Татарстанда туризм чаралары атна саен үтә дип тә әйтергә була. 21 октябрьдә Русиякүләм "RUSSIAN EVENT AWARDS" бәйгесенә йомгак ясалса, 23-24 октябрьдә авыллардагы "Алга Авылга!" дип аталган туристик маршрутларга багышланган семинар оештырыла. Бу көннәрдә Казанда тагын бер чара, "Киләчәк юллары" дип аталган халыкара форум да үтә.
Узган атна ахырында исә, республиканың туризм комитеты "Татарстанда медицина туризмын үстерү" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде һәм бу юнәлештә эшләүче оешмалар, медицина үзәкләренең күргәзмәсе дә үтте. Ул "Русиядә һәм чит илләрдә дәвалану" дип аталган иде.
Күргәзмәгә дәвалау, сихәтләндерү белән шөгыльләнүче ширкәтләр, аерым алганда, нык алга киткәннәре Словениядән "Rogaška", Австриянең клиникалар концерны Sanlas Holding GmbH бар иде.
Татарстан исә үз ягыннан бу чарага Казанның 7-нче дәваханәсен, Республика клиника дәваханәсен (РКБ), "Төбәкара клиника диагностика үзәге"н (МКДЦ) һәм онкология диспансерын чакырган.
Күргәзмәдә республикадан бер генә шифаханә (санаторий) дә булмады. "Курортинфо" хезмәтенең Идел буендагы вәкиле Евгений Тереньев түгәрәк өстәл сөйләшүендә Татарстанга караганда Чуашстан белән Башкортстанда шифаханәләрнең бер башка яхшырак икәнлеген дә әйтеп узды.
Башкортстандагы "Янгантау" шифаханәсе бөтен Русиягә билгеле. Анда елына 29 мең кеше дәвалана. Чит илләрдән килүчеләр дә бар.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов быел 16 июльдә төзекләндергәннән соң "Төбәкара клиника диагностика үзәге"н карарга килгәч республикада медицина туризмын үстерү хакында беренче тапкыр җитди сүз булган иде.
Бармагына пульс үлчәү җайланмасы кыстырып чыккан Миңнехановны бу үзәктә скрипкалар уйнап каршы алдылар. Сез дә Казанга дәваланырга килдегез һәм дөньяда медицина алга киткән илләрдәге кебек итеп дәваладылар, ә инде терелеп чыккан вакытта классик татар көйләре белән озатып калдылар ди. Бу әлегә хыял гына.
Татарстан Русия төбәкләреннән генә түгел, ә чит илләрдән дә кешеләрнең күпләп дәваланырга килүенә ирешеп, түләүле медицинадан керемне 2020 елга 1 миллиард 600 миллион сумга җиткерергә тели. Бүген исә керем 809 миллион сум чамасы, әмма акча түләп дәваланучылар арасында чит ил ватандашлары бөтенләй юк диярлек.
МКДЦда туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, ныклап тотынган вакытта, бу өлкәдә Татарстан Русиядәге иң алдынгы төбәк булачак, дип тә белдергән иде. Әмма Русиядә күп кенә җитешсезлекләр булуын да таный ул. Беренчедән, күпләр яхшы дәвалаячакларына ышанмый. Икенчедән, халыкара стандартларга туры китереп аккредитация үткән яхшы дәваханәләр аз. Өченчедән, хезмәтләндерү (сервис) түбән дәрәҗәдә, медицина җиһазлары да әледән-әле яңартылмый һәм башкалар.
Германия, Израиль, АКШ, Швейцария, Һиндстан медицина туризмында алга киткән илләр. Соңгы вакытта Төркия һәм Көньяк Корея да үзен таныта башлады.
Дөнья күләмендә 2015 елда медицина туризмыннан кергән акчалар 500 млрд долларга җитәчәк дип тә фаразлана. Ел саен керемнәр 10%-15%ка арта бара. Иванов Татарстанда медицина хезмәте күрсәтүне үстерүче үзәк ассоциациясе төзеп медицина туризмын алга җибәреп була дип уйлый.
Аның фикренчә, югары технологик медицина үзәкләре булдыру да эшне алга җибәрәчәк.
2013 елның апрель аенда Чехиягә сәфәре вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада урнашкан Протон терапиясе үзәгенә барган иде.
Бу үзәк яман шешкә каршы көрәштә иң заманча дәвалау тәкъдим итә. Казанда ачылган атом үзәге әлегә протон нурланышы белән дәваламый.
"Протон терапиясе үзәген Казанда ачарга теләсәләр – без ярдәм итәргә әзер, әмма аны 6-7 елсыз ачып булмый. Үзәктә атом медицинасы, диагностика белгечләре, нурланыш онкологиясе табиблары, медицина физиклары эшли. Табибларга караганда монда физиклар күбрәк, чөнки монда бик катлаулы протон технологиясе кулланыла", дип сөйләгән иде Азатлыкка Протон үзәгенең матбугат вәкиле Яна Кулһанкова.
Казан да Прага тәҗрибәсен үзендә булдырып эш башласа, медицина туризмы үсүгә яңа бер адым булырга мөмкин. Әлегә мөмкинлекләре булган татарстаннар үзләре дә яман шеш авыруы белән көрәшү өчен Германия, Израил, Төркия һәм башка илләрнең клиникаларына юл ала.
Сергей Иванов әлегә Татарстанга медицина юлламасының (путевкасы) уртача күпме торачагын әйтә алмый. Операцияләр генә 300 мең сумнан 300 мең долларга кадәр булырга мөмкин, дип белдерә.
Казан үзәгендә "Отель-Клиника" дип аталган кунакханә бар. Бу кунакханәгә урнашканнар сәламәтлекләрен тикшертә һәм югары технологияле медицина үзәкләрендә дәвалана да ала. 10 елга якын медицина туризмы өлкәсендә эшләүче "Отель-Клиника" хуҗабикәсе Нина Калмыкова үзләренә күпчелеге Татарстандагы районнардан килүләрен әйтә. Чит ил ватандашларына сәламәтлекләрегезне дә тикшертә аласыз дип әйтсәк, алар өркеп кала, ди ул.
Калмыкова 2020 елга Татарстанның Русиядә медицина туризмы өлкәсендә беренчелеккә чыгуына һәм туризмның бу тармагының үсеп китүенә шик белдерә.
"Мин медицина туризмының кызыклы юнәлеш икәнен беләм. Әмма русияләр һәрвакыт Европада дәваланырга йөри. Казанның беренчелеккә ирешкән уңышлары бар. Теләде һәм русиянең спорт башкаласы булды, Универсиаданы һәм башка халыкара ярышларны үткәрде.
Медицина туризмын Русиядә үстерү гомумән авыр. Европадагы һәм Русиядәге медицина дәрәҗәсе төрле дәрәҗәдә. Хәзер бездә медицина алга китте, әмма әлегә ул тиешле дәрәҗәдә түгел. Әйтегез әле, чит илләрдән кем килеп бездә дәваланыр икән?
Алман килмәячәк, аның социаль пакеты бик яхшы, ул үзендә дәваланачак. Чех шулай ук килмәячәк, аларның искиткеч яхшы социаль програмнары бар. Элек Советлар берлегенә кергән республикалардан килерләрме? Аларның акчалары юк. Русиядә хәзер шулай ук кыйммәт бит. Мин медицина туризмының Казанда гына түгел, ә Русиядә дә киләчәген күрмим. Без Ульян, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан кебек күрше төбәкләр өчен кызыклы республика, чөнки бездә югары технологияле медицина үзәкләр бар. Әле минем Русиядә дәваланырга теләгән чит ил ватандашын күргәнем булмады", ди Калмыкова.