Пикет Уфаның Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Анда ике дистәгә якын кеше катнашты. Кулларда: “Татар гимназиясе мөдирен эшеннән алу – милли тигезсезлекнең дәвамы”, “Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны вазифасына кайтаруны таләп итәбез!”, “Бәләбәй хакимияте башы Юрий Мурмиловны отставкага!”, “Татар балаларына – татар мәгарифе!”, “Мәгариф министры Әлфис Гаязовны отставкага!”, “Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов булырга тиеш!”,”Канунсыз фәрман бирүчеләрне җаваплылыкка тарттыруны таләп итәбез!” кебек шигарләрне күрергә була иде.
Азатлык хәбәрчесе пикетта катнашучыларның фикерләрен белеште. Башкортстан татар иҗимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов:
“Бәләбәй татар гимназиясе мөдиренең эшеннән алынуына ике ай тулып килә. Аның вазифасыннан алынуы финанс сәбәпләрдән булып чыкты. Баксаң, Нурмөхәммәт Хөсәенов уку йортын яңа тәртипләр буенча зурайту, янкорма төзетү өчен берничә ел акча сорау белән шөгыльләнгән. Бәләбәй хакимияте ярдәм итмәгәч, ул республика башы Рөстәм Хәмитов һәм мәгариф министры Әлфис Гаязовка мөрәҗәгать иткән. Икенче елны да финанс көтеп ала алмагач, Нурмөхәммәт Хөсәенов кабат республика җитәкчелегенә хат язган, аннан аңа узган елны ук акча бүленүен хәбәр иткәннәр. Татар гимназиясенә бүленгән акчаларны район хакимияте һәм мәгариф бүлеге башка максатсыз файдаланган. Нурмөхәммәт кабат җәнҗал чыгаргач, бик яхшы юл тапканнар – аны сәбәпләрен дә күрсәтми генә урыныннан алганнар. Без аны эшенә кайтаруны, гаеплеләрнең җаваплылыкка тарттырылуын таләп итеп чыктык”.
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов:
“Бәләбәй татар гимназиясе мөдиренең вазифасыннан алынуында ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан рәхимовчыларның Рөстәм Хәмитовка каршы уены дип бәяләүләр булды. Без мондый ихтималлыкны да инкарь итмибез. Шул ук вакытта Нурмөхәммәт Хөсәеновның артык эмоциягә бирелеп, төп каршылык сәбәпләрен кыска гына аңлата алмавы кайбер төгәлсезлекләргә китерде. Нәтиҗәдә Бәләбәйдә булып кайткан бәйсез журналистлар аның эштән алынуына балаларның түбәтәй һәм яулыкта йөрүе сәбәпче дигәнрәк фикерләр таратты. Бүгенге Русия шартларында әлеге аргументны китерү – ялгыш адым. Чөнки малайлар түбәтәй киеп, кызлар яулык бәйләп йөргән өчен вазифадан бушату бүгенге чынбарлыкта дөрес сәяси адым буларак билгеләнә. Шуңа Русия җитәкчелегеннән аны урынына кайтаруны таләп итү уңай нәтиҗәләр бирми. Җитәкчелеккә төп сәбәпне аңлатырга кирәк.
Мин Нурмөхәммәтнең урынына кайтарылмавын икътисади хаталар ясалудан, җирле түрәләр сәбәпле дип аңлыйм. Хәзер килеп яулык-түбәтәй факторы урындагы хакимиятнең хатасын күләгәдә калдырды. Ләкин дөреслек урнашыр дип өмет итәм.”