"Яшь буын" татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов бу чарага алдан җентекләп әзерләнә башлады. Хәйрия концертын оештырырга Венера Камалова ярдәм итте аңа. Чәкчәкләрне “Әминә” хәләл кафесында пешереп бирделәр. Чәкчәк пешерә белүче осталарны барлады. Мәскәү шәһәреннән кадәр алып баручы Азат Галәмшинны чакырды, Төмәнебезнең иң шәп алып баручылары Лилия Сысоева һәм МС Пятница да каршы килмәде.
Тирәбездә киң күңелле кешеләр шактый икән әле. Концерт халыкара дуслыкны гәүдәләндерде дисәк тә ялгыш булмас. Татар җырлары белән бергә башкорт моңын һәм курай тавышын да, шәрык биюләрен, һинд җырларын, африкалы дусларыбызның дәртле көйләрен дә, үзбәк җырын тамашачы яратып каршы алды. Ә инде “Асти” аккордеончылар дуэты, дизайнер Ника Казнадееваның заманча, “Перфект” студиясенең балалар өчен киемнәр коллекцияләре, Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының сервис һәм төрле тармактагы технологияләр колледжы студентларының “New style” клубына йөрүчеләрнең “Йолдыз” татар киемнәрен тәкъдим итүләре, Алена Хәкимованың скрипкада сыздыруы үзгә бер ямь өстәде.
Өлкән яшьтә булса да Индрәй авылы һәм мәктәбе музеен җитәкләүче Галия апа Сәгыйтуллина алып барган театр түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр күрсәткән ике сәхнәләштерелгән тамаша көчле алкышлар белән бүләкләнде. Әмир Исинның тизрәк терелүенә өметләнгән теләкләр генә яңгырады.
- Безнең клубка 8 ел инде, - диде Светлана Арапова. – Татар киемнәре темасын бер-ике ел элек әзерләгән идек. Бүген киемнәр мәсьәләсендә рәссам егетебез Ревал Бәширов булышты. Хәйрия концертларына килергә тырышабыз, татар киеме үрнәкләре кызларга да ошый.
Чәкчәк бәйрәме
Бәйрәмнең икенче өлеше Чәкчәк бәйрәме акциясенә багышланып, чәкчәк тәмләү белән башланды. Ул арада хөрмәтле жюри татар халкының кунак сыен пешерүче уңганнарыбыз әзерләгән иҗат җимешләре белән таныштылар. Үзләрен сәхнәгә чакырдылар. Һәркем үзенең чәкчәген мактады, әзерләү серен чиште. Һәм жюри бертавыштан I урынны Наилә Сафиуллинага бирде.
- Минем шундый гадәтем бар: рецептлардан түгел, һәр халыкның аш-суын аның бер вәкиленнән өйрәнеп калырга тырышам. 20 еллар элек күршегә Башкортстан кызы кияүгә чыкты. Әнисе чәкчәк пешерергә дип миңа керде. Аны игътибар белән карап тордым. Артыннан ук үзем пешердем. Шуннан бирле бу чәкчәк кебекне очратканым юк, ул минем өчен иң шәбе. Аны әзерлисе бик авыр. Камырны изгәндә кашык белән генә кислород белән баетып изәргә кирәк. Әниемнән калган иләкне кулланам, онны 3 тапкыр иләргә кирәк. Пешерә торган маен һәр өлештән соң алыштырырга кирәк, - сөйләде Наилә ханым.
Алдагы көнне өлкә яшьләр бердәмлеге бу акциягә кушылып, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә чәкчәк бәйгесе үткәрде. Анда яшь кызлар үзенчәлекле бизәлгән, тәмнәре белән дә аерылган татлы ризыгыбызны алып килгәннәр.
“Мин татлы әйберләр яратам. Шулар арасында иң яратканым – чәкчәк. “Вконтакте” интернет челтәрендә иң тәмле һәм үзенчәлекле чәкчәккә бәйге буласын укып, катнашып карарга уйладым. Мондә мин беренче мәртәбә бу бәйгедә катнаштым һәм чәкчәк пешердем. Әлбәттә, пешерергә әнием өйрәтте. Ул әзерләгән ашлар бик тәмле. Ә инде рецепты аңа әбиемнән күчкән. Һәр хуҗабикәнең дә үз серләре була. Бу очракта он, йомырка, бал, шикәр һәм сөт урынына кефир, сыер мае һәм минерал су салдым. Һәм тагын да күңел җылымны, 3 кашык түземлелек, 2 кашык мәхәббәт куштым. Үзенчәлекле итәр өчен авылыбызда яңа мәчет салынганны һәм чәкчәкнең милли ризык булуын истә тотып, аны бәйгегә мәчет рәвешендә алып бардым”, - дип сөйләп күрсәтте Төмән районының Индрәй авылы кызы Регина Рәҗәпова. Ә инде бәйгедә җиңәр өчен тәҗрибәсе җитеп бетмәде. Җиңүче итеп күп балалы гаилә хуҗабикәсе Алсу Кариева билгеләнде.
Соңыннан яшьләр бәйрәмне “Прогресс” боз сараенда дәвам итте. Оешма җитәкчесе Сәет Тусмөхәммәтов уеннарда актив катнашканнарга Чәкчәк бәйрәме тамгасы белән бизәлгән бүләкләр бирде, барысын да чәкчәк белән чәй эчәргә чакырды.