Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада язучылар хатын-кызларны зурлады


Кичәдә чыгыш ясаган шагыйрьләрнең берсе Зөфәр Вәлит
Кичәдә чыгыш ясаган шагыйрьләрнең берсе Зөфәр Вәлит

Башкортстан язучылар берлеге йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хатын-кызларга мәдхия уку кичәсе узды. Анда шагыйрьләрнең чыгышлары җыр һәм музыка белән үрелде.

Башкортстан Язучылар берлегендә узган чарада шагыйрьләр, язучылар, матбугат һәм китап нәшрияты хезмәткәрләре, татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары катнашты. Чара хатын-кызларны зурлау максатыннан оештырылды.

Рәиф Әмиров
Рәиф Әмиров

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров: “Хатын-кыз дигәндә, безнең һәркайсыбызның күз алдына әниләре, җәмәгатьләре, әбиләре, картәниләре, дәүәниләре, апа-сеңелләре килә. Тарихка күз салсак, беренче тапкыр бу көн 1857 елның 8 мартында Нью-Йоркта билгеләнгән. Ул көнне тегүчеләр “буш кәстрүлләр маршы” дигән чара уздырган. Француз инкыйлабында хатын-кызлар Парижда тигезлек, ирек, сайлау хокугы таләп итеп марш уздырган. Узган гасырда бу бәйрәмне, башлыча, социалистик илләр генә билгеләде. Дөньялар үзгәргәч аның кыйммәтен төшерергә омтылу да булды. Ләкин без аңа карамый әлеге көнне зурлап билгелибез. Ел саен аналарны, хатын-кызларны, кыз-кыркынны олылап, котлап бәйрәм итү һич тә артык түгел. Дөрес, хатын-кызны зурлау елына бер генә булырга тиеш түгел, ул ел буе дәвам итәргә тиеш. Коръәндә дә оҗмах аналарның аяк астында дип әйтелүе юкка түгел.”

Рәиф Әмиров берничә ел элек хатын-кызларга багышланган “Гөлҗамал”, “Зөләйха”, “Әкълимә”, Гүзәлем”, “Бибинур”, “Зимфирәккәй” кебек җыр текстларын туплап чыгарган “Җырым сиңа булсын” китабын күрсәтеп, аны тулыландырып кат-кат чыгарып булуын, ир-атларның бу темага даими иҗат итүләрен ассызыклады. Ир-атларга багышланган нибары бер “Салаватка” дигән җыр тексты гына булуын әйтте.

Чыгыш ясаучылар кайбер саннарга да тукталды. Аңа караганда, республикада бүген 2,2 миллион гүзәл зат яши. Бу бар халыкның 53 процентын тәшкил итә. Уртача 1000 ир-атка 1134 хатын-кыз туры килә. Малайлар кызлардан күбрәк туса да, 34 яшьтән соң сан хатын-кызлар ягына үзгәрә. Яшьләре өлкәнәйгән саен хатын-кызлар саны арта, 70 яшьтән соң хатын-кызлар яшьтәш ир-атлардан 1,7 тапкыр күбрәк тәшкил итә.

Чыгышларда шагыйрьләр әниләренә, хатын-кызларга багышлап язылган шигырьләрен укыды.

Шагыйрь Зөфәр Вәлит:

Әниемә

Әниемә булган хисләремне
Мин тарата алмам бер кайда.
Чөнки дә ул миңа Алла кебек,
Бәя биреп булмый Ходайга!

Руслан Сөләйманов
Руслан Сөләйманов

Яшь шагыйрь Руслан Сөләйманов:

Хатын-кызга һәйкәл кояр идем

Хатын-кызга һәйкәл кояр идем,
Сөйгәннәрен көтеп торганга.
Башкаларга кырын күз дә салмый,
Үз ярына тугры булганга.

Хатын-кызга һәйкәл кояр идем,
Өзелеп ирен каршы алганга.
Иркәләпләр, назлы сүзләр белән
Иртәләрен озатып калганга.

Хатын-кызга һәйкәл кояр идем,
Иң бөек зат – Ана булганга.
Һәрбер бала елап туган саен
Җир шарына бәхет тулганга.

Хатын-кызны мин Алладай күрәм.
Һәйкәлләр вак хәтта алтыннан.
Кояр идем зурлап һәйкәлләрне
Күкләрдәге йолдыз ташыннан.

Венер Фәттах
Венер Фәттах

Шагыйрь Венер Фәттах шаян шигырьләрен укыды.

Нигә сылу чәчәк булдың?

Нигә, иркәм, сылу чәчәк булдың?
Чибәрләрне бар да ярата.
Читләп очмый хәтта бер күбәләк,
Матур чәчәк бик тиз карата.

Чәчәкләрнең матурлыгы бизи
Бәйрәм, табыннарның үзәген.
Һәр күбәләк сайлап кына куна
Чәчәкләрнең иң-иң гүзәлен.

Күбәләкләр ләззәтләнү белән
Башкаларга очып китәләр.
Ә чәчәкләр сулганчыга кадәр
Зар-интизар булып көтәләр.

Сылу чәчәк кебек син үзең дә,
Яннарыңда торам чүгәләп.
Канатларны йолкып алып бәрдем
Мин чәчкәсен тапкан күбәләк.

Шагыйрьләрнең чыгышлары җыр һәм милли музыка белән үрелеп алып барылды. Ир-ат шагыйрьләрнең хатын-кызлар көне уңаеннан моңа кадәр андый чара уздырганнары юк иде. 23 февральдәге Ватанны саклаучылар көнендә хатын-кызлар ирләрне зурлауга багышланган әдәби кичә оештырган иде.

XS
SM
MD
LG