Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа "Нур" театрында Яңа ел алдыннан татарча тамаша куелды


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

23 декабрьдә "Нур" театрында "Насретдинның алтын ишәге" исемле әкият премьерасы һәм тамашадан соң брифинг узды. Татар театрында Яңа ел алды тамашасы, ниһаять, татар телендә куелды.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңа ел саен балалар өчен урыс телендә тамашалар куя иде. Быел театр татар телендә әкият әзерләгән. Ул - Шапи Казыевның (авар драматургы - ред.) “Насретдинның алтын ишәге” исемле тамаша.

Әтиле-уллы тамашачы
Әтиле-уллы тамашачы

Тамаша алдыннан театрның холлында Чыршы бәйрәме оештырылды. Ул урыс телендә барды. Моны чараны оештыручылар Чыршы бәйрәмнәренә йөрүче балаларның бик азларының гына туган телләрен белүе белән аңлата. Татарча әкияткә килгәндә, аны урысча тәрҗемәдә дә карап була иде. Ләкин залда утыручы балаларның берсе дә тәрҗемәне тыңлау өчен колакчын кимәгән иде.

Хан сараенда
Хан сараенда

Әкиятнең сюжеты бик гади: Хуҗаның яратып йөргән кызына хан өйләнергә була. Хуҗа ишәк акырган саен бер алтын тәңкә пәйда була дип, алдап, аны ханга сата. Ханның хезмәтчеләре Хуҗаны суга батырырга җыенганда, капчык эчендә үлемен көтеп утырган Насретдин алтын акчалары күмелгән урынны әйтә. Тегеләр алтын казырга киткән арада моның янына хан килә һәм ни өчен капчыкта утыруы белән кызыксына. Насретдин моны яшәртә торган капчык дип алдый. Хан аның урынына капчыкка кереп утыра һәм бераздан аны хезмәтчеләре суга ташлый.

Хуҗаның ишәге
Хуҗаның ишәге

Тамашадан соң узган брифингта театр җитәкчелеге, әкияттә уйнаган артистлар, журналистлар катнашты. Анда театрга яшьтән үк тамашачы әзерләү мөһимлеге әйтелде, бу әкиятнең шул юнәлештәге "беренче карлыгач" булуы билгеләнде. Татар театрында Яңа ел тамашасының, ниһаять, татар телендә куелуы ассызыкланды. Чарада катнашкан журналистлар тамашаның бик мавыктыргыч булуын, ләкин шул ук вакытта бүгенге яшь тамашачыны кызыксындырыр өчен заманча әсәрләр кирәклеген билгеләде.

Илдар Хаҗиев
Илдар Хаҗиев

Театрга яңа гына билгеләнгән җитәкче Илдар Хаҗиев киләчәктә милли драматургиягә өстенлек биреләчәген әйтеп һәр премьера алдыннан сәнгать белгечләре, журналистлар белән ябык тамашалар узачагын, аларда җентекле фикер алышу оештырылачагын ышандырды.

XS
SM
MD
LG