Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Бала бәхете" хәйрия концерты үтте


Казанда "Бала бәхете" хәйрия концерты узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

Казанда "Бала бәхете" хәйрия концерты узды

22 майда Казанның “Туган авылым” күңел ачу үзәгендә “Бала бәхете” хәрия концерты узды. Оештыручылар яман шеш белән авыру балаларга булышу максаты куйды.

"Туган авылым"да үткән “Бала бәхете” хәйрия концертының махсус кунагы “Тавыш” (“Голос”) проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова булды. Тамашачылар күп булмаса да, бер төркем кеше изгелек эшләү белән бергә Сәидәне ишетергә, күрергә теләп килгән. Ул исә аларны сөендереп “Татар иле нурга тулсын” дип татарча җырларын башкарды. Шулай ук Лилия Сабированың гармунда күңелле татар көйләрен уйнавы халыкны җанландырып җибәрде.

Хәйрия концертында күпчелек яшь башкаручылар чыгыш ясады. Алар арасында Ильяс Халиков, "Аxelle" төркеме, Илгиз Шайхразиев, Ширин, "Stop time" төркеме, “Риваять” ансамбле кебек яңа буын җырчы-музыкантлар булды.

Чарага керү 150 сум торды, әлеге акчалар хәйрия вакыфына тапшырылачак диде оештыручылар. Дөрес, бу кечерәк музыкаль кичәгә охшаш иде. Кыска вакыт эчендә, ашыгыбрак оештырылган чара дигән уй туды.

“Бала бәхете” хәйрия концерты артында Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге активисты Динар Зиннәтов, Татар яшьләре форумы һәм “Минем арттан йөгер” (“Беги за мной”) республиканың иҗтимагый яшьләр оешмасы торды. Максаты – яман шеш белән авыру балаларга булышу. Акчасы күп булмаса да, социаль челтәрләрдә һәм Татарстанның электрон мәгълүмат чараларында “Бала бәхете” хәйрия чарасы авыру балаларның барлыгын истә тотарга һәм булдыра алганча ярдәм итәргә кирәклекне искә төшерде.

XS
SM
MD
LG