Accessibility links

Буа мәдрәсәсе 210 еллыгын билгели


Буа мәдрәсәсе
Буа мәдрәсәсе

Татарстанның Буа районында ислам белеменә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференциягә әзерләнәләр. "Татарстанда ислам мәгарифе: узганы, бүгенгесе, киләчәге" дип аталган чара 10 октябрь узачак.

Конференция мәдрәсәнең 210 еллыгына багышлана. 1805 елда ачылган Буа мәдрәсәсе Татарстан республикасында мөселманнарга белем бирә торган иң борынгы уку йорты буларак билгеле. Конференциягә Татарстан, Русиянең башка төбәкләреннән дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр җыела. Төркия һәм Ираннан кунаклар килүе көтелә. Чарада шулай ук мәдрәсәне төрле елларда тәмамлап чыккан шәкертләр дә катнаша.

Кунакларны Буа шәһәре белән таныштырачаклар. Моннан тыш, програмда мөселман зиратына бару, яңа төзеләчәк Буа мәдрәсәсе бинасының беренче нигез ташын салу тантанасы, пленар утырыш һәм бәйрәм мәҗлесе дә каралган.

Октябрь инкыйлабына кадәр Буа мәдрәсәсе “Нурия” дип аталган. Ул Сембер губерниясенең иң атаклы белем бирү учагы санала.

Мәдрәсә шәкертләре арасында танылган исемнәр күп: Һади Атласи, Зариф Бәшири, Шакир Мөхәммәдиев, Гомәр Толымбай, Бакый Халидов. Һади Атласи үзе дә 1898-1903нче елларда мәдрәсәдә тарих укыта.

Буа мәдрәсәсенең эшчәнлеге 1919 елда туктатыла. Бинасына төрле дәүләт оешмалары кертеп утыртыла, бары 80 ел узгач кына - 1997 елның 1 октябрендә мәдрәсәдә белем бирү эше яңадан торгызыла. Уку йортының искереп, җимерелеп беткән агач йорты урынына 1999-2002нче елларда яңа бина төзиләр. Ике катлы бу бинада уку сыйныфлары гына түгел, шәкертләр өчен тулай торак, ашханә, уку йортының үз мәчете дә урнашкан.

Конференцияне оештыручылар – Татарстан диния нәзарәте, Казан федераль университеты, “Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү” фонды һәм Буа хакимияте.

XS
SM
MD
LG