Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ярдәм" мәчете балаларга спектакль күрсәтте


"Ярдәм" мәчете балаларга спектакль күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

"Ярдәм" мәчете балаларга спектакль күрсәтте

Балаларны яклау көне уңаеннан Казанның "Ярдәм" мәчете сабыйларга "Ак барс маҗаралары" спектаклен күрсәтте. 31 майда нәниләр һәм әниләр өчен мәчет янындагы мәйданчыкта махсус бәйрәм - Сабантуй оештырылды.

"Ярдәм" мәчете мәхәлләсенең нәни дуслары өчен Габдулла Кариев театрының балаларны яклау көне уңаеннан “Ак барс маҗаралары” спектакле зур бүләк булды. Аларны нәниләр һәм әниләр кызыксынып карады, “Ярдәм”дә тернәкләнүче күрмәүчеләр игътибарлап тыңлап утырды.

Бу әле бәйрәмнең башы гына иде, уеннар, мастер-класслар, кече Сабантуйны татар-мөселман мәҗлесләре алып баручы Гамил Нур ихластан алып барырга тырышты. Ул әлеге хәйрия чарасының мондагы кешеләр, бигрәк тә авыру балалар өчен рух күтәрү, өмет бирү чарасы булуын аңлатты.

“Ярдәм” мәчете Казанда рухи-мәдәни тартылу урынына әйләнде. Мондагы балалар бәйрәме гадәти нәниләр өчен әдәп-әхлакка өйрәтүче бәйрәм генә түгел, милли бәйрәм – Сабантуй да оештырылды. Иң элек сабыйлар сөлге җыюда, сабантуйга әзерлек йолаларында катнашты. Малайлар өчен милли көрәш узды.

Кариев театрының “Ак барс маҗаралары” спектакле аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләде. Дөрес, монда татар балалары гына түгел, төрле милләт халыклары һәм аларның нәниләре бәйрәм итте”, диде Гамил Нур.

XS
SM
MD
LG