Башкортстанның сугыш ветераннары берлеге рәисе Тимерьян Рәҗәпов сүзләренчә, хәзер Русиядә нинди генә урам чарасы үткәрергә җыенма, кануннар кырыслатылу сәбәпле, аларны оештыру җиңел түгел. Шулай да алар Украинада барган сугышка каршы берәр чара үткәрү турында уйлыйлар.
"Моның өчен рөхсәт алу кирәк. Аны бирергә, йә булмаса бирмәскә дә мөмкиннәр. Әфган сугышында һәм аннан соң булган төрле сугышларда катнашкан егетләр белән бергәләшеп, шулай да, бу чараны үткәрергә була. Мин сугышка каршы. Телевизордан карап күпләрнең һәлак булуын күрәм. Бу кирәкмәгән сугыш дип уйлыйм. Мин сугышның ни икәнен һәм аның нинди кайгылар алып килүен Әфганстанда күрдем инде", ди Рәҗәпов.
Аның фикеренчә, бу сугышта кем генә катнашмасын, Русия ягыннан үз теләге белән анда барганнармы, әллә Украина хәрбиләреме, әллә "ополченецлармы" – барыбер бу кан коешны тиз арада туктату зарур. Үзе ул бу сугышта Русия гаскәрләре катнашмый дип саный.
Рәҗәпов элекке Советлар берлеге илләрендәге сугыш ветераннарының 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр Мәскәүдә үткән җыенында катнашкан. Бу чарада Украинада бара торган сугышны туктату таләбе белән резолюция кабул ителгән.
"Бу чара вакытында Украинаның әфган сугышы ветераннары җитәкчесе дә чыгыш ясады. Ул Украина президенты Петр Порошенко сәясәтен хуплый. 11 чит илдән һәм Русиянең 40 төбәгеннән килгән егетләр алдында чыгыш ясаганда ул: "Әйдәгез, Путинга һәм Порошенкога бу сугышны туктатыйк, дип мөрәҗәгать белән чыгыйк", диде. Аның тәкъдимен бу чарада катнашучыларның барсы да хуплады һәм резолюция кабул иттек", ди Рәҗәпов.
Русиянең кайбер шәһәрләрендә әфган ветераннары Украинаның көньяк-көнчыгышында барган сугышка каршы митинглар да үткәрә башлады.
Русиянең Әфганстан ветераннары берлегенең Бежицки бүлеге 5 сентябрьдә Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде. 13 сентябрьдәге протест чарасы турында да килешенгән. "Украина белән сугыш булмаска тиеш" һәм "Икенче Әфганстанны булдырмаячакбыз" дигән шигарләр белән чыктылар алар. 11 сентябрьдәге чарада 40 кеше катнашачак һәм аларның кулларында "Интернационалист сугышчылар Украина белән сугышка каршы", "Безгә икенче Әфганстан булмаячак дип вәгъдә иткән иделәр" дигән шигарләр дә булачак.
Бу чараны оештыручы Владимир Барабанов сүзләренчә, Русиядәге телевидениедә Украинадагы сугыш турында бары тик ялган гына күрсәтелә һәм кешеләр моңа ышана, ә Әфганстаннан кайткан кебек табутлар кайта башлагач, алар фикерләрен нык үзгәртәчәк.
"Әфганстандагы сугыш та нәкъ шулай ук башланган иде. Без әфган сугышы ветераннары моны яхшы хәтерлибез. Без бу вакыйгаларның кабатлануын теләмибез. Безгә бер тапкыр сезнең арадан кирәксез корбаннар булды, шуңа күрә "икенче Әфганстан булмаячак" дип вәгъдә иткән иделәр.
Хәзер Русия катнашында Украинада бара торган сугыш Әфганстандагы безнең югалтуларны оныттырмакчы. Безнең тынычлыкта яшисебез килә", ди Барабанов.
Аның сүзләренчә, хәзер дә Советлар Берлеге вакытындагы кебек кешеләрнең проблемнарын сугыш белән оныттырырга телиләр һәм Русиянең бу гамәлләрендә ялган ярылып ята.
"Мин бу сугышның төбендә социаль сәбәпләр ята дип уйлыйм. Русиядә һәм шулай ук Украинада яшәүчеләр дә тормышларыннан канәгать түгел. Начар тормышка гаеплеләрне эзләү элек тә булган, хәзер менә чираттагы дошман табылды – ул Украина", ди Барабанов.
Күпләр телевизордан күрсәткәннәргә ышана, табутлар кайта башлагач алар бөтенләй башкача сөйләячәк
Русиядән үз теләкләре белән бу сугышка баручылар, телевидениегә интервью биргәндә "геделлек өчен көрәшәбез һәм һәлак та булабыз" дип ялкынлы сүзләр сөйләүчеләр турында ул: "Алар ниндидер явыз көчләргә каршы сугыша. Алар рус республикасы төзергә тели, ә моның төбендә нацизм ята. Алар ахмакларча аны Русиягә кушарга маташамы? Гомумән, бу сугышның максаты анык түгел. Монда барсы да махсус операциягә охшап тора. Без, элекке хәрбиләр буларак, моны яхшы аңлыйбыз. Руслар Украинада начар яшәгәнгә украиннар гаепле дип белдерүләр берничек тә дөреслеккә туры килми. Экраннардан коточкыч алдаулар күрсәтелә. Күпләр, нигәдер, телевизордан күрсәткәннәргә сукырларча ышана. Иртәгә табутлар кайта башлагач, алар бөтенләй башкача сөйләячәк әле", ди Барабанов.