рус телле булуы белән аңлатты.
Депутат, журналистлар, җитәкчеләр Иске Казанга бушлай керсә, гади халыкка, туристларга керү түләүле, балаларга 100 сум, зурларга 200. Әлеге бәягә турист өчен музей буенча берничә сәгатьлек сәяхәт, уеннар каралган. Башка елларны бу урынга игътибарсыз булсалар, быел Биектау район идарәсе дә, Татарстанда җитәкчеләре дә игътибар итә башлаган. Бигрәк тә республика президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан эчке туризмны үстерү максаты куелгач, Иске Казанга төрле дәрәҗәдәге кунаклар арткан.