Кешенең килеп чыгуына багышланган Казанда узачак чара алдыннан гына католиклар башлыгы Рим папасы Францис чиркәүнең бу мәсьәләгә карашның үзгәрүен күрсәткән белдерү ясады. 27 октябрь католик чиркәвенең голәма академиясе утырышындагы чыгышында Рим папасы дөньяның Зур шартлаудан башлануын һәм эволюция теориясен тануын белдерде һәм "Аллаһ ул тылсымчы түгел һәм аның тылсым таягы юк", диде.
"Тәүратта Яратылыш турында укыганда берәү Аллаһ тылсымчы һәм аның кулында тылсым таягы бар дип уйларга мөмкин. Бу дөрес түгел. Кешелек дөньясы эволюция кануннары белән барлыкка килгән", диде Рим папасы үз чыгышында.
"Дөнья хаостан башланмаган. Дөньяның башланышы саналган Зур шартлау [теориясе] Яратучы Аллаһ катнашын кире какмый, киресенчә, ул аңа мохтаҗ. Табигатьтәге эволюция дә яратылыш төшенчәсенә каршы килми, чөнки бар ителгән әйберләр генә эволюция кичерә ала."
Францис үз сәясәте белән 1939-1958 елларда католиклар башлыгы булган Пиус XIIне хәтерләтә. Иң прогрессив Рим папасы исә Иоанн Павел II булган. 1996 елда ул эволюцияне "расланган факт" дип атады.
Франциска кадәр Рим папасы булган Бенедикт XVI "буталчык дөньяның катлаулылыгын эволюция теориясе белән аңлатып булмый" дигән иде.
Галимнәр, Рим папасының католик дөньясындагы абруен искә алганда, аның бу белдерүен мөһим дип саный.
Эволюция теориясенең дингә, аеырым алганда ислам диненә каршы килмәве турында мөселман галимнәренең элегрәк тә белдергәне бар иде.