Казанның иске татар бистәсе җитәкчесе Марат Усманов башкаланың төзекләндерелгән матур бу өлешенә җан өрергә теләгәнен әйтте. Аның бу вазифага билгеләнүенә ике ай чамасы вакыт узган.
– Марат әфәнде, яңа кешене "планнарыгыз нинди" дип сорый торган гадәт бар инде, без дә шуннан башлыйк.
– Дөньяда татарлар турында ишеткәннәре бар инде. Татарлар турында күп сөйләп була. Иске татар бистәсен реставрацияләү генә түгел, аның рухи ягын күтәрү мәсьәләсе бар бит. Хәзер безнең игътибарны шуңа юнәлтәсе килә. Моны без Дөнья татар конгрессы белән бергәләп эшләргә килештек. Президентка һәм мэр Илсур Метшинга аларның Иске татар бистәсенә булган игътибары өчен мин бик рәхмәтле. Икътисади яктан вазгыять авыр булса да, президент һәм мэр эшне туктатмаска куштылар.
– Бистәне рухи эчтәлек белән ничек тулыландырырга җыенасыз?
– Әле бу урында ике айдан да азрак эшлим, әмма планнар бар инде. Беренчедән, Иске татар бистәсе газетын чыгарырга телибез. Аның исеме "Иске шәһәр" булачак, аның эчтәлеген әле сөйләшеп бетерәсе бар. Икенчедән, сишәмбе көнне бөтен музейларны җыябыз. Бергә нинди эш алып бара алабыз – аларның тәкъдимнәрен тыңламакчы булам. Өченчедән, җәй көне Петербур университеты белән бергә "Казан модуле" дигән җыен үткәрергә җыенабыз. Бөтен дөньядан тарих укыган студентларны җыеп безнең тарих турында әңгәмәләр, семинарлар булачак. Русия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә яшь тарихчыларны җыярга телибез анда. Ике көнлек бу чараның програмын оештыру комитеты эшләп бетерә. Петербур университетында Казан тарихчылары да эшли, анда тарихны өйрәнү һәм укыту тәҗрибәсе зур, шуңа күрә "Казан модулен" алар белән үткәрәчәкбез. Бу җыенда, әлбәттә, Казан федераль университеты белгечләре дә катнашачак.
Иске татар бистәсендә татар телендә тарихка багышланган лекцияләр уздыруны планга керттек. Танылган тарих белгечләре белән сөйләштек бу турыда, аларның програмы да әзерләнә. Безнең алты урамда 36 тарихи бина бар бит. Ул програмны мин үзем 36.6 програмы дип атадым. Аны җәйгә таба тәкъдим итәргә җыенам. Бу туристлар өчен шушы биналарны аңлатучы махсус маршрут булачак.
– Казанда Чәк чәк музеен ачучылар Прагадагы шоколад музееннан илһамланып кайткан. Сез кайсы булса да берәр чит илгә барганда, андагы иске бистәләр буйлап йөргәндә, Казанда да Иске татар бистәсенең киләчәге шундыйрак булсын иде дип хыялланган берәр шәһәр бармы?
– Истанбулның иске шәһәрен шундый илһам бирүче урын дип атар идем үзем өчен. Азәрбайҗан башкаласы Бакуның иске шәһәре бик матур диләр, анда да быел барып күрәсем килә, әле булганым юк.
– Әйткән планнарыгыз максаты беренче чиратта татар тарихын читкә таныту кебек. Үзебезнең Казан яшьләре өчен чаралар дәвам итәчәкме?
– Быел ул лекцияләр дәвам итәчәк. Алай гына да түгел. Узган ел алар тарихка гына багышланган иде. Быел Дөнья татар яшьләре форумы белән сөйләштек без, лекцияләр физика, математикага да багышланачак, алар Каюм Насыйри урамында үткәреләчәк. (Узган ел Бөтендөнья татар яшьләре форумы башлангычы белән Кабан күле ярында УКЫ Open Air Татар университетының беренче лекциясе оештырылды - ред.) Без шулай ук мәктәп мөдирләре белән очраштык. Алар белән Иске татар бистәсенә багышланган бәйгеләр уздырырга килештек.
– Хәзер инде сезнең карамакта булган бистәдә узган ел "Культурный сдвиг" фестивале узды, аның татар бистәсенә кирәге юк дигән сүзләр дә булды...
– Нәрсә дип әйтим инде. Беренче тапкыр үткәрелгәндә мин әле эшләми идем. Фестиваль быел да планнарга кертелгән. Былтыр анда Татарстан иҗат төркемнәре катнашты. Быел анда бөтен Русиядән сәнгатькәрләрне чакырырга җыеналар. Татар бистәсе, безнең тарихыбыз турында күбрәк кеше белеп китәр, файдалы булыр дип саныйм. Аңа глобаль яктан карасак – туристлар килү ул инвестиция. Әмма безгә, татар халкына үзебезнең тарихыбызны белеп, аны рухи яктан баетып башкаларга да күрсәтә белергә кирәк.