Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Зәйнуллин: "80 яшемә дәүләт бер китабымны да чыгармады"


Зәки Зәйнуллин: "80 яшемә дәүләт бер китабымны да чыгармады"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

Зәки Зәйнуллин: "80 яшемә дәүләт бер китабымны да чыгармады"

Билгеле язучы, милли хәрәкәт ветераны Зәки Зәйнуллинның Казанда “Эстәрлебаш дарелфөнүне” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Автор очрашуда үзенең борчулары һәм язылган әсәрләренең дәүләт басмаларында ни өчен басылмавы турында сөйләде.

12 майда Казанның Иске татар бистәсендәге “Диван” антикафесында билгеле язучы, татар милли хәрәкәтенең актив вәкиле Зәки Зәйнуллин үз көче белән бастырган “Эстәрлебаш дарелфөнүне” китабын татар яшьләренә тәкъдим итте. Очрашуда язучы бик теләп борчыган уйлары, китапның язылу тарихы белән уртаклашты.

"Дарелфөнүн – университет дигән сүз. Татарга бу сүз үзебезчә керсен дидем. Бу китапта Эстәрлебаш фаҗигасе сурәтләнә”, дип дәвам итте сүзен Зәки Зәйнуллин.

Китапта 1923 елда Башкортстанның Эстәрлебашта ислам университеты ачылмый калуның сәбәпләре, 1906 елга кадәр шигърият үзәгенең Казанда булмыйча, нәкъ менә Эстәрлебашта булуы, анда укыган унбер татар классик шагыйре турында кызыклы тарихи мәгълүматлар тупланган. Шулар белән бергә язучы хәрби темага да мөрәҗәгать иткән. Автор әйткәнчә, барысын да аңлар өчен китапны алып уку файдалы булачак.

Язучы тарихны төрле яклап барларга, укучыларга тәкъдим итәргә кирәк дигән фикердә. Әмма аны бу эшне иркенләп башкарып булмавы борчый. “Идел” журналына биргән “Бәрәннәр сугышы” хикәясен инде дүрт-биш ел бастырмыйлар икән.

“1223 елда Болгар ханының Иделдә яу вакытында батып үлүе турында әсәр бу. Мин дөреслекне язам, ә ул кирәкми”, ди Зәки Зәйнуллин.

Ике язучы – Әмирхан Еники һәм Шәриф Камал иҗатларын хөрмәт итә ул. Иҗади тәҗрибәсеннән чыгып, Әмирхан Еникинең “1917 елдан соң безнең татарда проза юк” дигән фикеренең дөреслегенә инанган. Язучы белдергәнчә, бүген дә татарда проза юк. Бәлки бер утыз елдан мин үлгәч мине күтәрерләр, бәлки күтәрмәсләр, ди ул. Шәриф Камалның да инкыйлабка кадәрге әсәрләрен генә яраткан. “Аның “Акчарлаклар”ы кебек хикәя бүген дә юк. Ә менә инкыйлабтан соңгы әсәрләре коммунистлардан куркып язылган. Мин беркемнән дә курыкмыйм. Шуңа да танымыйлар инде”, диде сигез дистәне тутырган язучы.

Зәки Зәйнуллин 80 яшен тутырганда дәүләт тарафыннан әсәрләре тупланган берәр томлыгы чыгарылмасмы дип өметләнгән. Ләкин булмаган. Язучы дөреслекне яратмау, көнчелек, шулай ук урыс идарәсенең көчле булуын искәртте.

Шуңа да карамастан Зәки әфәнде иҗатын дәвам итә. 23 еллык каләм эшчәнлеге нәтиҗәсе - 13 китабы бар. Соңгы дүрт елда алты китап чыгарган. Шуларның берсен нәшрият, бишесен үзе пенсия акчасына бастырган.

XS
SM
MD
LG