Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "Ислам дәүләте" оешмасына каршы коалиция төзүдә алга китеш бар дип саный


Путин һәм Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Астанада БДБ саммитында
Путин һәм Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Астанада БДБ саммитында

Путин Русия һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, "Ислам дәүләте" оешмасының күп кенә идарә итү пунктлары җимерелүен әйтә.

Казакъстанда БДБ саммитында катнашкан Русия президенты Владимир Путин террорга каршы тору эшчәнлегендә халыкара партнерлар белән хезмәттәшлектә "алга китеш" барлыгын әйтте. Матбугат-очрашуында чыгыш ясап ул Мәскәүнең Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп әмирлекләре, Үрдүн һәм Израил белән элемтәләр булдырып, террорчылыкка каршы тору мөмкинлекләрен тикшерүен әйтте. Шулай ук Путин Русия, Сүрия, Гыйрак һәм Иран белән берлектә төзелгән Багдад мәгълүмат үзәге эшчәнлегендә бөтен илләрне катнашырга чакырды. Бу хакта Русия һәм Көнбатыш агентлыклары хәбәр итә.

Русия президенты Сүриядә "Ислам дәүләте" террор оешмасы объектларына булган Русия һава һөҗүмнәрен "куәтле" дип атады. Аның сүзләренчә, Сүрия тарафы белән килешенгән максатчан һөҗүмнәр нәтиҗәсендә "Ислам төркеме" экстремистик оешмасының күп кенә идарә итү пунктлары җимерелгән һәм "йөзләрчә террорчы" үтерелгән.

CNN американ телеканалы Русия Сүриядә "кыска гына вакытка" килүен әйтсә дә, чынлыкта төгәл вакыты билгеле түгеллегенә басым ясый.

XS
SM
MD
LG