3 апрельдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе республика прокурорының административ мөрәҗәгатен карап, аны канәгатьләндерде. Прокурор башкорт активисты, сәяси эмигрант Руслан Габбасовның "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабын "экстремистик материал" дип тануны һәм аны тыюны сораган иде. Активист үзенең китабы аша башкорт халкының "һәрвакыт азатлык һәм бәйсезлеккә омтылып яшәвен" әйтергә телим ди, китапны тыю "аңа кызыксыну гына уятыр" дип саный. Социолог Дмитрий Дубровский исә, "антиэкстремистик кануннар Русия хакимиятенә бик уңайлы булып чыкты" дип уйлый.
Төрле этник төркемнәр арасында дошманлык тудыручы билгеләр табылган
Башкортстан прокуратурасы республиканың Югары мәхкәмәсенә "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабын "экстремистик материал" дип тануны сорап мөрәҗәгать итүе турында Руслан Габбасов үзе сөйләде.
Башкортстан прокуратурасының административ дәгъва гаризасы (Азатлык Радиосында аның күчерелмәсе бар) Югары мәхкәмәгә гыйнварда җибәрелгән. Документта прокуратура китап текстына ясалган лингвистик тикшеренүгә сылтана. Бу тикшеренүне узган елның ноябрендә Уфа фән һәм технология университетының халыкара һәм интеграцион хокук кафедрасы доценты Розалия Йосыпова уздырган.
Тикшеренүдә әйтелгәнчә, Габбасов китабында "милләт ягыннан (башкортлар — үзебезнекеләр һәм урыслар — читләр); дини яктан (мөселманнар — үзебезнекеләр һәм мөселман булмаучылар — читләр); социаль яктан (башкорт халкы — үзебезнекеләр һәм Русия дәүләт хакимияте — читләр) дошманлык яки нәфрәт уяту билгеләре табылган.
Шулай ук Йосыпова китапта "Русия дәүләт хакимияте оешмаларын тискәре бәяләү билгеләре бар" дип тапкан.
"Автор Башкортстанда яшәүчеләрне Русия Федерациясеннән чыгарга, сәяси бәйсезлек алырга турыдан-туры чакыра", дип, прокуратура тикшеренүдән өземтә китерә.
Габбасов: "Бу тыю китапка кызыксынуны арттырачак"
Руслан Габбасовның "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабы 2024 елның гыйнварында чыкты.
Ул бу китапта башкорт милләтчеләренең "Күк бүре" оешмасы, аның "оешуы, чәчәк атуы, сәяси эшчәнлеге" турында һәм Башкортстан республикасының беренче президенты Мортаза Рәхимов чоры беткәннән соң булган сәяси вакыйгалар" турында сөйләнә, дип аңлатты. Ул вакытта Габбасов китапның "Башкорт митлләтчесе язмалары. "Башкорт" иҗтимагый оешмасы" дигән урыс телендә язылган икенче өлеше дә чыгуын игълан иткән иде.
— Мин үземнең китабымда башкортларга һәм аны укыган башка милләт кешеләренә башкортлар һәрчак үз җирләре өчен көрәшүен, бу империядә котылу булмасын аңлавыбыздан соң (ул ничек кенә аталмасын — Русия империясе дипме, СССР яки Русия Федерациясе дипме), бездә һәрчак азатлыкка һәм бәйсезлеккә омтылыш булуын җиткерергә теләдем. Алга таба, китапның икенче өлешендә башкорт милли хәрәкәтенең аеруча шәһәрләрдә ничек үсүен, аның шундый шартларда республиканың һәм башкорт халкының мәнфәгатьләрен ничек якларга тырышуын күрсәттем", дип сөйләде Габбасов.
"Башкорт" оешмасының эшчәнлеге турындагы китапның икенче өлешен бастыруны әлегә планлаштырмыйм, диде активист Idel.Реалиига.
— "Башкорт" оешмасының элекке әгъзаларына карата репрессияләр бара, ә китапта республикада булган вакыйгаларда актив катнашкан кешеләрнең исемнәре аталган. Шуңа күрә, Путин режимы җимерелгәнчегә кадәр, китапның икенче өлеше басылмаячак, — дип аңлатма бирде Габбасов.
Китабына карата эзәрлекләүләр булуны көткән.
— Бүген, нинди дә булса халыкның азатлык өчен көрәше, империягә каршы чыгу турында һәр сүз тыелган яки цензурага дучар ителгән, — дипде Габбасов.
Мәхкәмә карары өчен борчылырга җыенмый, чөнки китап республика кибетләрендә сатылмый.
— Киресенчә, минемчә, бу тыю китапка булган кызыксынуны тагын да арттырыр. Аны әле дә онлайн рәвештә йөкләп алырга мөмкин. Йөкләүләрнең саны миңа билгеле түгел. Ләкин аны минем барлык якын кешеләрем һәм бөтен дошманнарым укыган, бу китапның кызыклы булуын күрсәтә. Әлеге китапка карата уңай фикерләр генә ишеттем, — диде Руслан Габбасов.
Эксперт фикере: "Бу — чыннан да сәяси эзәрлекләү"
"Idel.Реалии" проектына интервью биргән социолог һәм этнолог Дмитрий Дубровский китапны эзәрлекләүнең төп сәбәбе Русия һәм урыс империализмны тәнкыйтьләү дип саный.
— Китапка һәм шикаятькә карата хисләрем төрле, — диде ул. — Әгәр бу китапны эксперт буларак тикшерсәм, мин дә анда экстремизм табар идем. Ләкин Башкортстан прокуратурасы тапкан урыннарда түгел. Китапта сәяси белдерүләр һәм тарихи вакыйгалар бар, автор үзенең сәяси карашларын һәм тарихи вакыйгаларга карашларын бәян итә, һәм бу аның хокукы. Бу сүзләр Русия кануннарында дошманлык тудыру һәм нәфрәтне арттыру дип саналмый. Бу тарихи өлештә, Русия империясен, урыс империясен тәнкыйтьләүдән башка, бернинди дә экстремизмга чакырулар юк. Мөгаен, шушы тәнкыйть китапны эзәрлекләүгә сәбәп булган.
Дубровский фикеренчә, китапның төп өлешендә, "Күк бүре" оешмасының эшчәнлеге турында сөйләгәндә (бу оешмада Руслан Габбасов та катнашкан), "берничә урын бар, анда автор хокуксыз көч куллануны тасвирлый һәм аны "урам активлыгы" дип атый.
— Ләкин Русия прокуратурасы башкача эш итә, — ди Дубровский. — Алар фикеренчә, Русия империясе, Советлар Берлеге һәм Русия Федерациясенең колониаль сәясәтен тәнкыйтьләү — сепаратизм һәм экстремизм булып санала. Бу Русиядә алып барылган гомум сәясәткә туры килә: дәүләтне тәнкыйтьләүне экстремизм итеп карау гына түгел, ә милли сәясәтне, милли тигезсезлекне тәнкыйтьләүне дә милләт-ара дошманлык тудыру дип саныйлар. Шуңа күрә, китаптагы башкортларның колониаль басымга дучар булу тарихы белән бәйле өлеше прокуратураның ярсуын тудырган. Бу шикаятьне чын мәгънәсендә сәяси эзәрлекләү дип әйтергә мөмкин.
- Руслан Габбасов 2021 елның көзендә Русиядән китте. 2023 елда аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата былтыр "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
- Былтыр февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
- 2023 елның мартында үзенең фикердәшләре белән бергә Габбасов "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" корды. 2025 елның гыйнварында Русия Федерелаль иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" бүлекчәләре дип санап 172 оешманы кертте. Анда "Башкорт милли-сәяси үзәге" (БашНацПолит) һәм "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" да бар.
- Габбасов Русиянең "террорчы" оешмалар исемлегенә башкорт хәрәкәтләре керүен Путин хакимияте милли-азатлык хәрәкәтләреннән куркуын күрсәтә, дип аңлатты.
- Руслан Габбасов "Баймак эше"ндә дә гаепләнә. Аны Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрне" оештыруда гаеплиләр. 24 гыйнварда активистны халыкара эзләүгә бирделәр. 26 гыйнварда Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе хөкемдары Наталья Дударь Габбасовны Русиягә тапшыргач яки аны Русиядә тоткарлагач та ике айга кулга алу турында читтән торып карар чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!