Миңгол әфәнде татар даирәсендә җыр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән җырчы, бихисап җырчыларны сәхнәгә чыгарган укытучы буларак та билгеле олуг шәхес. Миңгол Галиевта татар җырын башкару серләрен өйрәнгән җырчылар арасында Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәләрдә лауреатлар һәм дипломантлар исемнәрен яулаучылар аз түгел.
Омскида Миңгол әфәнде инде күптән, 90нчы еллар башында, бер мәртәбә булган, әмма ул вакытта аерым, татар тамашачысы өчен махсус чыгыш ясарга туры килмәгән. Шулай да аның исеме җыр сөюче Омски татарлары өчен якын да, кадерле дә дип әйтү һич тә ялгыш булмас. Хәтта интернетта яшьләр дә мәгълүмат таратты, мәсәлән, мондый фикерләр дә бар иде: Миңгол абый искиткеч зур талант иясе, аның чыгышын карамый калырга ярамый! Дөрестән дә, җәй уртасы, кызу эш вакыты булуга карамастан, концертка зал тутырып халык җыелды, җырчының һәр чыгышы дәррәү кубып алкышланды.
Миңгол әфәнде Омскида өч көнгә якын булды. Беренче көнне Омскига килеп төшү белән бераз ял иткәннән соң "Кызыл Гвардия" мәдәният йортында остаханә үткәрде. Анда "Умырзая" ансамбле һәм "Өмет" балалар студиясе үзешчәннәреннән башка Миңгол әфәнденең Омскига килгәнен ишетеп аның эш ысулларын карарга, тавышын ишетергә килүчеләр дә байтак иде. 4 сәгатьтән артык барган җыр остаханәсе бер мизгелдәй үтеп китте. Миңгол әфәнде дәрескә килгән 5 яшьлек баланы да, 70тән узган өлкән абый-апаны да игътибарсыз калдырмады, һәммәсен җырлатып карады, һәммәсенә киңәшләрен бирде.
Остаханәгә җыелган халык арасында Миңгол әфәндедән Казанга барып дәресләр алган Омски егетләре, "Умырзая" ансамбле җырчылары – Равил Хөсәенов һәм Шахзод Розметов та бар иде. Әлеге ике егетне һәм ансамбльнең җырчы кызларын – Альбина Әхкамова белән Лилия Мурзофарованы Миңгол Галиев үзенең концертында сәхнәгә чыгарды. Тамашачы аларның җырларын да бик җылы кабул итте. Миңгол әфәнденең Равил белән бергәләп башкарган җырларына алкышлар аеруча көчле булды.
Икенче көнне Омскиның Актерлар йортында концерт булды. Миңгол Галиев концерт барышында халык белән дустанә аралашты, 91 яшьлек Гөлхәдичә апа Итенәковага чәчәкләр бәйләме, 90 яшьләрен тутырган Факия апа Баратовага һәм Зәйдә апа Тузаевага үзенең җырлары язылган тәлинкәләр бүләк итте.
Миңгол әфәнде бүгенге татар җырының 90 проценты диярлек "шоу"га корылган булуына борчыла, ә җыр-моң сәнгатенең төп вазифасы – рухи тәрбия, ди ул. Хәзер бәйрәмнәрдә музыка яңгырату бик көчле, бу да начар, җыр, музыка ягымлы гына, тыныч кына булырга тиеш, шагыйрьләр дә бит матурлыкны җырга тиңлиләр, ди җыр белгече.
"Омскига килеп эшләү, дәрес уздыру, концерт үткәрү минем өчен үзе бер шатлык, тарихи вакыйга булды. Һәм сезнең "Умырзая" коллективының биюче кызы Наилә белән җырчы егете Шахзодның туенда катнашу да тарихи вакыйга, бәхетле булсыннар.
"Татарстанның Бөтендөнья татар конгрессы аша бөтен дөньяга сибелгән татар халкы белән белән элемтәдә торуы бик зур эш, безнең үз милләтебезнең дус, бердәм булуы бик тә зур әһәмияткә ия, ул башка милләтләр белән дуслыкны ныгытуга китерә, чөнки шуның аша тәрбия бара. Кешелек дөньясының киләчәге өчен татар халкының роле зур, үз милләтебезне ныгыту, рухын күтәрү юнәлешендә эшләү белән татарлар рухи тәрбия бирү мәсьәләсендә зур өлеш кертәләр", диде Миңгол әфәнде.