Русия мөфтиләр шурасы идарәсе 25 декабрь көнне мөрәҗәгать белән чыкты. Анда Үзәк диния идарәсе мөфтие Тәлгать Тажетдиннең бу идарәгә караган барлык дини оешмаларын Русия мөфтиләр шурасына алу турында язылган үтенече тикшерелә диелә.
Мөфтиләр шурасы Үзәк диния идарәсенә караган бөтен мөселман оешмаларын һәм шулай ук идарә җитәкчелеген "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр" кануны, үз оешмаларының низамнамәләре нигезендә эш итәргә чакыра.
"Без, Тәлгать Таҗетдинне Русия кануннарын, мөселманнарның дини идарәләре низамнамәләрен бозып, мөселманнар арасында коткы таратмаска, вәкаләтләре булмый торып төрле вазифа һәм дәрәҗәләр өләшмәскә чакырабыз", диелә мөрәҗәгатьтә.
Тәлгать Таҗетдиннең 22 декабрь Болгарда узган Мәүлид бәйрәмендә Татарстан диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзенең баш мөфти вазифасын тапшыруы турында хәбәр таралгач, бу гамәл мөфтиләр арасында төрлечә бәяләнде.
Мөфтиләр шурасы үзенең сайтында Таҗетдиннең рәсми хатын да урнаштырган.