17 сентябрьдә бирегә мәхкәмә вәкиле килеп бу оешмалар бинаны бер тәүлек эчендә бушатырга тиеш дигән "хөкем карары" белән таныштырды. Бинадан чыгып китмәгән очракта, аларның милке кулга алыначагы, бинага беркем дә кертелмәячәге белдерелде.
"Кырым" вакыфы рәисе Риза Шевкиев әйтүенчә, вакыфка шәһәрнең төрле урыннарында урнашкан үз күчемсез милке белән нинди дә булса эшчәнлек алып бару да тыелган. Әлеге мәхкәмә карары үтәлмәгән очракта, Шевкиевнең җинаять җаваплыгына тартылу мөмкинлеге турында кисәткәннәр.
"Прокуратура" мөрәҗәгате нигезендә "Кырым" вакыфының банк хисабы туңдырылган һәм яңа хисаплар ачу тыелган.
Шевкиев Крым.Реалииның Шмидт урамы, 2 адреслы бинадан чыгачаксызмы, дигән соравына бу мәсьәлә белән юристлар шөгыльләнүен, киңәшләшүен белдерде. "Бинадан чыгып китү дә гамәлдә мөмкин түгел, шул ук вакытта, чыгып китмәсәк, без аларга бинабызны басып алырга һәм оккупациядә тотарга сәбәп бирәбез дигән сүз", ди Шевкиев.
Бу хәлләрне ул кырымтатарларның 14 сентябрьдә узган сайлауларда актив катнашмавы белән бәйли. "Хәзер кырымтатар халкын Кырымдагы халыкның калган өлешенең яхшы тормышына куркыныч тудыручы золым итеп күрсәтәчәкләр, дошман образы тудырып безне актив рәвештә репрессияләячәкләр. Шулай итеп алар үзләренә арт белән борылган сайлаучылар арасында яклау табарга һәм үз рейтингларын күтәрергә тырышачаклар", ди Шевкиев.
16 сентябрь иртәсендә Кырымтатар мәҗлесе бинасына кораллы кешеләр килеп тентү уздырган иде. "Хакимият" вәкилләре бу тентүгә бернинди аңлатма бирми. Тентү нәтиҗәсендә мәҗлеснең кайбер утырышларының протоколлары, берничә дини китап, компьютерлар һәм кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевнең шәхси әйберләре алып кителгән.
17 сентябрьдә тентүләр кырымтатар өйләрендә һәм мәчетләрендә дә дәвам итте.
Кырымтатар мәҗлесенең Кырымнан сөрелгән җитәкчесе Рефат Чубаров бу гамәлләре белән кырымтатарларны туган җирләреннән китәргә мәҗбүр итәргә телиләр, әмма без китмәячәкбез, диде.
“Без үз җиребезне ташлап китә алмыйбыз. Без анда ярты ел буе кайттык, безне дәүләтебез яклый алмады, әмма без Украина патриотлары булып калабыз, чөнки барыбер Кырымның Украинага кайтачагын беләбез”, диде Чубаров.
Мәҗлеснең элекке җитәкчесе, кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев әйтүенчә, Кырымтатар мәҗлесе “яңа хакимияткә” буйсынмаячак һәм шуңа күрә мондый репрессияләр дәвам итәчәк.
“Алар Кырымтатар мәҗлесен бу оккупацияне кабул итүче һәм хуплаучы оешма итеп күрергә тели. Бездә андый хәл булмады һәм булмаячак та, шуңа күрә бу басым ясайлар һәм бу репрессияләр дәвам итәчәк”, диде Җәмилев.