Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда беренче тәравих намазлары укылды


Татарстанда беренче тәравих намазлары укылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

27 июньдә кояш баю белән Рамазан ае керде. Татарстан мәчетләрендә җомга кичендә беренче тәравих намазлары укылды. 28 июньдә мөселманнар уразага керде.

Татарстанда яшәүче мөселманнар быел иң озын уразаларның берсен тота. Быелгы уразаның беренче сәхәре 02:00 сәгатьтә, беренче авыз ачу исә 21:32-дә.

Казанда беренче тәравих намазы җомга көн кичке унбердә укылды. Кол Шәриф мәчетендә укылган тәравих намазына күбесенчә яшьләр һәм урта буын вәкилләре килде.

Кол Шәриф мәчете имамы Илфар Хәсәнов Азатлык сорауларын җаваплап, быелгы Рамазан аенда Кол Шәриф мәчетендә узачак чараларны барлап үтте.

"Быел да мәчетебездә вәгазь кичәләре узачак, теравих намазлары укылачак. Татарстан мөфтияте тарафыннан "Бүген син Аллаһ ризалыгы өчен ни эшләдең?" дигән шигарь астында төрле чаралар оештырылачак. Хәйрия мәҗлесләре уздырылачак. Ятим балалар да онытылмаячак", дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, быел да Кол Шәриф мәчетенә тәравих намазы укырга килүчеләр өчен Казан шәһәр хакимияте бүлеп биргән ике автобус ватандашларны кичен мәчеткә алып киләчәк һәм кире алып кайтачак.

XS
SM
MD
LG