Төркиянең террорга каршы махсус көчләре якшәмбе Zaman басмасы бинасына тентү белән килеп баш мөхаррир Әкрәм Думанлыны кулга алды. Тентүне һәм Думанлының кулга алынуын туры эфирда Төркиянең берничә телевидение каналы күрсәтте. Баш мөхаррир чыгыш ясады.
Шул ук вакытта Samanyolu исемле радио, телевидение һәм интернеттагы мәгълүмат чараларын берләштерүче ширкәттә дә тентүләр булды. Ширкәт җитәкчесе Һидает Караҗа, аның белән бергә продюсер, мөхәррир, тапшырулар мөдире кулга алынды. Тентүләр бер үк вакытта илнең 13 вилаятендә барды. Тунҗели, Мардин һәм Шырнак вилаятьләрендә элекке полиция офицерлары, барлыгы 24 кеше кулга алынды.
Истанбулдагы Zaman басмасы бинасына каршына җыелган халык хакимиятләрнең бу гамәленә кискен һәм ачулы ризасызлык белдерде. Җыенга оппозициядәге танылган сәясәтчеләр, зур тираж белән таралучы бу басманың укучылары килде.
Төркиянең журналистлар берлеге тентүне сүз ирегенә һөҗүм дип бәяләде.
"17-25 декабрьдә коррупция эше тикшерүенең бер еллыгы алдыннан халыкның игътибарын башкага юнәлтү теләге ярылып ята. Хакимият үзләрен урлашуда гаепләүчеләрне җәзаларга тели", диелгән берлек белдерүендә.
Европа Берлеге, АКШ һәм кеше хокукларын яклау оешмалары да мөрәҗәгать белән чыкты.
"Журналистлар һәм кулга алынган башкаларга карата гаепләүләр уйдырма. Кулга алулар хөкүмәтне тәнкыйтьләгән һәркемнең тормышына һәм сүз ирегенә куркыныч янауны аңлата. Бу хөкүмәтнең үзен коррупциядә гаепләвенә җавабы. Төркиядә сүз ирегенә һөҗүмне туктатырга кирәк", диелгән Freedom House оешмасы белдерүендә.
"Төркия һәм матбугат ирегенең юллары аыерылды. Zaman’да тентүләр борчу уята", дип язды Европа парламенты президенты Мартин Шульц Твиттерда.
Твиттерда бу белдерүләр Zaman басмасы башлаган #ÖzgürBasınSusturulamaz (ирекле матбугатның тавышы бастырыла алмас) дигән һэштег белән чыга.
АКШ Төркиягә демократик җәмгыять нигезләрен какшатмауны таләп итеп мөрәҗәгать итте.
"Матбугат иреге һәм мәхкәмәләрнең бәйсезлеге һәр сәламәт демократиянең нигезен тәшкил итә, болар Төркия конституциясендә язылган. Төркиянең дусты һәм беректәше буларак, без хакимиятләрне бу нигезләрне какшатмауны һәм Төркиянең демократик нигезен җимермәүне сорыйбыз", диелгән Ак Йорт белдерүендә.
Прокуратура утыздан артык кешегә террор оешмасына катнашы булуда гаепләүләр белдерде.
Zaman һәм Samanyolu мәгълүмат чараларының АКШта яшәүче танылган дин галиме Фәтхулла Гүлән белән элемтәдә торулары билгеле. 2013 елның декабрендә хөкүмәт вәкилләренең коррупция эшчәнлеген тикшерү вакытында Эрдоган хакимияте аны фетнә оештырып хакимиятне үз кулына алу омтылышында гаепләде.
Ул чакта премьер-министр булган Эрдоган халыкка моны илдә "параллель дәүләт" барлыкка килеп, аның вәкилләре хокук саклаучылар сафларына, медиа ширкәтләренә үтеп кереп Төркиянең тотрыклыгына яный дип аңлатырга тырышты.Үзенең дошманнарын ул исеме белән атамады, ләкин җәмәгатьчелеккә Эрдоганның Гүлән хәрәкәте белән кискен каршылыкта булуы ачыктан-ачык билгеле.
Гүлән хәрәкәте Төркиядә шәхси мәктәпләр челтәре ("дәресханә") белән идарә итә. 2000нче еллар башында аның хакимияттәге АКР партиясе белән арасы яхшы иде, ул вакытта хәрәкәт Эрдоганга хакимияткә килергә ярдәм итте. Ләкин премьер-министрның идарә итү стиле авторитарлана башлагач, Гүлән хәрәкәте АКР белән каршылыкка керде.
Якшәмбе көнне кулга алынучылар арасында Samanyolu телевидениесенең танылган алып баручылары һәм артистлар да бар.