2015 елны Әдәбият елы дип игълан итү бихисап яңа башлангычларга нигез салды. Башкортстанда да бу тәңгәлдә күп чаралар оештырыла. Аларда Башкортстан татар язучылары да бик теләп катнаша. Республикада 55 каләм әһеле Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булып торса, җәмгысе 150гә якын каләм әһеле татар телендә китапларын нәшер итә, төрле матбугат басмаларында әсәрләрен бастыра. Шул ук вакытта Уфа татар әдипләрен борчыган проблемалар да баштан ашкан. Дәүләт китап нәшриятында татар китапларының бик аз санда дөнья күрүе дә, каләм хакының түбән булуы да, әдәби иҗатка яшьләрнең берәм-сәрәм генә килүе дә хафага сала. Шушы һәм башка проблемалар хакында фикер алышу өчен, Башкортстан Язучылар берлегендәге татар әдипләре берләшмәсе әгъзалары түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырды.
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Язучылар берлеге әгъзалары булган әдипләр катнаша. Шагыйрә Фәния Габидуллина - Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары да. Танылган әдипләр - Илдус Фазлетдинов, Лилия Сәгыйдуллина, Дилбәр Булатова һәм яшь прозаик Айдар Зәкиев әдәби хәятны җанландыру юллары турында фикерләшә. Очрашу татар яшьләренең әдәби иҗатка аз килүе сәбәпләре турында сөйләшүдән башлана.
Үзе дә Башкорт дәүләт университетының татар бүлегендә мөгаллимә булган Лилия Сәгыйдуллина яшьләрнең әдәби иҗатка аз килүе сәбәпләре дип соңгы елларда Башкортстанда йөзләрчә татар мәктәпләренең ябылуын, татар теле һәм әдәбиятының фән буларак кына укытылуын атый.
Шул ук университетта укыткан Илдус Фазлетдинов та хәзер югары уку йортларына килүче татар яшьләренең дә белем дәрәҗәсе элеккеләрдән шактый түбән булуын ассызыклый. Мәктәпләрдә башкорт телен дә кертү татар балаларының телен бутый, алар ни ана телен, ни башкортчаны юньләп белми, ди ул.
“Кызыл таң” гәзитендә эшләүче яшь журналист һәм прозаик Айдар Зәкиев каләм хакының түбән булуын да әйтә. Хәзер яшьләр күбрәк акча эшләргә омтыла. Ә китап язып матди хәлеңне яхшыртып булмый, ди ул. Яшь иҗатчылар арасында төрле бәйгеләр оештырылса, грантлар бирелсә, яшьләр бәлки әдәби иҗатка тартылыр да иде, ди ул.
Илдус Фазлетдинов Башкортстан татар язучыларының гомум татар әдәбиятыннан читләштерелүенә зарланды.
“Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлегенең бер генә корылтаенда да Башкортстан татар язучылары хакында чыгышлар булмады. Татарстан Язучылар берлегендә Башкортстан каләм әһелләре белән эшләүче махсус бүлек булдыру кирәк, - ди Илдус Фазлетдинов.
Шагыйрә Фәния Габидуллина Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары һәм татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе буларак быелгы уй-ниятләр хакында сөйләде. Төрле районнарга чыгып яшь һәм башлап язучыларның кульязмаларын тикшерү һәм аларның лаеклы дип табылганнарын нәшриятка тәкъдим итү күзаллана. Берлеккә яңа әгъзалар да кабул ителәчәк.
Сәгатьтән артык барган сөйләшүдә татар каләм әһелләре башка көнүзәк проблемаларны да күтәрде. Башкортстан татар әдәбияты гомумтатар әдәби хәятында игътибар үзәгендә булсын, Татарстан ягыннан Уфа ягы татар әдипләре әсәрләренә төпле әдәби анализ ясалсын, татар китаплары башкалар белән бәрабәр дәрәҗәдә нәшер ителсен. Менә шундый теләк-тәкъдимнәргә Әдәбият елында бәлки күбрәк дикъкать ителер.