Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Башкортстандагы президент сайлавына тыкшынуда гаепләнә


Мортаза Рәхимов (с) һәм Раил Сарбаев (у)
Мортаза Рәхимов (с) һәм Раил Сарбаев (у)

БизнесOnline интернет газетының Башкортстандагы президент сайлауда төп оппозицион намзәт Раил Сарбаевның җиңү мөмкинлеге аз булуы турында мәкаләсе Башкорстанда кайберәүләрдә ризасызлык уятты.

БизнесOnline исемле интернет сәхифәсендә Казан федераль университеты галиме Азат Ахуновның мәкаләсе чыккан иде. Анда галим Башкортстан җитәкчесе булырга дәгъва итүче элекке премьер Раил Сарбаевның җиңү мөмкинлеге аз булуын әйтә. Халыкның аңа аз тавыш бирәчәге Мортаза Рәхимовка "тагылып килгән койрыкка бәйле" булуы белән аңлатыла.

Хәзер Башкортстандагы кайбер бәйсез интернет сәхифәләре әлеге фикерләрне утка тота. Мәсәлән, "МәйданРБ" сәхифәсе моны Башкортстан хөкүмәте кушуы белән язылган дип саный. Аңа караганда, мәкалә Сарбаев хакында тискәре фикер тудыру өчен язылган. Мәкаләне яздыруда арадашчы булып Рамил Бигнов тора. Икенчедән, Хәмитов Татарстан җитәкчелеге өчен мөһим. Чөнки ул татар милләтеннән. Хәмитов урынында утырганда, Татарстанның милли сәясәтен Башкортстанда үткәрү җиңел, дигән фикер үткәрелә.

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов алда торган президент сайлау уңаеннан "Независимая Газета"га әңгәмә бирде. Анда ул сайлауның гадел үтмәячәгенә борчыла.

"Миңа дистәгә якын район хакимияте җитәкчеләре шалтыратып, басым булуын хәбәр иттеләр. Аларга Башкортстан җитәкчесе хакимияте ничек тавыш бирергә күрсәтмә биргән, тиешле тавыш җыя алмасалар, эшләреннән алырга ышандырганнар. Хакимият бу күрсәтмәне үти ала, ләкин халык барысын да күрә һәм аңлый. Раил Сарбаев тәҗрибәле җитәкче. Аның биографиясе Рөстәм Миңнехановныкына да охшаган. Ул агроном булып эшли башлаган, комсомол мәктәбен узган, 11 ел район хакимиятендә, аннан соң Сибайда эшләгән. Министр, премьер-министр булды. Ул авыл хуҗалыгы, сәнәгать белгече, икътисадны әйбәт белә", ди Рәхимов.

Мортаза Рәхимов Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның Русия президенты Владимир Путин белән очрашуында халыкның үзенә ышаныч күрсәтүе хакында әйтүен искә төшереп, "халык ышаныч күрсәтә икән, аларга гадел тавыш бирү мөмкинчелеге тудырырга кирәк. Халык ышаныч күрсәтә икән, көндәшләргә каршы хакимият ресурсларын файдалануның кирәге юк", ди.

Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков Азатлыкка БизнесOnline сәхифәсенә ябырылу һәм Мортаза Рәхимовның "Незвисимая Газета"га биргән әңгәмәләрендә бер параллель күрүен әйтте.

Илдар Габдрафиков
Илдар Габдрафиков

"Сайлаулар узган саен Башкортстанда татар факторы искә төшә. Башкортларның бәйсез сәхифәләре, Сарбаевны башкорт халкы яклаган очракта, аның җиңә алмасын аңлаганга, татарларны да искә төшерә. Хәтта кайбер сәхифәләр аның нәселендә татарлар булуын, Сарбаевның татар теле статусына да уңай каравын хәбәр иттеләр. 2003 елда татар теленә статус бирергә ышандырып алдаган Мортаза Рәхимовның бу әңгәмәсендә Сарбаевны Миңнеханов белән чагыштыруы да татар халкының күңелен яулау өчен эшләнә. Ягъни миллионнан артык татар тавышы исәп-хисап, урысча әйткәндә "разменная монета"га әйләнә. Татар иҗтимагый үзәге тел статусы ышандырган намзәтне якларга карар чыгарды. Мондый вазгыятьтә Хәмитов та татарларның республикада тоткан урынын һәм санын аңлап, милли сәясәт үткәргәндә тиешле нәтиҗәләр чыгарыр дип өмет итик" ди Илдар Габдрафыйков.

XS
SM
MD
LG