Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов укытучылар киңәшмәсендә республикада белем бирү торышы турында хисап тотты. Иң сыйфатлы белем Бөгелмә, Казан һәм Чаллыда бирелә.
Белем бирү дәрәҗәсе БДИ нәтиҗәләренә, аттестат алмый чыккан укучыларның санына, БДИда 80 баллдан артык нәтиҗә алган укучыларның санына, Русия күләмендә оештырылган бәйгеләрдә катнашып алган нәтиҗәләргә, укучылар һәм укытучылар санына карап билгеләнә.
Мәгариф министры сүзләренә караганда, Чирмешән, Теләче, Апас һәм Мөслимдә белем бирү начарайган. Исемлек ахырында бу районнар, шулай ук Әтнә, Баулы, Яңа Чишмә, Сарман, Спасс районнары бар.
Быел киңәшмә Бөгелмәдә узды.