Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешене хөкем итәләр


Баймакта колониягә хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны хуплап узган каршылык чарасы. 17 гыйнвар, 2024 ел
Баймакта колониягә хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны хуплап узган каршылык чарасы. 17 гыйнвар, 2024 ел

Аларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә  катнашуда һәм хакимият вәкиленә сәламәтлек белән гомергә куркыныч тудырмастай көч куллануда гаеплиләр. 

Самар шәһәренең Промышленный район мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр белән бәйле ике утырыш үтә. Аларның берсендә Айгиз Әпсәләмовны, Раил Галинны, Вадим Каһармановны, Айсур Тулыбаевны һәм Айгиз Уразаевны, ә икенчесендә тикшерү барган вакытта йорт сагына утыртылган Минзия Адыгамованы хөкем итәләр. Бу хакта Idel.Реалии яза.

Шулай ук язмада әйтелгәнчә Оренбур өлкәсенең Орскидагы Үзәк район мәхкәмәсендә Айтуган Абдуллин белән Мурат Бикбулатовны хөкем итәләр. Аларның барысын да киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) һәм хакимият вәкиленә сәламәтлек белән гомергә куркыныч тудырмастай көч куллануда (Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр.

Моңарчы 7 ноябрьдә Ижау шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешенең — Айтуган Малабаев, Вилүр Карачурин, Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровның җинаять эшләре карала башлаган иде. "Мәхкәмә процессы тиз узар күрәсең: адвокатлар әйтүенчә, хөкемдар эшне 4-5 утырышта, декабрь ахырына кадәр карап бетерергә ниятли", — дигән "Idel.Реалии"га бер гаепләнүченең туганы.

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.

Аның фаразынча, "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең "кимендә 50 процентын ахыр чиктә өйләренә җибәрәчәкләр".

— Бөтен кешене дә мәхкәмә аша уздырачаклар, бу эшнең бөтен максаты да шул бит. Тик бөтенесен дә утыртмаячаклар. Гаепләнүчеләрнең яртысын шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итәрләр. 30лап проценты җиңелрәк мөддәтләр алыр - мәсәлән колония-яшәүлеккә җибәрерләр. Ә "оештыручылар" һәм "координаторлар" дип атала торганнарын кырыс мөддәтләр көтәдер дип куркам. Әлбәттә, бу фаразлар гына. Чынлыкта исә күпкә начаррак та булырга мөмкин, ди адвокат.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG